Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Хатын-кызларның һәрчак чибәр, башкаларның һушын алырлык тәрбияле булып күренәсе килә. Моның өчен бүген мөмкинлекләр бар кебек: кибетләр тулы төрле матур савытларга салынган кремнар, бизәнгечләрнең ниндиен телисең – рәхим ит! Ә спа, бьюти салоннар белән дөнья тулган. Җитмәсә, бүген безгә яшь калу, үзеңне җәмгыятьтә иркен тоту өчен битләрдәге-күзләр тирәсендәге җыерчыклардан арындыра торган косметологик операцияләр ясату кирәклеге турында адым саен тукып торалар. Монсыз – дөнья бармый хәзер, янәсе.

Ә бит һәр кеше үз яшендә лаеклы күренсен өчен артык кыйммәтле процедуралар үтү, кыйммәтле кремнар сөртү мөһим түгел, ди белгечләр. Моның өчен нибары үз сәламәтлегеңә игътибарлырак булу, табигать биргән матурлыгыңны саклап яшәү дә җитә. Бүген без сезнең игътибарга Мәскәүнең билгеле табиб-косметологы, матурлык буенча эксперт Анна Мищенко белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Табиб буларак ул, организм эшчәнлеге күзлегеннән карап, барлык косметологик процедураларның мәгънәсен аңлатып бирә ала. Чөнки тышкы матурлык – тәү чиратта, сәламәт организм билгесе!

– Әйтегезче, бит тиресен тәрбияләгәндә көн саен кулланыла торган процедуралар нидән гыйбарәт?

– Иң мөһиме, тирене тәрбияләү даими – көн саен булырга тиеш. Сирәк-мирәк кенә кулланасыз икән, бер генә крем да, хәтта ул иң-иң кыйммәтле булса да, уңай нәтиҗә бирмәячәк. Шул ук вакытта хәтта иң гади крем да, әгәр ул дөрес тазартылган тирегә сөртелә икән, күзгә күренерлек уңай нәтиҗә бирәчәк. Көн саен башкарыла торган 3 төп тәрбия бар: тирене чистарту, тоник куллану һәм крем сөртү.
Сүзне чистартудан башлыйк. Моның өчен нәкъ менә үзегезнең тирегә туры килгән чаралар сайлап алырга кирәк. Бу бигрәк тә коры тире өчен мөһим. Шунысы кызык, су белән юу – тирене корыта. Моннан чыгып, чистарту өчен “молочко” кулланырга киңәш ителә. Ни өчен дигәндә, күбекләнә торган чаралар һәм су коры тиренең болай да зәгыйфь саклану катламын тагын да ныграк бозачак.
Күпләр тоник куллануны өнәп бетерми, чөнки юыну җитә дип исәпли. Ләкин шуны аңлау мөһим: тоникның бурычы бөтенләй башка! Ул тирене кремны кабул итәргә әзерли, тиренең pH балансын нормальләштерә һәм юынганда ачылган тире күзәнәкләрен тарайта. Әйткәндәй, составында спирт булган тоникны коры һәм нормаль тирегә көн саен кулланырга тәкъдим ителми, ә менә тире майлы икән – рәхим итеп куллан (чөнки спирт корыта).
Тагын да кайсыбер җитди хаталарга кагылып үтәр идем. Ни генә дисәң дә, косметология препаратлары – алар шул ук дару бит. Парацельс әйткәнчә: “Барсы да – агу һәм барсы да дару. Тик микъдар генә даруны – агу, агуны дару ясый”. Бу, беренче чиратта, скрабларга һәм пилингларга кагыла (аларны бигрәк тә майлы тиреле кешеләр ярата). Эш шунда, процедура вакытында үле тире күзәнәкләре юып төшерелә, нәтиҗәдә, тирегә бу сизелерлек яра сала. Нәтиҗәдә, май бүлеп чыгаручы бизләр тагын да тырышыбрак эшли башлый, шул ук вакытта тире тукымалары “үлү” дә тизләшә. Нәтиҗә – хәлсез, кубарылып торучы тире барлыкка килә. Моны булдырмас өчен әлеге процедураны майлы тирегә атнасына бер тапкыр, коры тирегә аена ике тапкыр гына эшләргә киңәш ителә.
Шул ук вакытта тире матурлыгына ирешү өчен дөрес туклану һәм кирәкле күләмдә су эчү дә мөһим.
– Бит тиресе өчен нинди маскалар файданы күбрәк бирә икән – үзең әзерләгәнеме, әллә сатып алганымы?
–Бу очракта мин кемгә ничек дияр идем. Кемнәрдер кибеттән әзерне сатып алып куллануны хуш күрә, кемдер – өендә аны табигый нәрсәләрдән үзе әзерли, өченчеләре исә һөнәри косметологка барып “яшәрүне” хуп күрә. Һәр вариант үзенчә нәтиҗәле, иң мөһиме – системалы рәвештә шөгыльләнү. Һәр хатын-кыз үзенең таләпләреннән – теләгеннән, вакытыннан һәм булган акчасыннан чыгып үзенә туры килгән вариантны сайлый ала.
Өйдә әзерләнгән маскаларны мин сатып алынган кыйммәтлеләреннән калыша димәс идем. Бүген сезнең өчен үземнең иң яраткан маска рецептын да тәкъдим итәргә телим. Йорттан чыкмый гына да гүзәлләрнең-гүзәле булырга мөмкин бит!
Әлеге рецепт теләсә нинди типтагы тирегә килешә, ул аны витаминнарга баета, картлыкка каршы яхшы көрәшә:

