Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Кызыл чөгендер – бар дөньяда исеме билгеле яшелчә. Аның турындагы язулар әле безнең эрага кадәр барлыкка килгән. Беребез дә бүгенге туклануыбызны чөгендерле борщ, “шуба” салаты һ.б. башка күз алдына да китерә алмый.

Чөгендерне борын-борыннан бик күп төрле чирләргә каршы кулланганнар. Ләкин, файдалы матдәләргә никадәр генә бай булмасын, ул да организм өчен хәвеф тудырырга мөмкин икән. “Бу дөньяда берни дә идеаль түгел” диләр, дөрестер... Менә чөгендер дә шуның кебек күп чирләргә каршы көрәшә генә түгел, ә сәламәтлеккә зыян салырга да мөмкин икән.
Бу хакта Борынгы Рим чорында ук белгәннәр һәм андагы табиблар чөгендернең төрле эч авыртуларга, эчәкләрдә газ барлыкка китерергә мөмкинлеге турында искәрткәннәр. Моннан котылу өчен алар бу яшелчәне ике тапкыр пешерергә тәкъдим иткән.
Безнең чор табиблары әйтүенчә, кызыл чөгендер составында күп микъдарда оксалат бар. Әгәр яшелчәне артыграк куллансаң, подагра чире башлануны яки бөерләрдә таш барлыкка килүен көт тә тор! Моннан тыш алар чөгендерне ашказаны җәрәхәте яки гастрит вакытында кулланырга киңәш итми. Шулай ук аны еш куллану организмда металлар туплануга булышлык итә икән.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Әллә кайда түгел, өй артында бакчада пешеп алланган алмаларның никадәрле файдасы барлыгын белеп бетерсәк, аларның коелганы да җирдә түгел, түрдә булыр иде. Шулай шул, никадәрле җиңелрәк табыла, шулкадәр кадерсез булып чыга күп нәрсә. Алмага да без “алма” гына бит дип карыйбыз, түгелме?

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 Сорау:

Бәби тапканнан соң бик тә йончып киттем. Баланы ел ярым имезгәннән соң ташлаттым да, табибка барган идем, ул анализларны караганнан соң азканлылык дигән диагноз куйды. Әлеге һәм шуңа бәйле авырулар килеп чыкмасын, яки аларны дәвалау өчен нишләргә? Канны арттыруга ниләр ярдәм итә?

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Өч яшьлек бала әнисе белән әле шактый нык бәйле була. Тәүге мәлдә бакчада ялгыз калдырганда, ул әнисен югалтып, борчыла башлаячак һәм аның үзен калдырып киткәнен белгәннән соң куркуга төшәчәк. Беренче айларда ул хәтта бакчага барудан баш та тартырга мөмкин. Мондый баланы балалар бакчасына әкренләп ияләштерү мөһим.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Сәламәт яшәү рәвешен һәркем үзенчә аңлый. Ләкин аның тәүге чыганагы яки дәрәҗәле концепциясе бармы, болар хакында һәр ил һәм һәр халык үзе генә әйтеп бирә ала.