Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Гадәти тормышта без хәтере белән бәйле проблемалары булган кешеләрне очратып торабыз. Мондый чирлеләр, гадәттә, йорттан сирәк чыгарга тырыша, кайчак, чыксалар да югалып кала: кайчагында хәтта исем-фамилияләрен, яшәгән адресларын да ачык итеп әйтеп бирә алмый. Алар өйдә дә нәрсәләрендер югалта, әйткәннәрне кабат-кабат кайтып сорый, дару эчкән-эчмәгәнен дә оныталар... Әйләнә-тирәдәгеләр баштарак якын кешесенең мондый тәртибен мәзәгрәк дип кабул итә, алар әле бу кешедә “деменция” дип аталган гаять авыр, катлаулы чир башланып килүе турында уйламый да...
Ә кешенең баш миендә хәтергә, фикерләүгә, сөйләмгә тискәре тәэсир итүче җитди тайпылышлар инде башланган...
Бүген без картлык деменциясе, ягъни акыл китү турында сөйләшүгә Республика психиатрия дәваханәсенең бүлек мөдире Гөлнара Фәйләс кызы Шаһапованы чакырдык.

–Гөлнара Фәйләсовна, деменция нәрсә ул?

– Нерв системасы авырулары арасында деменция – иң катлаулы чирләрнең берсе. Ул, кагыйдә буларак, өлкәнәйгән яшьтә барлыкка килә һәм көчәя бара. Башта хәтернең аерым мизгелләре югала (“мин үземнең күзлегемне кайда куйганымны оныттым”, ачкыч һ.б.), аннан чирнең чагылышлары шулкадәр көчәя ки, пациент хәтта үзе яшәгән адресны оныта, өенә кайтып җитә алмый... Пациентның хәтта полиция бүлегенә дә эләгүе мөмкин, анда аның белән нишләргә белми, “Ашыгыч ярдәм” хезмәтен чакыралар. Нәтиҗәдә, еш кына мондыйлар психиатрия дәваханәсенә килеп эләгәләр.
Деменциянең сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин: йөрәк аритмиясе (ул баш миендәге кан әйләнешенең бозылуына китерә), кан басымының кризислы кичерелүе (ул да шундый ук үзгәрешләргә китерә), баш миендә кан йөреше начар булу, баш миенең агулы матдәләр белән агулануы (анысы теләсә нинди яшьтә булырга мөмкин). Шулай да картлык акылсызлыгының тискәре нәтиҗәләреннән, дөрес дәваланганда, качарга мөмкин бүген.
– Чирнең көчәя баруы, аның билгеләре?
– Чир, кагыйдә буларак, әкренләп тарала һәм аны башлангыч чорында танып алу мөмкин түгел диярлек. Тәү чиратта, кеше фикерен туплый алмый башлавына зарлана, шулай ук аның логик фикерләү сәләте кими һәм яңа нәрсәләрне үзләштерүе авырлаша. Аннан кеше билгеле кешеләрнең исемнәрен, даталарны, гадәти даруларның исемнәрен, предметларны оныта. Бераздан исә якын кешеләренең исемнәрен һәм предметларның кулланылышын да оныта башлый хәтта. Тора бара хәлләр авырлаша – кыска вакытлы хәтердә тайпылышлар күзәтелә, аның урынына, авыру кеше әллә кайчан булган хәлләр турында түкми-чәчми сөйли ала...
Авыруның агышын белгечләр җиңел, уртача һәм авыр формаларга бүлә.
Деменциянең җиңел формасы: хәтер белән бәйле тәүге проблемалар барлыкка килә – кеше кирәкле сүзләрне сайлап куллана алмый. Шул ук вакытта хис-тойгылар өлкәсендә дә үзгәрешләр ачык күренә: мондый чирлеләрнең өчтән бере депрессия халәтенә керә. Кәефләре үзгәрүчән була: аларда көлү тиз үк күңел төшенкелегенә алышынырга мөмкин. Аларның гел йокысы килә. Алар әле урамда кайчак югалып калырга мөмкиннәр, ә менә өйдә исә яхшы ориентлашалар.