*1 аш кашыгы җитен орлыгы өстенә ярты стакан кайнар су коеп 20 минут кайнатырга (ут сүрән булырга тиеш һәм массаны бутап торыгыз. Суы кимесә, өсти аласыз). Әзер катнашма кесәл кебек булырга тиеш.
Масса суына төшкәч, аңа бер телем лимон суты һәм бер йомырка агы, берәр тамчы А һәм Е витаминнарын өстәгез. Аннан блэндэр белән күпергәнче туглагыз. Әзер массаны битегезгә һәм декольте зонасына сөртегез. Масса тиредән чагыштырмача авыр юыла, шуңа моны су коеныр алдыннан эшләргә киңәш ителә.
Масканы курслар белән кабул итегез (бер төрле масканы 10-12 кабат). Коры тирегә аны атнасына 2-3 тапкыр, майлы тирегә 1-2 тапкыр эшләргә киңәш ителә.
Иң мөһиме – масканы әзерләгәндәге кәеф! Аңа иң уңай тәэссоратларыгызны салыгыз!
– Рецепт өчен рәхмәт. Көндәлек процедуралардан тыш бит тиресе өчен тагын ниләр эшләргә мөмкин һәм нинди аралык белән?
– Даими юыну, тониклар белән чистарту, һәм маска сөртүдән тыш мин вакыт-вакыт косметологка күренеп торырга киңәш итәр идем. Уйлап кына карагыз: без барыбыз да вакыт-вакыт аураны, фикерләрне, карманы чистартып торабыз. Ә бүгенге начар экология заманында косметологта булып файдалы киңәшләр алу, бит тиресен механик юл яки заманча ультратавыш, вакуум белән дә чистарткалап тору беркемгә дә зыян итмәс иде. Ә менә файдасын күрерсез. Минем үземә килгәндә, барыбер дә механик чистартуга өстенлек бирәм.
– Алда – кыш. Белүебезчә, күп кенә хатын-кызлар кышын салкынга аллергиядән интегә. Бу очракта нишләргә?
– Мизгел процедураларына килгәндә, бик күп сөйләргә мөмкин.
Салкынга аллергия булганда, бит тиресенә майлырак, тукландыра торган крем сөртергә киңәш ителә. Ләкин аны урамга чыгарга 40-50 минут чамасы алдан сөртергә онытмагыз. Әйткәндәй, декоратив косметика да салкыннан яхшы саклый, шуңа тональ крем һәм пудра да ярдәм итми калмас. Ә менә бит тиресен чистартуга бу чорда тагын да игътибарлырак булырга кирәк – абразив скраб та, гоммаж да тирене саклый торган булырга тиеш. Атнасына 2 тапкыр йорт пилингы эшләгез, мин хәтта аның рецептлары белән дә бүлешәм:

