Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

29 яшьлек элекке суд приставы “Мошенниклык”, “Законсыз гамәлләр өчен ришвәт алу”, “Милек үзләштерү” маддәләре буенча гаепләнә, дип хәбәр итәләр республика прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

2016 елның декабрендә пристав банкка 380 мең бурычы булган ханымнан аның милке һәм исәпләрен аресттан төшерү өчен 30 мең күләмдә ришвәт таләп итә. Ришвәт алганнан соң, суд приставы тарафыннан ханымга карата эш туктатыла.

Шулай ук әлеге суд приставы ришвәт бирүче ханымга аның туганының эшен дә 50 мең сум рившәт өчен туктатам дип вәгъдә биргән. Чынында исә пристав бу эшне туктатуга берничек тә тәэсир итә алмый, чөнки ул эш суд приставларының башка бүлегендә була.

Кредит бурычы эше буенча арест салынган телефонны да үзләштергән пристав. Элек ул ришвәт алу буенча иркеннән мәхрүм ителгән булган инде...

Аптырарлык хәл. Суд приставлары хезмәте кемнәрне эшкә алуларын тикшерми микәнни?