Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Җәй рәхәт чор, ләкин күпләр өчен ул шактый гына борчулар белән яный. Кемнәрдер җәйге парк кафесында ял итеп, тамак ялгап алганнан соң дәваханәгә эләгә, кемнедер эссе “суга”, кемдер кызуга чыдый алмый, йөрәге кага башлый һәм ул “ашыгыч ярдәм” хезмәтен чакырырга мәҗбүр була һ.б.

Менә шулар хакында уйлап, без бүген “Сихәт”кә билгеле шәхес, 25 ел стажлы табиб-инфекционист Тамара Ивановна Попованың интервьюсын бирергә булдык. Гәзит укучыларыбыз үзләре өчен файдалы киңәшләр табар дип ышанабыз.
– Җәйге чорда без яшәгән һәркайда эчәк инфекцияләре өчен иркенлек! Ашаган аштан соң барлыкка килгән эч авыртулар, бар планнарны үзгәртергә мәҗбүр иткән эч китүләр турында ишетергә туры килә...

– Әйе, эчәк инфекцияләре елның бу вакытында еш очрый. Аларга дизентерия, сальмонеллез, башка ризык токсикоин-фекцияләре, шулай ук кискен инфекцияле авыру – холера керә. Тагын да бер фекаль – ораль механизм белән күчүче йогышлы авыру бар, ул – А гепатиты. Еш кына әлеге чирләр барсы да гомум хәлсезлек, тән температурасы күтәрелү, косу, эч авырту, эч сыеклану белән башланып китә. Ә менә тәмамлануга килгәндә, кайсыберләре организмның гомум зарарлануына – сепсиска, йөрәк эшчәнлеге бозылуга һәм башка куркыныч катлаулануларга китерә. һавадагы югары температура, азык-төлекнең бик тиз бозылуына “булыша”. Нәтиҗәдә, ризыкта төрле чир кузгатучы бактерияләр арта һәм азык-төлекне зыянлый. Шул ук вакытта анда токсиннар да җыелырга мөмкин.
Токсиннар шулай ук төрле чирләр китереп чыгара. Эсселек бигрәк тә куркыныч туды-рырга сәләтле. Мәсәлән, ул безнең даими эчәсебезне китерә: ә нык эчәсе килгән вакытта кайсыбыз кайда-ничек эчкәнебезгә игътибар итә? Кайчак хәтта төрле пакетлар, шешәләр, стаканнар да артык чиста булмый. Әйткәндәй, беләсезме, бар таләпләрне сакламаганда, хәтта су үзе үк хәвефле чыганак була ала. Зарарлы микроблар хәтта пичәтләп ябылган шешәләрдә дә үрчиләр.
– Җәйне без аеруча яшелчәләргә һәм җиләк-җимешләргә бай булганы өчен көтеп алабыз. Алар кайсы ягы белән куркыныч тудыра?
– Базарларны урасак, безне нинди генә татлы җимешләр ымсындырмый?! Ничек тә шуларны сатып алып тәмлисе килә. Аларны җитештерүчеләр кулланылган ашламалар бихисап: минераль, табигый, химик һ.б. Ә бит алар аркасында бездә төрле куркыныч чирләр башланырга мөмкин. Барыбыз да яхшы белә: яшелчә-җимешләр барыбызга да кирәк, балаларга аеруча мөһим: чөнки аларда төрле-төрле файдалы туклыклы матдәләр һәм витаминнар бар. Ләкин аларны ашар алдыннан кабыкларында төрле инфекцияләр мыҗгып торуы хакында онытмагыз
– Ничек сакланырга соң?
– Юарга һәм тагын да бер кабат юарга! Монда сезгә төрле щеткалар һәм агып торган су ярдәмгә килер.
– Бу чорда урамдагы кафеларда тамак ялгау гадәткә кереп китә.
– Башта әйләнә-тирәгезне караштырырга онытмагыз: кул юар өчен юынгыч бармы, күпсанлы бутербродларны саклау шартлары ничек? Онытмагыз, ризыкларны дулкынлы мичләрдә җылытып алу аларны һич тә куркынычлы чирләрдән азат итми. Үзеңне бәлаләрдән саклауда тик шәхси гигиена таләпләрен үтәү генә ярдәм итәчәк. АШАР АЛДЫННАН ҺӘМ БӘДРӘФКӘ КЕРЕП ЧЫККАННАН СОҢ КУЛЛАРНЫ ЮАРГА ОНЫТМЫЙК!
–Автобус, троллейбусларда тотынгычлар, утыргычлар, тузанлы тәрәзәләр көтеп тора безне. Менә гадәти картина: әни кеше кечкенә улы белән автобуста бара. Малайның бер дә тик кенә утырасы килми, ул тезләнеп, кулларын һәм маңгаен тузанлы тәрәзәгә тери. Бераздан әни кеше сумкасыннан алма яки кәнфит алып, улының кулына тоттыра. Онытмагыз, гомум транспортта сукбайлар да, чирле кешеләр дә йөрергә мөмкин. Юлда һичкайчан ашарга тырышмагыз. Өйгә кайткач, кулларны терсәккә кадәр сабынлап югач кына ризыкка үрелегез.
