Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Өлгергән йомшак кабыгы һәм согы файдалы. 
Лимон турында кешелек моннан 3 мең еллар элек белгән һәм аны дәвалау чарасы буларак куллана башлаган. Өлгергән лимонның йомшак кабыгы һәм согы файдалы. Әлеге җиләк-җимештән әзерләнгән дарулар организмны ныгытучы, ялкынсынуларга каршы көрәшүче, микробларны юк итүче булып саналган. 

Лимон витамин җитмәгән чорда да бик файдалы, диләр табиблар. Аны яраларны дәвалаганда һәм үпкә авырулары вакытында киңәш итәләр. Шулай ук төрле агуланулар вакытында да лимон кешенең хәлен җиңеләйтә. 
Витамин җитмәгән чорда төнгә каршы 1 стакан бөтен лимон согы һәм 1/2 чәй кашыгы бал болгатылган җылы су эчеп яту да җитә. 
Авыз куышлыгы һәм тамактагы ялкынсынулар вакытында суга болгатылган лимон согы белән авызны чайкарга була. Ә ангина вакытында бер үк күләмдә алынган лимон согына бал кушып, тамакны чайкарга киңәш итәләр. Шулай ук һәр сәгать саен кабыксыз лимон телемен суырырга да була. Авырган вакытта көн буена кабыгы белән бөтен лимонны ашап кую да авыруның хәлен яхшырта. 

Астма вакытында лимон согын керән белән бергә кулланалар. 3 лимонның согын сыгып, 100 грамм угычтан уылган керән белән болгатырга һәм суыткычта сакларга. Көненә 2 мәртәбә 0,5 шәр чәй кашыгы эчәргә. “Дару” эчкәннән соң, 30 минут дәвамында ашарга яки су эчәргә киңәш ителми. 

Лимон белән дәваланган чорда сөт ризыкларыннан тыелып торырга кирәк. 

Лимон составындагы эфир маен сулау кыюлыкны арттыра, кәефне күтәрә, игътибарны тупларга ярдәм итә. 
Лимондагы эфир мае бавыр авыруларын кисәтә. Бавыр өянәге вакытында лимон мае белән җылы компресс куярга була. 
Грипптан саклану өчен лимон телемен төкерек бүленеп чыгу туктаганчы авызда тотарга кирәк. 

Игътибар! Лимон лайлалы тышчаларны ярсыта. Шуңа да аны ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте, колит, холецистит, гепатит, нефрит вакытында кулланырга киңәш ителми. Шулай ук ашказаны әчелеге югары булган гастрит һәм ашказаны асты бизе нормаль эшләмәгән очракта да лимоннан тыелып торырга кирәк. 


Ачык чыганаклардан алынды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Авыруның беренче билгеләрендә үк 24 сәгать эчендә вируска каршы препаратлар, дарулар куллану файдалы.  Күп итеп су эчәргә, С витаминына бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Мөстәкыйль дәваланырга ярамый. Табиб чакыртырга кирәк. Гадәттә, югары температура авыруның иммунитетына бәйле рәвештә 3-7 көн күзәтелергә мөмкин. Авырып китсәгез, өйдә калыгыз. Аеруча авырган балаларны балалар бакчасына, мәктәпләргә җибәрергә ярамый.   Вакытында дәваланмаган грипп пневмония, борын куышлыгы ялкынсынуы, нерв белән бәйле авыруларга китерергә мөмкин.  

Истә тот!  

Иммунитетны ныгыту мөһим, С витаминына бай ризыклар ашарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга тырышыгыз.   Сеңгергән, төчкергәндә кулланган салфеткаларны шунда ук чүплеккә атарга кирәк, авыруның вирусы предмет өслегендә 12 сәгатькә кадәр сакланырга сәләтле.   Телефон, каләм, ише еш кулланыла торган әйберләрне гел сөртеп, инфекцияләрдән арындырып торырга кирәк.   Әгәр янәшәдәгеләр авырыйлар икән, маска киеп йөрсәң ышанычлырак.   Тозлы су белән борынны юдыруны кагыйдәгә кертергә кирәк.  

 Онытмагыз: гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый   Туйганчы йоклау, тиешенчә ял итү мөһим. Бүлмәне җилләтү, микробларны үтерә торган кварц лампаларын куллану да вирусларны киметә.

Матбугат.ру

Фото ачык чыганаклардан алынды. 