Уртача деменция: Авыруны инде даими контрольдә тотарга һәм еш кына ярдәм итәргә кирәк. Чөнки ул еш кына гадәти әйберләрнең дә ни-нәрсә өчен кулланылышын онытып җибәрә, аларның исемнәрен дә искә төшерә алмаска мөмкин. Ләкин шул ук вакытта чирлеләр үзләрен үзләре карый ала. Ләкин алар инде яза яки укый алмый. Шулай ук чирленең атлап йөреше үзгәрә: ул әкрен йөри, атлашлары – ышанычсыз.
Авыр формадагы деменция: чирле инде үз-үзенең тотышын контрольдә тота алмый. Аның еш кына саташулары һәм галлюцинациясе барлыкка килә. Кайчагында хәтта нигезсез агрессия күзәтелергә мөмкин: мондый чакта ул әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Ул физик планда да ярдәмгә мохтаҗ: үзе тиешенчә киенә, хәтта юына алмый. Соңрак атлап йөрүләре дә авырлаша. Тора-бара аның үзе тотып ашау сәләте дә югалырга мөмкин. Бу вакытта ул грамоталы дәвалауга мохтаҗ.
– Кан тамырлары деменциясен һәм психиатрик шартлы деменцияне аерырга мөмкинме?
–Заманча клиник неврология аларны анык чикли-аера. Кан тамырлары деменциясенең төп сәбәпләренең берсе – кан тамырларында кан йөреше начараю. Моны галимнәр җитәрлек дәлилләр белән раслады.
Әлбәттә, деменцияләр арасында берничә психик чир дә бар, алар шулай ук әлеге куркыныч авыруның сәбәпчесе булырга мөмкин.
– Әйтегезче, илдә яшәүче халык картлык проблемалары турында уйланамы, әллә...
–Деменция, яки гомер барышында барлыкка килгән акыл китү, үзәк нерв системасының 60 яшьтән узган кешеләрдә шактый киң таралган тайпылышы. Еш кына без өлкән яшьтәгеләрдә хәтер начараюын картаюның гадәти бер чагылышы дип кенә кабул итәбез, ә бит аның белән чирләү бик-бик катлаулы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Барсын да куркытып торган Альцгеймер чире – деменция төрләренең берсе.
Чынлап та, картайгач акылсызлыктан беркем дә гарантия ала алмый. Ләкин шул ук вакытта илдә үткәрелеп торучы сораштырулар шуны күрсәтә: русиялеләр бу чир турында артык уйланмый икән. Авыручыларның туганнары да табибларга бик соң мөрәҗәгать итә: чирле кеше тәмам тормышка яраклылыгын югалткач кына. Ә бит бүген деменциянең авыр нәтиҗәләреннән качарга, һич югы авыруны озак елларга чигендереп торырга мөмкин! Моның өчен белгечкә вакытында мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Ә матбугат басмалары исә, халыкка даими мәгълүмат бирә барып, акылсызлык чире белән көрәштә үзләренең мөһим өлешен кертә ала.
Шунысын һич тә онытырга ярамый: чирне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм тиешле дәвалау ысуллары кулланганда, пациентның яшәү сыйфатын һәм аның үзен үзе хезмәтләндерү сәләтен саклап калырга мөмкин. Бүген Җир шарында халык санының, шулай ук өлкән яшьтәгеләрнең дә арта баруын исәпкә алсак, озакламый әлеге проблеманы “сизмәскә” берничек тә мөмкин булмаячак.
Белгечләр “деменцияле чирлеләрнең” безнең илдә генә түгел, ә бар дөньяда артачагы турында искәртә!
– Гөлнара Фәйләсовна, бераз статистика мәгълүматларына да тукталып үтик әле...
