Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров медицина өлкәсен ничек үзгәртәчәгенә багышлап чираттагы хөкүмәт утырышын уздырды.

Барысы да беләдер инде, Радий Фәрит улы хөкүмәттәге үзгәрешләрне нәкъ сәламәтлек саклау өлкәсеннән башлады. Беренче булып үз теләге белән вазифасыннан Әнвәр Бакиров  китте.

Иң элек Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгындагы материаль база үсеше, кадрлар әзерләү һәм медицина препаратлары белән бәйле мәсьәләләр хакында фикерләште:

 - Сәламәтлек саклау өлкәсендә проблемалар булуы бәхәссез. Моны һәркем аңлый. Алар мине дә, халыкны да борчый. Барлык социаль челтәрләрем халык шикаятьләре белән тулды диярлек. Әлбәттә, без бу сорауларны хәл итәчәкбез. Ниндидер башлангычларны дәвам итәрбез, кайсыберләрен үзгәртәчәкбез.

Медицина хезмәткәрләренең үз-үзләрен тоту культурасына да кагылып үтте.

 - Медицина хезмәткәрләренең күбесе – намуслы һәм әйбәт кешеләр. Әмма кайчагында без аларның ямьсез кылануына шаһит булабыз. Мин бу хәлне тамырыннан бетерәчәкмен. Бу тәрбияви мәсьәлә.

Хөкүмәт әгъзалары акушер пунктлардан һәм республиканың барлык авылларындагы поликлиникалардан алып  - авыллардан муниципаль үзәкләргә кадәр -  хастаханәләрнең барлык челтәрен үстерергә дигән фикер җиткерде. Искергән медицина җиһазларын да алмаштыру таләп ителә.

Р.Хәбиров үзе исә иң катлаулы солрауларның берсе  - кадрлар мәсьәләсе  диде. Белгечләрне җәлеп итү эше белән баш табиблар да, муниципалитет җитәкчеләре дә шөгыльләнергә тиеш.