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Соңгы елларда көнкүреш травматизмы массакүләм характер ала бара. Балалар үзләренең кызыксынучанлыклары һәм курыкмаулары, шулай ук әти-әниләренең ваемсызлыгы һәм хәвефсезлек чараларына игътибар итмәве аркасында еш кына гомерлеккә инвалид булып кала яки вафат була.
Инвалидлыкка илтүче төп травмалар – аяк-куллар зыянлау, күрү сәләтен югалту һәм баш мие травмалары. Шулай ук бүген илебездә генә түгел, ә бар дөньяда “пыяла балалар” буыны үсеп килә. Врач-травматологлар ХХI гасырда дөньяга килүчеләрне әнә шулай дип атый.
Бүген без сезнең игътибарга Уфа шәһәренең 3нче санлы балалар поликлиникасының югары категорияле табибы, травматолог-ортопеды Рәзиф Хаҗип улы Хәкимов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. Табиб бүгенге көндә һәркемне дә кызыксындырган сорауларга җавап бирә.
Рәзиф Хаҗип улына киләчәктә дә үзегезне кызыксындырган сорауларны хат аша бирүне дәвам итә аласыз, дуслар. Табиб аларга бик теләп җавап бирәчәк.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Яңа ел каникуллары вакытында без нәрсә эшлибез? Әлбәттә, ял итәбез. Диванда ауныйбыз, көне буе телевизор карыйбыз, аннан күпчелек вакытны өстәл артында үткәрәбез...

Ә бит, дөреслектә, ничек тә күбрәк хәрәкәтләнергә, көннең яртысын ачык һавада уздырырга, күп ашамаска киңәш итә табиблар.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 

Исермәс өчен, билгеле, эчмәскә кирәк. Әмма бәйрәмнәрнең бик сирәге генә «коры» килеш узганга, түбәндәге киңәшләрнең кирәге чыгуы бар.

Мәҗлескә барганчы ук, үзеңне әзерләргә кирәк. Әллә ни авыр түгел ул, бары тик күп һәм еш су эчәргә киңәш ителә. Ашап алу да комачауламый. Нихәтле туклыклы ашыйсыз – шулхәтле яхшырак. Әлеге ашау капкалап алу гына булмасын. «Ашка барсаң – ашап бар» дигәннәрен истә тотарга кирәк, белмичә генә әйтмәгәннәрдер.

Исерткеч эчемлек эчкәнче, кечкенә генә кисәк май, чи йомырка яки майлы сыр кабып кую да файдалы. Әгәр бу ризыкларны яратмыйсыз икән, солы боткасы ярдәмгә киләчәк. Болар нәрсәгә кирәк соң? Әлеге продуктлар ашказаны стенасына ябышып, спиртның канга таралуын акрынайта.

Бер сәгать кала, берничә сәдәф күмер кабып куйсагыз була, моны табында утырганда 2-3 сәгать саен кабатларга кирәк.

Табын артына утыргач, иң әүвәл майлы ризык ашагыз. Һәрбер рюмкадан соң кабымлык кабу турында онытмагыз.

Тутырылган һәрбер рюмканы бушатып торырга димәгән, кайберсен эчмәскә тырышыгыз.

Табын артында утырганда үзегезне начар хис итсәгез, лимон согы эчәргә яки берничә кисәк лимон ашарга кирәк.

Күбрәк лимон, әфлисун, җиләк ашагыз – аларда исерүне тоткарлаучы В1 һәм В6 витаминнары бар.

Тәмәке тартудан тыелырга яки бик сирәк тартырга кирәк.

Күршеләр белән ярышмагыз! Күп аракы эчү буенча берәүгә дә чемпион исеме биргәннәре юк әле. Беренчелекне алсагыз да, иртәгесе көн турында уйлагыз – бик җиңел булмас ул.

Өстәлдә сыйфатлы эчемлекләр генә булырга тиеш, элиталы һәм кыйммәтле турында сүз бармый, ә сыналганнары турында. Таныш булмаган һәм шикле күренгән эчемлектән баш тартыгыз.

Бик исереп киткән кешене бераз айныту өчен кул астында берни дә булмаса, иң яхшы ысул – уч белән тиз һәм еш итеп аның колакларын ышку.

Соңгы киңәш – хуҗалар сезне бик кыстый, ә сезнең бөтенләй эчәсегез килми икән, бу очрак өчен алдан ук берәр сәбәбен уйлап табыгыз һәм ул ышандырырлык булсын.

 

                                           Руфина Хәсәнова әзерләде.

Фото Интернеттан алынды.