Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Май ае җылы кояшы белән иркәләмәсә дә, халык елдагыча үз мәшәкатьләренә чумган. Авыл халкы бәбкә –чебеш белән мәш килә. Кем ничек юнәтә аларны, кем сатып ала, кем үткән саен ысылдап балтырны эләктерергә яраткан усал казын көйләп-чөйләп, көнен-сәгатен санап, олы мәшәкать кичереп шул сап-сары матур бәбкәләрне йомыркадан тыны белән дигәндәй суырып ала. Шул пипелдекләрнең томшыклары кабыкны яньчеп күренүгә ыгы- зыгылы тормыш, матур хыяллар барлыкка килә. Насыйп булса, көзнең беренче кары күренүгә каз өмәсе дә җитәр.

Каз дигән затлы кошның ите дә, мамыгы да, мае да файдалы. Бүген каз мае турында сүз алып барырбыз.

Каз мае элек-электән төрле авыруларны дәвалауда кулланыла торган файдалы ризыклар исемлегендә килә. Ул салкын вакытта җылытып, тән тиресенең торышын яхшыртып кына калмый, ә авыр чирләрдән котылырга да ярдәм итә. Болар барысы да каз мае составындагы файдалы матдәләр һәм тукландыргыч элементларның зур күләмдә булуына бәйле.

Химик составы

Каз маеның составындагы файдалы компонентлар:

1.Май кислоталары. Организмның су балансын җайга сала; липидларның үтеп керүен арттыра, ә бу үз чиратында косметик чараларның тән тиресенә тизрәк сеңүенә китерә; тиредәге яраларның төзәлүенә ярдәм итә; 

2. Селен. Матдәләр алмашын көйли, аерым алганда аксымнар һәм углеводларны үзләштерүгә ярдәм итә; йод үзләштерүне яхшырта;

3.Холестерин. Күзәнәкләрнең нигезе булып санала, Д витамины тупланышында катнаша; 

4. Е витамины. Иммун системасын ныгыта, коллогенны синтезлый; күзәнәкләрне зарарланудан саклый.

   Каз маеның дәвалау үзлекләре:

   Каз мае табигый дәвалау продукты булып санала. Аны халык медицинада түбәндәге үзлекләре өчен киң кулланалар: организм тарафыннан тиз үзләштерелә; җылыту үзлегенә ия; күзәнәкләрне яңарта; организмның саклау көчләрен ныгыта; файдалы матдәләрнең тирегә тизрәк үтеп керүен тәэмин итә.

   Куллану өчен күрсәтмәләр: нәрсәне дәвалый

   Каз мае җиңелчә генә авыруларны да, шулай ук гинекология, тын юллары системасы, тире авыруларын дәвалауда да ярдәм итә. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул хәтта яман шеш күзәнәкләрен юк итүгә дә сәләтле.

Каз маеның файдасы: үзлекләре һәм файдалы рецептлар

Ярдәм итә:

- үпкәләр белән проблемалар булганда (ялкынсыну, бронхит, астма, туберкулез); 

- тире зарарлану (яну, өшетү, экзема, псориаз); 

- гинекология авырулары (балага уза алмау; эрозия); 

- простатитны дәвалау;

- аяклар белән проблемалар булганда (варикоз, тромбофлебит, мускулларда авыртулар);

- геморрой; 

- диабетны дәвалауда;

-салкын тигәндә ярдәм итә. 

     Каз маен ничек кулланырга?

   Каз маен медицина өлкәсендә генә түгел, косметология чараларында, кулинариядә, көнкүрештә дә кулланалар, шуңа да ул универсаль чара булып санала.

       Халык медицинасында:

Каз мае белән төрле авыруларны дәвалап була.

         Бронхит

Озакка сузылган ютәлдән котылу өчен, каз маен кыргычтан чыгарылган суган белән бутарга һәм ашар алдыннан бер аш кашыгы кабул итәргә. Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була. Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк.

