Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Уфа шәһәре хакимияте башлыгының элеккеге урынбасары Александр Филипповка карата ачылган гаепләү эше тәмамланды.

Ул вазифа вәкаләтләрен арттырып авыр зыян салуда гаепләнә. Берничә ел дәвамында ул шәһәр җирләрен төзелеш өчен “бушлай тарата”. Жилино, Карпово, Нагаево, Федоровка авылларындагы дистәләгән гектар җирләр төрле төзелеш оешмаларына бирелә. Шулай итеп, шәһәр казнасы берничә миллиард сум акча югалта.

Бу вакыйга Генераль прокуратураның игътибарын үзенә җәлеп итте. Александр Филипповның эшчәнлеген тикшерү турында РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка кул куйган.

Аңа өч елдан алып ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.