Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Сәламәт яшәү рәвешен һәркем үзенчә аңлый. Ләкин аның тәүге чыганагы яки дәрәҗәле концепциясе бармы, болар хакында һәр ил һәм һәр халык үзе генә әйтеп бирә ала.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Көнбагыштан калышмаган, хәтта файдасы белән алдынгы торган җитен мае турында ниләр беләбез без?
Әйе, аның тәме бөтен кешегә дә ошап бетми. Ләкин бу кечкенә генә җитешсезлек майның файдасы янында тагын да кечерәеп кала. Җитен маеның кыйммәте аның составында файдасы бәһаләп бетергесез май кислоталарының күплеге белән билгеләнә. Иң мөһиме, аларны кеше организмы үзе эшләп чыгара алмый, фәкать ризыктан гына ала. Шушы кислоталар җитеш булганда биохимик процесслар дөрес үтә, шунлыктан кеше озак вакыт матур, сәламәт һәм яшь булып яши ала.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Көнбагыш
Басуларда кояш булып янып утырган көнбагышларга кем генә игътибар итми. Андый урында фотосессия ясарга да ярата безнең халык. Ырым-шырымга ышанганы “Ярамый!” дип, фотосурәткә төшми, әмма кара, эре көнбагышын авыз итәргә каршы түгел.
Элек аны матурлык өчен үстергәннәр. Бай кешеләр сары чәчәкле көнбагыш белән өйләрен бизәгән. Тора-бара аның матур гына түгел, бәлки, тәмле дә икәнен белеп алганнар. Бүген байлык теләүчеләр ясалма көнбагыш чәчкәсен өйдә вазаларга утырта икән.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Балалары озак булмый торгач, ир белән хатын, үзләрен ялгыз тоймас өчен овчарка көчеген сатып ала. Алар этләрен уллары урынына күреп яраталар. Көчек үсеп, бик матур эткә әверелә. Һәм күп тапкырлар хуҗаларының мал-мөлкәтен бурлардан саклап кала. Ул гаять тугры һәм ышанычлы була.

Этне алып, җиде ел вакыт үткәннән соң гаиләдә, ниһаять, озак көтеп алынган бала туа. Ир һәм хатын үзләренең бәхетенә үзләре ышанып бетә алмый. Алар бөтен буш вакытларын балаларына багышлыйлар, эткә исә тамчы да игътибар калмый. Бахыр хайван, үзен беркемгә дә кирәкмәгән җан итеп тоеп, хуҗаларын баладан көнләшә.
Көннәрдән бер көнне әти-әни йоклаган улларын йортта калдырып, үзләре ишек алдындагы эшләр белән мәшгуль була. Аннан, баланың хәлен белик әле дип өйгә кереп барганда, сабыйның бүлмәсеннән этләренең чыгып килгәнен күрәләр. Эт үзе бик канәгать, үзе койрыгын болгый-болгый хуҗаларына табан килә, ә авыз тирәсе канга баткан була. Әти кеше, гадәттәгечә, иң начарын уйлап, стенада эленеп торган мылтыгын тиз генә алып, эткә төбәп ата. Шуннан алар икәүләп бала янына ташлана. Керсәләр, бала үз урынында рәхәтләнеп, изрәп йоклап ята. Ә бишек янында гына кот очкыч зур, башы өзелгән еланны күрәләр.
Хуҗалар бу хәлдән һушсыз кала. Шуннан гына ир үзләренең иң тугры дусларын үтерүен аңлый.
Әйе, чынлап та, без еш кына дусларыбызда ялгышабыз. Шуңа күрә бервакытта да нәтиҗәне ашыгып ясамыйк, җиде кат үлчәп, бер тапкыр кисик.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Шул очракта ул сезгә гомер буе хезмәт итәр

Борын-борыннан килгән сүзләр бар: “Әгәр аякларыгыз авырта икән, сез – тулысынча чирле кеше”. Мондый раслау дөрестер дә, чөнки аяк табаннары кеше гәүдәсенең ”фундаменты” булып тора. Шул ук вакытта җир йөзендә яшәүче халыкның 80 проценты таяныч-хәрәкәтләнү аппараты авыруларыннан иза чигә. Адәм баласының әлеге “йомшак” тән әгъзасының проблемалары белән бүген подиатрия фәне шөгыльләнә.
Табаннар чирләре өлкән яшьтәгеләрне генә түгел, балаларны да борчый. Шушылар хакында сөйләшүгә без бүген Уфаның 3нче санлы балалар поликлиникасының югары категорияле табибы, травматолог-ортопеды Рәзиф Хаҗип улы Хәкимовны чакырдык.