       Туберкулез

   Әлеге чирдән арыну өчен, эретелгән каз маена алоэ суты, какао, вакланган эрбет чикләвеге кушып болгатырга һәм парда җылытырга кирәк. Көнгә дүрт тапкыр, сөт белән бер кашык әлеге катнашманы кабул итәргә кирәк. Уңай үзгәрешләр бер атнадан соң күренәчәк.

             Үпкә ялкынсынуы

   Эретелгән каз мае һәм сарымсактан ясалган катнашманы җылыталар һәм пергаментка сөртәләр. Кәгазьне күкрәккә куялар, өстеннән җылы шарф ябалар һәм төнгә шулай калдыралар. Бер атналык курстан соң уңай нәтиҗә күренергә тиеш.

               Өшү

   Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөрткәнче, җылы су белән тиренең сизгерлек сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү беткәннән соң, аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртәләр. Җылы кием кияргә яки җылы шарф белән уранырга кирәк.

             Экзема

   Тире проблемаларыннан котылырга каз һәм пихта маеннан ясалган мазь (2:1) ярдәм итәр. Тиренең зарарланган урыннарына көнгә берничә мәртәбә сөртергә кирәк. Дәвалау курсы – 20 көн, бу вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә.

               Ревматизм

Арка авыртканда мунчада, арканы каз мае белән ышку ярдәм итә. Тән җылыну нәтиҗәсендә ярдәме бермәбер артачак. Процедурадан соң җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сеанстан соң ревматизм узарга тиеш.

           Мускулларда авыртулар

   Тәндә авыртулар борчымасын өчен, авырту булган урыннарга май, бал һәм спирт төнәтмәсе белән массаж ясыйлар. Әлеге катнашманы куллану тиредәге тозларны чыгарырга, кан әйләнешен яхшырта, капиллярларны ныгыта.

         Аналыктагы авырулар (эрозия)

Эретелгән каз мае һәм тырнак гөл төнәтмәсе белән универсаль сыекча ясыйлар. Ун көн дәвамында шушы төнәтмәдә чылатылган тампонны, төнгә аналык җиңсәсенә куеп калдыралар. Ун көн саен аралаштырып, рәттән өч курс эшләргә кирәк. Бу вакыт эчендә яра төзәлә.

   Балага уза алмаганда каз мае, алоэ яфраклары, бал һәм сырганак мае белән катнашма ясарга кирәк. Төнәтмәне көнгә өч мәртәбә бер кашык җылы сөт белән эчәргә. Әлеге дару хатын-кызларда аналык көпшәсен чистарта һәм ир-атларда сперматозоидларның активлыгыны арттыра.

             Простатит

Әлеге авыруны, каз мае, вакланган сарымсак, бал һәм каланхоэ суты төнәтмәсен кабул итеп дәваларга була. Катнашманы иртән һәм кич ач карынга бер аш кашыгы эчәләр. Ике атналдан соң кече йомышны үтәгән вакыттагы авырту бетәргә тиеш. Тулысынча дәвалану өчен төнәтмәне 30 көн дәвамында кабул итәргә кирәк.

         Косметологиядә

   Косметлоглар каз маен бит, тән тиресен һәм чәчләрне тәрбияләү өчен кулланалар. Каз мае вак җыерчыклардан арындыра, тән тиресенең корулыгын бетерә һәм зур булмаган яраларны дәвалый. Составында каз мае булган косметика хатын-кыз организмына һәм аның матурлыгына уңай йогынты ясый. Эретелгән каз маен гади бит кремнарына да кушарга мөмкин.

           Куллар өчен

   Йоклар алдыннан даими рәвештә кулларга каз мае сөртергә кирәк. Ул тирене тукландыра һәм дымландыра, тырналган урыннарны дәвалый, кулларны йомшарта һәм тирене нәфис итә.