•Коры һәм катнаш тирене солы кисәкчәләре белән чистарталар (1 аш кашыгы солы өстенә бераз кайнап торган су саласың, ә алар бүрткәч (5-10 минуттан), бит тиресен шушы ботка белән чистартасың).

•Майлы тиреле кешеләргә кофе чүбе белән эшләнгән пилинг ярдәм итә. Берәр чәй калагы кофе чүбе һәм каймакны бергә болгатып, тирегә сөртергә һәм 3-4 минут массаж ясарга.
Салкынга аллергия, гадәттә, чирләгәннән соң, операциядән соң яки антибиотиклар кабул иткәннән соң күзәтелә. Салкынга каршы аллергиягә каршы төп көрәш коралы, минемчә, организмны чыныктыру. Яки җылы мунча яки душтан соң салкын су белән коену. Аллергия белән интегүчеләр өчен бу күңелле-рәхәт процедура булып кына калмый, ә аллергияне җиңү коралы да булачак.
– Тагын да бер күпләрне борчыган сорау – яшь барган саен яшь күрсәтелгән махсус крем гына кулланырга кирәк диләр. Бу дөресме?
– “Яшь олыгаюга каршы” кремнарга карата карашым шул: әгәр тире үзенең тонусын югалта, төссезләнә, сәленә башлый икән, менә шул вакытта савытларына + 40, +50, +60 билгесе куелган кремнар ярдәмгә килә, билгеле. Аларда, нигездә, гиалурон кислотасы, А, С, Е һ.б. витаминнар бар.
Ә икенче яклап караганда, эш бит яшьтә түгел, ә хатын-кыз тиресенең халәтендә. Мәсәлән, кемнеңдер тиресендә 25 яшьтән үк сырлар күренә башлый, сыгылмалылыгын югалта. Ә кемдәдер бу процесслар чагыштырмача соң башлана. Шуңа да яшь белән бәйле булган кремнарны косметолог билгеләсә, яхшырак булачак.
– Урамга чыксаң, иреннәрен зурайттырган кызлар адым саен очрый. Телевизорда күрсәтелгән һәр “йолдыз”да да алар күпертелгән кебек...
– Бүгенге көндә иреннәрне күпертү, чынлап та, иң популяр процедура. Ләкин мин табиб буларак шуны әйтәм: бу эш тик әгәр кешенең табигатьтән иреннәре артык юка булса яки яшь барган саен иреннәр тулылыгын югалтса гына тәкъдим ителә. Белгечләр әйтүенчә, иреннәрне зурайту хатын-кызны ким дигәндә 5 елга яшәртеп җибәрә. Ләкин моңа ният иткәнче мин гүзәл затларга кат-кат уйларга киңәш итәр идем.
Тормыш булгач, шундый хәлләр килеп туарга мөмкин: кемдер инсульт, бит нервы параличы кичерергә мөмкин, кемнеңдер иреннәре табигатьтән кыек булырга мөмкин. Менә шул чакта инде, чарасызлыктан, кеше операциягә барырга мәҗбүр була. Монда инде операциясез мөмкин дә түгелдер...
Шуны да әйтәсе килә: табиб иренне зурайтты да (яки башка шундыйрак операция), син гүзәлгә әверелдең дә куйдың дигән сүз түгел әле. Табигать сирәк ялгыша – ул биргән иреннәр сиңа бик тә килешә, димәк. Шуңа да гүзәл затларыбызга мин булган матурлыкларының кадерен белергә, үз-үзләрен һәрчак тәрбияләргә, яратырга киңәш итәр идем. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, дуслар!
Гөлара Арсланова әзерләде.