Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, дүрт айлык яралгының инде аңы була. Ул янәшә-тирәдәгеләрнең ниләр “эшләвен” белә – ягъни сизенә һәм үзенчә барсын да аңлый.

Дүрт айлык яралгы ана карынындагы эчке үзгәрешләргә һәм тышкы ярсыткычларга үзенчә җавап бирә – боргалана, аяклары белән тибенә.
1. Яралгыда тәм сиземләү хисе бар һәм ул да баллы әйберләрне ярата. Мәсәлән, әнисе карынындагы суга шикәр җибәрсәң, яралгы йоту хәрәкәтләре ясый башлый, ә йод кертсәң, чыраен сыта.
2. Яралгы тышкы ярсыткычларга да җавап бирә. Кул белән сыйпасаң, биш айлык яралгы башын бора.
3. Яралгы анасының гамәлләрен кабатлый, анасының күңел халәте нинди булуга карап, аныкы да үзгәрә. Әйтик, анасы йокымсырап китсә, ул да йокымсырый, анасы белән бергә йокыдан уяна. Әнисенең күңеле күтәренке булса, әни кеше үзен тыныч тотса, бала да шул рәвешле җавап бирә.
4. Мәгълүм булганча, тәмәке тарту карындагы бала өчен бик зыянлы, ул моны үзе дә белә. Баланың сиземләве шул дәрәҗәдә үткен ки, хәтта әнисе тарту турында уйлап кына куйса да, яралгының йөрәк тибеше ешая. Эш шунда, тәмәке тарткан вакытта яралгыга килә торган кислород азая, шуңа күрә аның гәүдәсе тартыла башлый. Ә әнисенең тәмәке тартырга исәп тотуын ул каян белә? Монысына да җавап бар: мәгълүм микъдарда агу алу теләге ананың күңел халәтен боза.