Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

 

 

Урамга, болынга, яланга чыксаң, йолдызлар шикелле җемелдәшеп торган тузганакларны күреп сокланмау мөмкин түгел. Май ае шуның белән дә ямьле. Шулай ук алар дару үләне буларак та билгеле.
Тузганак суты кан составын яхшырта, бавыр, ашказаны асты бизләре өчен файдалы, шлакларны чыгарырга булыша, нерв системасын, тешләрне ныгыта, күз күремен яхшырта, эчне йомшарта, төрле тән тиресе чирләреннән профилактик чара булып тора.

 

 

Файдалы рецептлар

 

1. 1 стакан сутны 4-5кә бүлеп, ашарга 10-15 минут кала эчәргә мөмкин. Сокны һәрвакыт яңасын ясап торсагыз яхшырак.

 

2. Тузганакның тамыры да файдалы. Моның өчен аны яхшылап юарга, корытырга һәм кисәкләргә турарга кирәк. Сүрән газ мичендә 20-30 минут киптерергә һәм кофетарткыч аша чыгарырга. 1 стакан кайнар суга 1-2 аш кашыгы порошок салырга. Көнгә 1-2 тапкыр эчәргә мөмкин. Мондый каһвә бавырга да файдалы, ул аллергиядән коткара, хәтерне яхшырта.
Тузганактан файдалы салатлар,тәмле варенье (кайнатма) эшлиләр.

 


Тузганак кайнатмасы

 

300-400 данә сары чәчәкне өзеп, өстенә салкын су салалар. Бер тәүлек торгач, сулы чәчәкне сыгып, ярты литр кайнар су агызалар да 15-20 минут кайнаталар. 1 кг шикәр комы, 1-2 лимон турап салалар, 1 бал кашыгы лимон кислотасы сибәләр дә тагын 5 минут кайнаталар. Ул бал төсенә кергәч, ут өстеннән алалар. Кайнатма суынгач, марля аша сөзәләр дә кабат 1-2 минут кайнаталар. Кайнатма әзер. Аны иртән ач карынга ашасаң, файдасы күбрәк.