Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Сәламәт булмаган илләр арасында беренчелекне Чехия Республикасы били. Анализлар үткәргәндә, экспертлар йогышлы булмаган чирләр – йөрәк авыруы, яман шеш һәм диабетка игътибар биргәннәр. Әлеге авырулар еш кына сәламәт яшәү рәвешен алып бармауның анык дәлиле (спиртлы эчемлекләр, тәмәке, дөрес тукланмау һ.б.).

Шулай да тикшерүләр вакытында барыбер дә бәяләүдә төп факторлар булып, ел саен кеше башына туры килгән спиртлы эчемлекләр, ел дәвамында тартылган тәмәке һәм халык арасында симерү күрсәткечләре торган. Шуларның барсыннан чыгып, иң сәламәт булмаган илләр арасында Чехия беренче урынны били. Чехлар еш эчә (ел саен кеше башына 13,7 литр чиста алкоголь туры килә). Моннан тыш, Чехия елына тартылган тәмәке саны буенча да 11нче урында тора (тартуга каршы сәясәт алып барылса да).
Сәламәт булмаган илләр арасында икенче урынны Русия били. Өченче урында – Словения.
Шулай итеп, иң сәламәт булмаган илләр исәбенә Чехия, Русия, Словения, Беларусь, Словакия, Венгрия, Хорватия, Польша, Люксембург, Литва һәм АКШ кергән. Ә менә Әфганстан – иң сәламәт ил икән, анда гәүдә авырлыгыннан интегүчеләр саны да иң түбәне (барлыгы 2,7 процент халык симезлектән яфалана). Елына биредә нибары 83 тәмәке тартыла. Алкогольле эчемлекләргә килгәндә, илдә аны эчү һәм сату тыелган. Иң сәламәт илләр арасында икенче урынны – Гвинея, өченче һәм дүртенче урынны – Нигер һәм Непал алып тора.