Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

 

Нерв системасы какшаганда йөзем җимеше төнәтмәсе ярдәм итә ала. 
100 г йөземне 200 мл кайнар суга салып, 10 минут кайнатырга. Көнгә 
3-4 тапкыр яртышар стакан йөзем төнәтмәсе эчәргә. 
Йөзем — витаминнар хәзинәсе. 

 

Йөзем (виноград) – минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Аның 20-25%ын кан тарафыннан бик тиз үзләштерүгә ия булган глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик тә файдалы, чөнки әлеге җимеш мускул һәм акыл аруын җиңеп чыгарга булыша. 

Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигый компонентлар бар. Бөер эшен активлаштырып, йөзем организмда җыелып торган урат һәм бүтән кислоталар шикелле токсиннарны куып чыгарырга ярдәм итә. 

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөземдә булган кайбер химик кушылмалар яман шеш авырулары барлыкка килү ихтималын киметә.