Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бүгенге язмабыз бер мәктәптән икенчесенә күчәргә туры килгән укучыларга ярдәм өчен бирелә.
Кадерле балалар! Төрле сәбәпләр аркасында гаиләгезгә күченергә туры киләчәк ди. Башка шәһәргәме, башка авыл яки урамгамы... Һәм син инде мәктәбеңне дә алыштырырга мәҗбүр булачаксың.
Чит-ят сыйныф һәм анда бер генә дә таныш йөзләр юк. “Өр-яңа” малай-кызга гадәттә күпләр яратмыйча, ышанмыйча карый. “Яңа” кеше кыз да булса, аны бөтенләй нык, энә күзеннән үткәреп тикшерәләр инде.
Егетләр: “Матур гына икән үзе, ниһаять, безнең класска да төз аяклы, сылу кыз киде”, дип уйлар. Ә кызлар исә бер-берсен бүлдерә-бүлдерә пышылдаша башларлар: “Ул гына җитмәгән иде монда, үзе бигрәк ямьсез (матур булсаң да!), аяклары мәзәк, чәчләре әллә буялган инде, ә безнең юләр малайларның шуңа карап һушлары китәр инде”, – диешерләр.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Артык килограммнар белән көрәшүдә лимон суы зур ярдәмче булып тора диләр диетологлар.

Лимон суын эчкәннәрнең организмына шактый күләмдә лимон кислотасы керә, ул үз чиратында ашказаны согының кислоталылыгын арттыра һәм азыкны тизрәк эшкәртүгә булышлык итә. Лимон кислотасы майларны гына түгел, организмда җыелган шлаклар һәм токсиннарны да нәтиҗәле таркатып, аларны чыгаруга ярдәм итә.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Билгеле булуынча, “Алкогольгә бәйлелек” диагнозы белән наркология стационарларына кешеләр 40 яшькә якынаярак (әлбәттә, өлкәнрәк яшьтәгеләр дә) эләгә башлыйлар. Бүген, сыра куллану арта барган заманда, хәтта 20-23 яшьлекләр арасында да, беренче генә түгел, хәтта икенче стадия бәйлелек белән интегүчеләр шактый. Әлеге пациентларның анамнезында аларның сыра белән 2-3 ел дәвамында “шаярган” булулары күзгә ташланып тора. Наркология милли фәнни үзәге биргән мәгълүматларга караганда, яшүсмерләрнең 75 проценты спиртлы эчемлекләрне даими кабул итүне нәкъ менә сыра эчүдән башлый. Бүген сезнең игътибарга билгеле табиб-наркологларның сыра бәйлелеге белән бәйле сорауларга биргән җавапларын тәкъдим итәбез.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Кышка кердек. Җирне ак кар каплады. Көннәр салкынайтты. Елның бу ак мизгелендә кешеләрнең организмы һава торышы, температура үзгәрешләренә сизгерләнә. Тиешенчә киенеп йөрмәсәң, үтәли җилләрне исәпкә алмасаң, “ә” дигәнче томау төшә, ютәл ябыша. Салкын тиюнең беренче билгеләреннән булган томау бик күп уңайсызлыклар китерә. Тын юллары каплану сәбәпле, сулыш алуы авырлаша һәм башка борчулары да килеп туа. Кесәңдә һәрвакыт кулъяулык йөртсәң дә, вакыты-вакыты белән сеңгереп куймый булмый. Һәм бу эшне бик тә дөрес эшли белергә кирәк. Тын юлларын мондый ысул белән чистарту арытаба сәламәтлеккә зыян салмаска тиеш. Шуларны истә тотып, Европа белгечләре балаларга каты итеп сеңгерүне тыялар. Үз сәламәтлегеңә карата саксыз кылану гайморитка этәргеч бирүе бар диләр. Нишләргә соң, танау тартып йөрү яхшыракмы әллә ?

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Гаиләдә сәламәт һәм бар яклап та камил бала тудырып үстерү өчен ир-егетләр дә хатын-кызлар кебек үк җаваплы.
Элегрәк гаиләдә бала булмаса, зур гаеп хатын-кызга салынды, шул сәбәпле, ниләр генә ишетмәде, ниләр генә күрмәде балага уза алмаган хатыннар. Бүген табиблар, бу кимсетүләргә чик куеп, гаиләдә бала булмаган очракта бу проблеманың 50 проценты ирләргә бәйле дип белдерә.
Ирләрнең түлсезлеге нигә бәйле?
Табиблар ниләр ачыклаган?
Артык эсселек