Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Шул очракта ул сезгә гомер буе хезмәт итәр

Борын-борыннан килгән сүзләр бар: “Әгәр аякларыгыз авырта икән, сез – тулысынча чирле кеше”. Мондый раслау дөрестер дә, чөнки аяк табаннары кеше гәүдәсенең ”фундаменты” булып тора. Шул ук вакытта җир йөзендә яшәүче халыкның 80 проценты таяныч-хәрәкәтләнү аппараты авыруларыннан иза чигә. Адәм баласының әлеге “йомшак” тән әгъзасының проблемалары белән бүген подиатрия фәне шөгыльләнә.
Табаннар чирләре өлкән яшьтәгеләрне генә түгел, балаларны да борчый. Шушылар хакында сөйләшүгә без бүген Уфаның 3нче санлы балалар поликлиникасының югары категорияле табибы, травматолог-ортопеды Рәзиф Хаҗип улы Хәкимовны чакырдык.

–Яссытабанлылык белән интегүчеләр бүген бихисап шикелле...

–Миңа еш кына балаларында яссытабанлылык булган әти-әниләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Гадәттә, аларда балаларының табанын өлкәннәрнеке белән чагыштырып карау борчылу тудыра. Ә бала, нигездә, бернинди дә уңайсызлык тоймый, ул күп йөгерә һәм бер дә авыруга охшамаган була.
– Табан төзелешенең гаять катлаулы булуы хакында ишеткән бар. Менә бер танышыбыз бер яше дә тулмаган оныгына яссытабанлык янавы уңаеннан борчыла...
– Күпсанлы сеңерләр белән тоташкан табан скелеты сөякләре, нәфис бер аркага ошаган, ул формасы бер булган нәрсәне барлыкка китерә. Таяна торган участоклар булып: арттан – үкчә калкулыгы, алдан табан сөякләренең башлары тора. Ул атлап йөргәндә, йөгергәндә, сикергәндә гәүдәгә көчергәнешне киметә торган, хәрәкәтне җиңел һәм пружина кебек сыгылмалы итә торган буй җыелма (продольный свод) барлыкка китерә.
Анатомик тикшерүләр шуны күрсәтә, яңа туган сабыйда табан җыентыгы яхшы беленә. Ләкин аның төзелеше тире астындагы мул май клетчаткасы астында яшеренә, шул сәбәпле, караган вакытта табан яссы булып тоела.
Икенче яшеннән бала йөри башлый һәм әкренләп йөгерергә өйрәнә. Бу вакытта көчергәнешләр аркасында табанның буй җыелмасының чынлап та кечерәюе күзәтелә. 3 яшьтән сеңерләр һәм мускуллар үсешә һәм ныгый башлый, шул сәбәпле, җыелманың биеклеге дә арта бара. Әкренләп табан үзенең тышкы кыяфәтен ала башлый. Бала үскән саен, аның табан җыелмалары ныграк күзгә ташлана.
Ә танышларыгызга шуны әйтәсе килә: өч яшькә кадәрге балаларда күзәтелгән яссытабанлылыкны чын дип кабул итеп булмый, бу бары тик нормаль үсеш фазасы булып тора.
– Ә чын яссытабанлылыкка ниләр китерергә мөмкин соң?
– Моңа, тәү чиратта, мускулларның һәм сеңерләрнең эшчәнлеген, үсешен тоткарлаучы күңелсез факторлар китерергә мөмкин. Мәсәлән, начар физик үсеш, симерү, диатез, туклануның начар булуы, авырлык күтәрү (мәсәлән, кечкенә сеңелкәш, энекәшләрен еш күтәреп йөрү), бәйләүче аппаратның тумыштан зәгыйфь булуы, чирләү сәбәпле урында озак яту, балет белән артык шөгыльләнү һ.б. Шулай ук уңайсыз аяк киемнәре кию дә яссы табанлылыкка китерә: аның табаны артык йомшак яки каты булуы, үкчәсез аяк киеме, кедалар һәм резина түфли киюләр яхшыга илтми.
– Балаларын ничек тә иртәрәк басып торырга яки йөрергә өйрәтергә тырышучылар дөрес эшлиме?
– Юк, әлбәттә. Моңа баланың үзләрендә омтылыш башланырга тиеш. Искәртү максатында балаларны йомшак грунтта, тигез булмаган мәйданнарда (вак таш, гравий булган), бүрәнә өстеннән яланаяк йөртү, канат яки шестка күтәрелергә өйрәтү, бер аякта басып торырга мәҗбүр итүче күнекмәләр эшләү һ.б. киңәш ителә. Шул вакытта табаннар рефлектор рәвештә “тартыла”, табанның мускул-супинаторлары ныгый. Балалар белән балалар бакчаларында, шулай ук балалар поликлиникаларындагы дәвалау физкультурасы кабинетларында җитди шөгыльләнүләрен яхшы беләм.
Яссы табанлылыкны искәртү максатында дөрес аяк киеме сайлау мөһим. Ул табаннарга уңайлы булырга (кысынкы да, зур да булмасын), биек булмаган үкчәле, уңайлы супинаторлы булырга тиеш. Әгәр аяк киеменең супинаторы юк икән, анда ортопедик табанчалар куярга киңәш ителә, ул табан чирләрен искәртүче булып тора.
– Бүген яшь кызлар, ничек тә матуррак күренергә теләп, биек үкчәле түфли кияргә омтыла...
– Җитмәсә, ул аяк киемнәренең очы да бик тар була әле. Мондый түфлиләрне кулланган вакытта табанның алгы өлешенә зур көчергәнеш төшә. Нәтиҗәдә, кызларда тора-бара аяк белән бәйле төрле чирләр килеп чыга.
Авыру башланган вакытта дәвалаучы табиб спорт белән шөгыльләнүне тыярга мөмкин. Авыртулар беткәч, дәвалаучы гимнастика үтү тәкъдим ителә: мәсәлән, көненә берничә тапкыр урындыкта утырып, 20 минут чамасы уклау тәгәрәтү, аяк очларында, табаннарда, табаннарның тышкы ягына басып йөрү, табаннар ярдәмендә идәннән төймә, шашка ише вак әйберләрне эләктереп алып, тартмага салу һ.б.
Шулай ук ваннада табаннарга массаж ясау яхшы нәтиҗәләр бирә. Моның өчен тач төбенә бер-ике куш уч елганың вак ташларын салалар һәм өстенә 40-45 градус кызулыктагы су өстиләр. Менә шул савытка аякларыгызны тыгып утырып, табаннарыгыз ярдәмендә ташларны тәгәрәтсәгез, бик яхшы булачак. Әлеге ансат һәм чыгымнар сорамый торган ысулны өйдә еш эшләргә мөмкин, файдасын, һичшиксез, күрәчәксез.