–Бүген илдә 1,8 миллион чамасы кеше деменциядән иза чигә. Аларның 700 мең чамасы уртача һәм авыр форма акылсызлык белән чирли һәм башкаларның ярдәменә мохтаҗ. Ләкин әлеге чир турында күпчелек кеше уйланмый, күп нәрсәне белми. Илнең 45 төбәгендә үткәрелгән сораштырулар (анда 10 мең чамасы өлкән яшьтәгеләр катнашкан) шуны дәлилли: респондентларның яртысы диярлек картлык һәм аның белән бәйле проблемалар турында уйланмый. Деменция русиялеләрнең яртысыннан азрагын борчый (49 процент), шул ук вакытта 47 процент халык чирнең билгеләре турында белми дә...
Әгәр Көнбатыш илләрендә пациентлар һәм табиблар оешмалары тырышлыгы белән картлык акылсызлыгы проблемасы көн кадагына куелса, Русиядә хәлләр катлаулырак тора. Безнең илдә әлеге темага кагылышлы сөйләшүләр аз, гадәткә кертелмәгән. Әле бу хакта аз сөйләнелсә дә, киләчәктә проблема барыбер калкып чыгарга мөмкин: бу, гомум алганда, җәмгыятькә дә, сәламәтлек саклау оешмаларына да кагыла.
Хәлне деменция чиренә карата ил күләмендәге мөнәсәбәтне үзгәртеп кенә яхшыртырга мөмкин дип уйлыйм. Моның өчен халыкка деменция проблемасы турында мәгълүматны кирәкле күләмдә җиткерергә кирәк. Шулай ук бу чирдән интеккән пациентларны тәрбияләүчеләргә дә ярдәм күрсәтү мөһим.
– Деменция дәваланамы?
– Бүген Русия табиблары-неврологлары арсеналында баш мие туклануын, хәтерне яхшыртучы, шулай ук кан агышын нормальләштерүче шактый медицина препаратлары бар. Ләкин шул ук вакытта табиблар төрле депрессиягә каршы дарулардан һәм нейролептиклардан баш тартырга чакыра, чөнки алар хәтерне начарлатырга мөмкин.
– Аракы эчү һәм дарулар белән шаяру фонында акылсызга әверелергә дә мөмкин икән...
– Билгеле булуынча, хәтер белән бәйле проблемалар кайчак яшьләрне дә аямый... Мәсәлән, хәтер начараюлар спиртлы эчемлекләрне, кайсыбер даруларны еш кулланганда да күзәтелергә мөмкин. Шулай ук В1 витамины да хәтер өлкәсендә зур роль уйный. Хәер, алкогольле эчемлекләрне еш кулланучыларда В1 витамины сизелерлек түбән була. Спиртлы эчемлекләрне күп эчкәндә хәтерне югалтуның билгеләре түбәндәгечә булырга мөмкин: аяк табанының сизгерлеген югалтуы, чайкалып йөрү, баш әйләнү, күңел болгану һ.б.
Вакытлыча хәтер югалу баш миендә кан йөреше начараюдан барлыкка килә дидек. Кешегә, аеруча эшчәнлеге акыл белән бәйле булучыларга кайчак кайсыбер вакыйгалар, аерым детальләр турында оныту, исемнәрне искә төшерә алмау, яңа белемнәрне үзләштерә алмау бик авыр бирелә.
–Укучыларыбызга тән сәламәтлегендә, аек акыл белән озак яшәр өчен нинди киңәшләр бирер идегез, Гөлнара ханым?
Шатлык витамины запасын туплагыз дияр идем! Атап әйткәндә:

*сыра чүпрәсе белән искәртү курслары үтегез;

*спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тартудан баш тартыгыз;

*аспирин кабул итегез (ул канны сыеклата, аның агышын яхшырта);

*әгәр кан басымыгыз югары икән, аны көн саен үлчәгез;

*В1 витаминына бай булган (тиамин) ризыклар ашагыз;

*клетчаткага бай булган яшелчә, җиләк-җимеш, төрле чикләвекләрдән өзелмәгез;

*консервланган, кыздырылган, артык кызу һәм әче ризыклардан баш тартыгыз;

*көненә 5-6 тапкыр аз порцияләр белән тукланыгыз.

“Өмет”не укучыларга тән саулыгы һәм җан сихәте телим Гөлара Арсланова.