Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

Барыбызның да вакыт-вакыты белән аркасы яки биле авыртканы бар. Авыртыр да үтәр әле дибез һәм авырту бераздан, чынлап та, үтеп китә. Кайчак бернинди дару төймәләре яки уколлардан башка да. Әгәр авырту озакка сузылса һәм сызлану даими юлдашка әверелсә һәм нормаль тормыш белән яшәргә комачауласа, нишләргә соң? Әлбәттә, табиб-неврологка барырга!
Невропатолог сезгә кирәкле тикшерүләр билгеләр һәм, мөгаен, организмыгызда остеохондроз тамыр җәюен хәбәр итәр. “Нинди остеохондроз, мин бит әле яшь?!” – дип, табиб белән бәхәскә керерсез, ләкин моның файдасы булмас. Ни өчен дигәндә, бүгенге көндә авыру гаять “яшәрде”. Элек аның белән 40 яшьтән узганнар интексә, бүген 20-30 яшьлекләр дә җәфа чигә.
Бүген остеохондроз турында сөйләшүгә без Уфа шәһәренең 21 санлы шәһәр клиник дәваханәсенең неврология бүлеге мөдире Гөлнур Минияр кызы Абдуллинаны чакырдык.

–Гөлнур ханым, “Сихәт” кушымтасына килгән хатларның күбесендә укучыларыбыз бил, муен, умыртка сөяге авыртуга зарлана. “Остеохондроз дигән диагноз куйдылар, дәвалыйм-дәвалыйм, ләкин авырту кабаттан әйләнеп кайта”, – дип язалар. Әйтегезче, остеохондрозның барлыкка килүенә ниләр сәбәпче? Ни өчен ул бүген яшьләр арасында еш теркәлә?