–Табиб-ортопедларның бүген тәүге чираттагы бурычы нидә?
– Табаннардагы тумыштан килгән һәм гомер барышында барлыкка килгән тайпылышларны мөмкин кадәр иртәрәк тотып алу һәм дәвалау дияр идем. Тумыштан килгән чирләргә аютабанлылыкны, синдактилия (күрше бармакларның тулысынча яки өлешчә кушылып үсүе), полидактилия (артык бармаклар булу – многопалость), яссы табанлылык төрләре һ.б. керә. Ә барлыкка килүче чирләр исә травмалар алганнан соң (сынулар, киселүләр, пешүләр һәм операцияләр кичергәннән соң), неврологик табигатьле чирләрдән соң, шулай ук эндокрин системадагы тайпылышлардан соң, гәүдә авырлыгы артудан, аякларга төшкән артык физик көчергәнешләрдән һ.б. сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бу чакта табаннар үз формасын югалта, озынлыкка һәм киңлеккә үзгәреш кичерә. Моннан тыш пациентларда яссытабанлылык башлануы, авыртулар тудыручы сөякләр үсеш алу, шулай ук аякларның кәкрәюе, йөрешнең бозылуы һ.б. күзәтелергә мөмкин.
– Табан белән бәйле авырулар кемдә ешрак очрый – ирләрдәме, әллә гүзәл затлардамы?
– Медицина статистикасы мәгълүматларына караганда, хатын-кызлар моның белән ирләргә караганда 4 тапкырга (!) ешрак җәфалана. Әгәр тумыштан килгән тайпылышлар тегеләрендә дә, боларында да бердәй очраса, тормыш иткәндә барлыкка килгәннәре күбрәк гүзәл затларда очрый. Моның сәбәбе әлеге дә баягы шул хатын-кызның гүзәллек артыннан кууына кайтып кала. Уйлап кына карагыз: биек үкчәле аяк киеме булмаган хатын-кыз, гомумән, юктыр ул. Шулай булмый ни: шпилькалар аякларны нәфисрәк күрсәтә, аларны теләсә нинди стильдәге кием белән кияргә мөмкин, ә шәһәр урамында асфальтка тук-тук басып йөрүчеләр, әлбәттә, каршы җенес вәкилләренең игътибарыннан читтә калмый... Ләкин шуны онытырга ярамый, матурлык – корбан таләп итә. Бу очракта – сәламәтлеккә зыян килә. Мода артыннан куучылар еш кына “сөяк үсү" чирләренә дучар була. Аннан, биек үкчә кигән вакытта, ялгыш басып сеңерләрен тарттыручы, хәтта өзүчеләр дә бар. Каты авыртулардан тыш, тагын әллә күпме бәлаләр белән яный матур-биек үкчәләр.
– Табаннарның формасы югалу процессын туктату һәм кире кайтару чаралары бармы?
– Кызганычка каршы, өлкән кешенең табаннарын элекке хәленә кайтару мөмкин түгел диярлек. Адәм баласының скелеты 21 яшьләргә формалашып бетә һәм моннан ары анда барган үзгәрешләрне төзәтү бик катлаулы эш. Моның өстенә, пациентлар табибларга бик соң, проблема тәмам катлаулангач кына мөрәҗәгать итәләр. Ләкин аларга ярдәм итәргә бурычлыбыз: төрле ортопедик җайланмалар – стелька, мендәрчекләр, табанчалар һ.б. ярдәмендә табиблар авырту синдромыннан котылырга һәм табан формасының бозылуын туктатырга ярдәм итә.