– Эссе көннәрдә өлкәне, бала-чагасы су керергә ашкына. Чынлап та, кызудан соң салкынча суга чуму рәхәт шул!
– Бу уңайдан сакланырга киңәш итәр идем. Чөнки сулыклар – эчәк инфекциясе чыганагы. Беркемгә дә сер түгел, дизентерия, корсак тифы, сальмонеллез һәм холера нәкъ менә су аша таралучан була. Менә шуннан “алтын кагыйдә: бары тик су коену өчен махсус рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз. Чөнки мондый сулыкларны санэпиднадзор хезмәт-кәрләре тикшерә һәм рөхсәт бирә.
– Җәйге ялларын нәкъ җәен алу бәхетенә ирешүчеләр бакчаларга, дачаларга китә. Шәһәрдән читкә китүчеләрне нинди куркынычлар сагалый?
– Алар да хәвефләрдән азат түгел. Бакчачыларны азык-төлекне саклау, урамдагы бәдрәф, шулай ук кышкылыкка җиләк-җимешләр, яшелчәләр консервлау белән бәйле проблемалар көтә. Киңәш: әзерлисе һәм әзер ризыкларны бүлмә температурасында озак тотарга ярамый. Әгәр дә суның гомум краннардан агып килгәнен эчмисез икән, алдан кайнатып куярга онытмагыз.
Җәен барыбыз да салатларны яратып ашый. Аларны әзерләгән вакытта шуны исәпкә алыгыз: салат ашар алдыннан гына һәм җитәрлек күләмдә генә әзерләнергә тиеш. Аерып әйткәндә, кәбестәне генә алыйк: аның өч кат яфрагын салдырмый торып, ризык әзерләү ярамый. Суыткычка куйган ризыкларның барсын да аерым-аерым, өсләрен каплаган килеш саклагыз. Чөнки күп кенә чирләр түбән температура һәм югары дымлылык булганда уяна. Мондый шартлар сезнең подвал һәм базларда да булырга мөмкин. Димәк, андагы кишер, чөгендер, бәрәңге, кәбестә, яшел суган, кыяр һәм помидорлар да төрле инфекцияләргә дучар булырга мөмкин.
– Җәен күпләребез, аеруча дачада яшәүчеләр, авыл ризыклары– сөт һәм аннан эшләнгән продуктлар сатып алырга тырыша...
– Сөттә, каймакта, кефирда, уңайлы температура шартлары булганда, зарарлы микроорганизмнар сакланып кына калмыйча, рәхәтләнеп үрчергә дә мөмкиннәр. Шуңа тагын бер тапкыр кабатлыйм: сөтне кайнатып эчегез! Йомыркаларны нык итеп пешерегез! Шулай ук балаларга да термик кайнатып эшкәртелмәгән эремчек бирмәгез.
– Авылда да, бакчаларда да күңелгә ятмаган күршеләр – тычканнар, комаклар яши...
– Алар иерсиниоз күчереп йөртүчеләр. Аеруча тизәкләре зур куркыныч тудыра. Кыштан соң бакчаларга ашкынган бакчачы-ларны мин гел искәртәм: кулга перчаткалар һәм битегезгә маскалар киегез дип. Болай итеп үзегезне генә түгел, якыннарыгызны да сакларсыз. Кимерүчеләр ярмаларны бик ярата, аларга кухняга үтеп керү мөмкинлеге калдырмагыз.
– Җәйне күпләр ерак-еракларга сәяхәт итү өчен көтеп тора...
– Күпләр диңгезгә бару өчен поездны сайлый. Ләкин анда кул яки савыт-сабаны юу белән проблемалар баштан ашканлыгы билгеле. Шулай ук гомум куллану урыннары, станцияләрдә бер белмәгән кешеләрдән сатып алынган җиләк-җимешләр, сатып алган яки станция янындагы чишмәләрдә эчелгән сулар да куркыныч тудыра. Киңәш: әгәр дә кайдадыр еракка барырга булсагыз, алдан план төзегез: су запасын җитәрлек күләмдә алыгыз, бактерияләргә каршы салфеткалар алу турында онытмагыз, теләсә нинди спирт эремәсе (мәсәлән, кыйммәт булмаган одеколон) һәрчак яныгызда булсын.

Истә тотыгыз: әгәр дә үзегездә яки якыннарыгызда чир билгеләре сизәсез икән, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез. Моның белән сез үзегезне куркыныч авырулардан, йогышлы авырулардан саклап калырсыз.

Киңәш:

әзерлисе һәм әзер ризыкларны бүлмә температурасында озак тотарга ярамый. Әгәр дә суның гомум краннардан агып килгәнен эчмисез икән, алдан кайнатып куярга онытмагыз.