Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Кайсыбер әти-әниләр фикеренчә, махсус диеталарның үзләренә генә түгел, ә аларның балаларына да сәламәтрәк булырга ярдәм итә. Ләкин, кызганычка каршы, бу бөтенләй дөрес түгел икән. “Хайваннар аксымы – ул органнар һәм системалар төзелеше өчен гаять мөһим аминокислоталардан тора. Ә ит – балаларның акыл үсешенә һәм когнитив функцияләренә уңай тәсир итүче тимергә бай булган бердәнбер диярлек чыганак. Һәм без, баланы иттән мәхрүм итеп, аны баштан ук авыр хәлгә куябыз, аның акыл үсешенә зыян китерәбез, ә бит азак аны җайга салу бик авырга туры киләчәк.

Балага диета кирәкме?

Балык – файдалы майлар һәм Д витамины чыганагы. Сөт азыкларына килгәндә, алардан бала организмына кальций һәм В2 витаминнары керә. Әгәр дә инде әти-әниләр чын-чынлап вегетарианлыкны алга сөрәләр икән һәм баланы да кечкенәдән шуңа җәлеп итәргә телиләр икән, бала организмына кирәкле микроэлементларны химик препаратлар рәвешендә кертергә тиешләр, ди табиблар.
Русиядәге постларга килгәндә исә рационнан бик күп азык-төлек алып ташлана. Пост бала организмы өчен вегетарианлык кебек үк зыянлы. “Революциягә кадәр Русиядә балаларны туганнан соң өченче көнне генә ашата башлаганнар, пост вакытында сөт ризыклары бирмәгәннәр, – ди “Балалар сәламәтлеге фәнни үзәге” идарәсе профессоры Татьяна Боровик. – Нәтиҗәдә, җитәрлек ашатмау һәм төрле инфекцияләр аркасында илдә бер яшькә 100 баланың 25е генә җитә алган.

Гомеопатия һәм вируска каршы препаратлар

Кызганычка каршы, күп кенә ата-аналар, телевизордан барган рекламаларга ышанып, балаларын яхшы нәтиҗә бирә торган дару препаратлары белән түгел, ә гомеопатик препаратлар белән дәвалауны өстен күрәләр.
Бүген гомеопатик препаратларны теләсә кайсы даруханәдә сатып алырга мөмкин, алар табиб рецептыннан башка сатыла һәм еш кына әллә нихәтле чирләрдән коткаручы итеп күрсәтелә. Янәсе, алар хәтта инфекцияле авыруларны да җиңәргә булыша. Җитмәсә, күп кенә гомеопатия препаратларында “дару чарасы” дип тә язылган әле.
Русия фәннәр академиясе галимнәре киләчәктә мондый “даруларның” капларына “препаратның нәтиҗәлелеге дәлилләнмәгән” дигән язу урнаштыруны таләп итәләр. Бүгенге көндә гомеопатия белән дәвалауның балалар үлеменә китергән очраклары да бар.


Чамадан тыш җылыга төрү һәм чамасыз чыныктыру...

Еш кына кайсыбер әти-әниләр, балаларының организмында барган җылылык алмашу аермалыклары белән таныш булмау сәбәпле, артык җылы киендереп, аларның сәламәтлекләренә зыян китерәләр. Сабыйны, артык җылы киендерү аркасында, кызу сугуы да мөмкин. Кайчак, балалар мәйданчыкларында, 25 градус җылылыкта да, җылы курткалар һәм башлыклар кидерелгән баланы күреп шаккатасың...
Шул ук вакытта каршы лагерь да бар. Ул да булса, балаларын чыныктыру уе белән янган әти-әниләр чамадан чыгып китәләр. Мәсәлән, кайсыберәүләр сабыйларын чукындыру бәкеләрендәге суга тыгып алудан да тайчанмый. Ә бит әти-әни булган кешеләр моның бала сәламәтлеге өчен гаять куркыныч булуын аңларга тиеш.

Кечкенәдән – чемпион?

Һөнәри спорт инде күптән сәламәтлек синонимы булудан туктады. Ләкин арада башлаучылар, аеруча балалар өчен куркыныч тудыручы спорт төрләре бар. Балаларын мондый спорт төрләренә “сәламәтлек өчен” дип биргән өлкәннәр, аларга нинди зур зыян китерергә мөмкин булулары турында уйланырга бурычлы.
*Регби – иң агрессив һәм хәвефле спорт төрләреннән санала. Бөекбританиядә якын киләчәктә балаларга аның белән шөгыльләнүне тыярга телиләр.
*Бокс һәм контактлы көрәшүләр. Алар белән шөгыльләнгән вакытта баланың травмалар, аеруча баш җәрәхәте алуы мөмкин.
*Спорт һәм художестволы гимнастика. Табибларга иң еш мөрәҗәгать итүчеләр дә гимнастлар: аларның һөнәри травмалары – сөяк сынулар, буын чыгу һ.б.
*Футбол. Футболичылар шулай ук иң күп җәрәхәт алучылардан исәпләнә
*Фигуралы шуу. Иң еш очраган травмалары – сынулар һәм баш мие селкенү.
Тау чаңгысы һәм сноуборд. Әйткәндәй, сноуборд – тау чаңгысына караганда да ешрак төрле травмаларга китерүче спорт төре икән.
Аның белән шөгыльләнүчеләрнең төп юлдашы – сеңерләр тартылу һәм өзелү, сөяк сынулар.

Гөлара Арсланова әзерләде.