Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кипрей – (Иван – чай) чәчәк атты. Ул уйдык-уйдык булып утырган һәм кыр- яланнарга үзгә бер матурлык биреп, карашны иркәләп, ымсындырып тора.
Бу күренешләр урманга, болынга чыгып, ел буена җитәрлек итеп искиткеч тәмле, хуш исле чәйне җыярга вакыт җитүе турында искәртә. Яңа үләннән әзерләп куйган чәйне эчеп туяр хәл юк, бик тәмле һәм шифалы бит ул.
Иван-чәй, копор чәе, рус чәе – болар бер үк атамалар. Илебезнең барлык территориясендә үсә торган кырлыганнан (кипрей узколистный) ясала торган чәй бу. Иван –чәйнең файдасы һәм искиткеч тәме турында 12 гасырда ук билгеле була. Борынгы Рус илендә аны ярлы халык та, байлар да эчкән. Ә 13 гасырда аны копор чәе дип атый башлыйлар, чөнки Петербургтан ерак түгел Копорье авылында күпләп җитештерәләр. Инглиз диңгезчеләре шушы чәйне эчеп караганнан соң, аны Англиягә алып кайтып сата башлыйлар. Аннары ул Европаның башка илләренә дә тарала. Ул заманда чәйнең бәясе алтын, көмеш, мех бәясенә тиң була.
Копор чәенең файдасы турында берничә сүз:
– Кибеттән сатып алган чәйләрдә кофеин күп, ә копор чәендә бөтенләй юк. Димәк, кан басымы белән проблема юк, йөрәк – кан тамырларына файдалы;
– Эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта;
– Сидек кудыру көченә ия;
– Нервларны тынычландыру чарасы булып тора;
– С, А, В группасы витаминнарына бай;
– Онкологик авыруларга каршы торучанлыкны арттыра;
– Иммунитетны ныгыта;
– Организмнан шлакларны куа.
Чәйне әзерләүнең төп сере – ферментация (әчү) процессы, нәтиҗәдә үсемлекнең суда эреми торган матдәләре җиңел үзләштерүчән Һәм суда эрүчән матдәләргә әверелүеннән тора. Бу чәйгә төс, ис һәм тәм бирә. Моңа ничек ирешергә соң?
Чәй әзерләүне берничә этапка бүләргә була.
Башта яфракларны җыябыз.
Яфракларны июнь ахырыннан августка кадәр (чәчәкләр йон очырганчы) җыярга була. Һава торышы коры булганда, чиста урыннарда үсә торган үсемлекләрнең яфракларын җыярга кирәк. Юл кырыйларыннан берүк җыймагыз!
Аннары яфракларны киптерәбез.
Җыеп алган чиста яфракларны ферментация процессына уздырабыз, (әчетү) – яфракның структурасын җимерү. Аны берничә юл белән эшләргә була: Яфракларны иттарткыч аша чыгарып, ферментация үткәрсәң, ахырда бөртекле (гранулалы) чәй хасил була.
Яфракларны изү. Тирән, киң табакка яфракларны салып, кул белән камыр басу хәрәкәтләре ясап, 15 – 20 минут чамасы изәргә кирәк. Нәтиҗәдә яфракларның структурасы бозыла, суты бүленеп чыга. Яфрак каралып китә. Мондый массадан эре яфраклы чәй ясала. Шуннан соң изелгән массаны эмаль, керамик яки пластмасса савытларга тыгызлап тутырып, авыр әйбер бастырып куярга кирәк. 16 – 18 сәгать әчү процессы (ферментация) бара.
Иң азактан инде аларны киптерәбез
Ферментация үткән массаны, юка гына итеп таратып, күләгәле җиләс урында яки газ мичендә киптерергә була. Газ мичендә киптергәндә аның ишеген ябып бетермәскә кирәк. Матур булып куырылып кипкән яфраклардан хуш ис тарала. Әзер продукцияне кәгазь пакет, кап, пыяла, калай банкаларда караңгы урында сакларга кирәк. Озаграк торган саен чәйнең тәме тагы да яхшыра бара. Бу чәйгә кипрейның кипкән чәчәкләрен, чабрец, мелисса, бөтнек кушып эчәргә мөмкин.
Чималны җыйганда, сабакны чәчәк өлешеннән тотып, яфракларны аска таба сыдырасың. Бу эшне күпкә тизләтә. Шифалы тәмле чәйләр генә эчегез, дуслар.