– Ә кечкенә пациентларны дәвалау уңыш вәгъдә итәме?
– Өлкәннәрдән аермалы буларак, балаларда табан чирләре дәвалауга яхшы бирешә. Балаларның барсы да яссы табан белән туа дидек. Табан бала йөри башлаганнан башлап, 7-9 яшьләргә генә өлкән кешенең нормаль табанына хас рельеф ала. Баланың аяклары һәм табан формасы аның үсешеннән, авырлыгы артудан, физик активлыгыннан, генетик үзенчәлекләреннән тора. Бала йөри башлау белән аның аякларына ныклы таяныч, табаннарына исә ярдәм бирергә кирәк. Бу бурычны балалар өчен махсус ортопедик табанчалар бирә ала. Алар балага гәүдә тигезлеген сакларга булышып кына калмый, ә аны бик күп табаннар, шулай ук барлык хәрәкәтләнү аппараты чирләреннән дә сакларга булыша. Ләкин бер табанчаларның ярдәме генә аз, без шулай ук физиодәвалау, ЛФК, массаж һ.б. дәвалау алымнары тәкъдим итәбез. Шулай ук организмда коллаген җитешмәүне тулыландыру өчен дөрес туклану буенча киңәшләр дә бирәбез. Коллаген – кеше организмындагы тоташтыручы тукыманың төп аксымы. Ул сеңер, сөяк бәйләвеч сеңер, кимерчәк составына керә.
– Ә табаннарны гомер буена сәламәт килеш саклап калу мөмкинме?
– Әлбәттә. Без бүген ел әйләнәсенә яланаяк йөри алмасак та, дөрес аяк киеме сайлап кия алабыз. Ул бик-бик уңайлы, табигый материаллардан тегелгән, арткы ягыннан ныгытылган булырга, алгы яктан исә яхшы бөгелергә тиеш. Көн саен кия торган аяк киеменең үкчә биеклеге 3,5-4 см.дан артырга тиеш түгел. Ә менә биек үкчәле түфлиләрне тантаналы чараларда һәм бәйрәмнәрдә кияргә мөмкин.
Әйткәндәй, бөтенләй үкчәсез аяк киеме дә куркыныч белән яный – яссы табанлылык башланырга мөмкин. Җәен ачык аяк киеменә өстенлек бирегез, чөнки аяклар көздән алып язга кадәр колготки, носки, ботинка һәм итекләр эчендә “яши”. Шуңа аларга ял бирергә кирәк: идәндә, җәен җирдә күбрәк яланаяк йөрергә тырышыгыз.
– “Өмет” укучыларына нинди киңәшләрегез бар?
– Аякларыгызны яратыгыз һәм хөрмәт итегез: һәр көнне тик чиста носкилар киегез, аяк киемен көн дә яхшылап киптерергә онытмагыз. Әгәр дә табаннарыгызда авырту тойсагыз, шешләр, сөяк үсүен сизеп калсагыз, кибеттә аяк киеме сайлап алу авырлашса, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. Аякларыгызны сакласагыз сез һәрвакыт ышанычлы, җиңел адымнар белән атлап түгел, “очып” йөрерсез!

Шулай ук ваннада табаннарга массаж ясау яхшы нәтиҗәләр бирә. Моның өчен тач төбенә бер-ике куш уч елганың вак ташларын салалар һәм өстенә 40-45 градус кызулыктагы су өстиләр. Менә шул савытка аякларыгызны тыгып утырып, табаннарыгыз ярдәмендә ташларны тәгәрәтсәгез, бик яхшы булачак.
Гөлара Арсланова.