           Бит тиресе өчен

   Көн саен каз мае белән җиңелчә массаж бит тиресенең корылыгыннан арынырга ярдәм итәчәк. Каз маеннан биткә 15 минутлык эксперсс-битлек ясау күзәнәкләрне яңарта, тирене дәвалый. Әлеге процедуралардан соң җыерчыклар кими, бит яшь һәм сәламәт булып күренә.

(Дәвамы киләсе санда)

 

 

Май-июнь башында нинди үләннәр җыярга кирәк?

 

Дару үләннәренең файдалы үзлекләре ел буена саклансын өчен, аларның күбесен май уртасы - июнь башында җыярга кирәк.

Май уртасы - июнь башында карлыган яфрагы, кычыткан, тузганак, бака яфрагы, урман җиләге һәм үги ана яфрагын, әрем, шомырт, чия, алмагач чәчәкләрен җыярга кирәк. Бу вакытта әлеге яфраклар микроэлементлар һәм кояш нурлары белән баетылган була.

Беренче кагыйдә: үләннәрне бары тик авылда яисә урман һәм болыннарда гына җыярга ярый. Шәһәр паркларында җыелган дару үләннәре зыян салырга мөмкин.

Үләннәрне караңгы, коры бүлмәдә киптерергә кирәк.

 

Тузганак

Тузганакның чәчәген ачылмаган вакытта җыйсагыз яхшырак. Әгәр ачылганнарын җыйсагыз, аларны киптерергә куйганда селкетмәскә тырышыгыз. Файдалы үләннәре коелып бетмәсен.

 

Шомырт, чия, алмагач чәчәкләре

Әлеге чәчәкләрне киптерү ансат түгел. Алар барысы да майда җыела. Аларны махсус киптергечләрдә киптерергә киңәш ителә. Ачык һавада алар ике тәүлектән артык киптерелергә тиеш түгел. Бу үләннәр микроэлементларга бай. Аларны ашказаны авыртканда, кан тамырларын чистарту өчен дә файдаланалар.

 

Әрем

Бу үләнне җәй дәвамында җыярга мөмкин. Бу үләннең исе көчле. Май аенда әле аның исе андый ук көчле булмый. Көчле исе аның эфир майларына бай булуын дәлилли. Аны җыюны җәй урталарына калдырып торырга да була. Ул антибактериаль, дезинфекцияләү үзлегенә ия. Депрессия, йокысызлык, бавыр, ашказаны һ.б. авыруларны дәвалаганда да кулланыла.

 

Кычыткан

Кычыткан халык медицинасында, косметологиядә дә актив кулланыла. Бу үләнне безнең әби-бабайларыбыз электән үк кулланган. Кычыткан ашы пешерү өчен дә аны кышка әзерләп куярга була. Шулай ук аны чәй өчен дә, дару үләннәре өчен дә файдаланалар. Кычыткан К, Е, В витаминнарына бай. 

 

Бака яфрагы

Бака яфрагын май аеннан августка кадәр төсләреннән яшелдән кызыл я сарыга үзгәрткәнче әзерләргә була. Төсен үзгәртсә, бу үләннең файдалы үзлекләре сакланмый.

 

Каен алкалары

Каенның бөреләрен март-апрель аенда ук җыялар. Ә менә аның алкаларын нәкъ май аенда җыю дөрес. Аны бөер, диабет, кан авыруларын дәвалау өчен, шулай ук ангина вакытында кулланалар.

 

Карлыган яфрагы

Карлыган яфрагын май аенда яфраклары яшь һәм чиста булганда җыю дөрес. Бу яфракны чәйгә дә салалар. Шулай ук аерым да төнәтәләр. Карлыган яфрагыннан чәй организмны авырулардан саклый. Әмма кан куе булган очракта аны сирәгрәк кулланырга киңәш ителә.Карлыган яфрагы канны тагын да куерту сәләтенә ия.