– Чирнең тамыр җәюен организмның гадәти картаюы белән аңлатырга мөмкин. Ягьни остеохондроз – физиологик процесс һәм бу процесслар тизләшкәндә чир килеп чыга да инде. Яшь барган саен умыртка сөякләре арасындагы дисклар юкара бара, аларның ядролары дымны югалта һәм шулар нәтиҗәсендә умыртка сөяге төрле селкенүләрне һәм бәрелү-сугылуларны авыррак кичерә башлый. Кайчак бу бүсер барлыкка килүгә һәм кан юллары кысылуга сәбәпче була. Хәер, мондый катлауланулар артык еш очрамый. Гадәттә, безнең бүлеккә остеохон-дрозлар, хроник авыртынулар һәм мускуллар авыртуы белән мөрәҗә-гать итәләр.
– Бүлегегез белән таныштырып үтегез әле. Дәваланырга кемнәр ешрак килә?
– Бездә 30 койка-урын исәпләнә, 2 табиб, 10 шәфкать туташы эшли. Авыруларны Уфа шәһәре поликли-никаларыннан, Уфа районыннан юллама буенча кабул итәбез. Шулай ук экстрен авыруларны да кабул итәргә туры килә. Кайчак сукбайларны, авыр чирлеләрне китереп тапшыралар. Мәсәлән, күптән түгел урамнан табып алып бер апаны китерделәр, ул торган урынын да, башкасын да хәтерләми иде. Ярый, күпмедер вакыттан соң иренең исемен, фамилиясен исенә төшерде, шул мәгълүмат буенча аның туганнарын таптык, дәвалап, алар кулына тапшырдык.
Соңгы елларда спиртлы эчем-лекләрне чамасыз куллану аркасында нерв системасында үзгәрешләр күп теркәлә. Эпилеп-сия авырулылар да бездә дәвалана. Аяк-куллары тыңлашмаганнарны, “белая горячка”ны да дәваларга туры килгәне бар.
Неврология – шундый фән – анда бөтен медицина өлкәләрен дә яхшы белергә кирәк. Мәсәлән, яңарак кына бүлектә бер наркоман дәваланды, биле авыртуга зарла-нып килгән. Рентген эшләгәннән соң аның бот сөягенең таркала башлавы билгеле булды. Сәбәбе – ул шундагы артериягә наркотик укол эшләгән булган. Әйткәндәй, бүлектә наркоманнарны да, СПИД авырулыларны да һ.б. хәвефле чирләргә дучар булучыларны да дәваларга туры килә. Әлбәттә, алар турындагы мәгълүматлар сер булып саклана. Ә табибларга һәм шәфкать туташларына мондый авырулар белән эшләгәндә барлык санитар нормаларны үтәү – мәҗбүри.
Ә остеохондрозның яшәрүенә килгәндә, элек чынлап та ул 40 яшьтән өлкәннәр чире дип санала иде. Соңгы чорда 20-30 яшьлекләрнең, ягъни нәкъ эш яшендәгеләрнең аңа дучар булуы хәвеф тудыра. Элек, мәсәлән, табиблар умыртка бүсере диагнозын өлкән яшьтәге кешеләрдә терки иде, бүген ул хәтта 14 яшьлек үсмерләргә дә куела. Сәбәбе нидә дисезме? Эш шунда, бүгенге яшьләр физик күнегүләргә бик аз игътибар бүлә, атнасына күп дигәндә, 4-5 сәгать чамасы гына шөгыльләнә. Ә умыртка сөяге өчен бу гына аз. Кызганычка каршы, бүген балаларның көндәлек режимы шундый итеп төзелгән: анда спортка вакыт калмый да диярлек. Чөнки өйгә эшләр чамасыз күп бирелә, шул ук вакытта аның телевизор карыйсы да, компьютерда утырасы да килә. Телефоннан да күзләрен алмыйлар.
Табигатьтән кеше организмы бик зур көчергәнешләр күтәрергә сәләтле. Мәсәлән, балтыр сөяге, таяну ноктасы булганда, 1600 килограммга кадәр авырлыкны күтәрә ала! Ләкин, даими шөгыльләнү булмаганда, безнең организмның мускуллары эшләү-дән туктый һәм аз гына стресс та сеңерләр өзелүгә, дисклар урынын-нан күчүгә һәм башка авыртыну билгеләренә китерергә мөмкин. Шуңа да бүгенге аз хәрәкәтләнү дәверендә без төрле чирләргә, шул исәптән, остеохондрозга дучар булабыз.
– Гөлнур Минияровна, осте-охондроз – мәкерле чир, ул әкренләп кенә тарала да, кинәт атакалый. Аны тәүге стадияләрдә тотып алып, дәвалау мөмкинме?
– Монда беренче ярдәмче дип рентгенны атарга мөмкин. Мәсәлән, кешенең бер җире дә авыртмый, ә искәртү тикшерүендә остеохондроз барлыгы ачыклана. Бу мизгелдә инде умыртка дисклары үзләренең сыгылма-лылыгын югалта, тыгызлана, ләкин бу әле кешене берничек тә борчымый. Чирнең икенче стадиясендә инде авырту барлыкка килә, һәм бу этапта кеше организмының яраклашу мөмкин-лекләре бетә һәм ул мускуллар тонусын үзаллы төзәтә алмый. Мускуллар кысыла, бу исә умыртка сөягенең кайсыдыр бер өлешендә авырту барлыкка китерә. Тора-бара сыгылмалылыгын югалта баручы дискта кечкенә ярык барлыкка килә һәм дискның эчке өлеше – ядро кысыла башлый, диск бүртеп китә – протрузия барлыкка килә. Менә бу стадиядә инде көчле авырту барлыкка килә, ул билгеле бер орган өчен җавап бирүче аерым бер умыртка бүлегенә бара һәм авырту барлыкка килә. Моннан ары диск шартлый һәм диск тышка бәреп чыга башлый, бүсер барлыкка килә.
Бүсер арка мие, шулай ук нерв тамыры кысылуга китерергә мөмкин. Бу вакытта чирле кешедә сизгерлекне, хәрәкәт активлыгын югалтуга китерүче авыртулар барлыкка килә. Аннан ары инде барсы да организмнан тора: әгәр чирле кешенең арка мие каналы тар икән, кечкенә бүсер дә зур проблемалар китереп чыгарырга мөмкин, бу вакытта операция ясарга туры киләчәк.
Бүген безнең дәваханәдә бик күп катлаулы операцияләр эшләнә. Корылмалар югары сыйфатлы, алар югары технологияле опера-цияләр эшләүгә мөмкинлекләр ача. Элек без катлаулы тикшерүләр, мәсәлән, томография үтү өчен пациентларыбызны Екатерин-бургка һ.б. шәһәрләргә җибәрә идек, бүген барсы да үзебездә. Безнең бүлектә дәвалану ярдәм итмәгән очракларда без авыру-ларны нейрохирургия бүлегенә юллыйбыз, анда, кирәк икән, операцияләр эшләнә.
– Редакциягә килгән хатлар арасында билнең кискен авыртуы турындагылары еш очрый. Ул очракта ничек ярдәм итәргә мөмкин?
– Билнең кискен авыртуын люмбаго дип тә йөртәләр. Ул кинәт иелгән вакытта барлыкка килә торган, кисеп алгандай тоелган үзәккә үтәрлек авырту. Авыру хәтта тураеп та баса алмый. Авырту шулкадәр көчле була ки, ул хәтта тын да ала алмый тора. Беренче ярдәм – кешегә тыныч-лык бирү, аны физик көчергә-нештән азат итү. Бу вакытта авырткан урынны үзаллы массажларга ярамый , бу чирнең катлаулануына китерергә мөмкин. Бары тик тынычланырга, уңайлы поза алырга, авырткан җирне җылытырга (грелка куярга мөмкин). Ләкин мунча яки сауна керергә ярамый. Теләсә нинди авыртуны баса торган дару кабул итегез һәм тизрәк табиб чакыртыгыз. Ашыгыч ярдәм табиблары авыртынуны басу чарасын күрерләр. Люмбагоны дәвалау белән табиб-неврологлар шөгыльләнә.
– Остеохондроз булганда физик көчергәнешләр ярамыймы?
– Спорт белән шөгыльләнү ярый, алар кирәк тә. Умыртка сөяге чирләре булганда йөзү һәм җиңелчә йөгерүләр файдалы. Тик йөгергәндә аяк киеме йомшак һәм уңайлы булырга тиешлеген онытмагыз. Гомум алганда, бар спорт төрләре белән дә шөгыльләнергә мөмкин, ләкин алар аркага зур көчергәнеш бирергә тиеш түгелләр. Авыру кискен-ләшкән чорда кинәт сикерә һәм көч сорый торган спорт төрләре белән аеруча сак булырга кирәк (волейбол, баскетбол һ.б.).
– Чирнең кискенләшеп китүенә ниләр сәбәпче булырга мөмкин?
– Моңа бигрәк тә салкын тию, өшү, артык көчәнеп эшләү, аерым бер позада озак тору китерергә мөмкин. Стресс монда аерым урын алып тора. Эш шунда, стресс халәтендә кеше организмына күп күләмдә гормоннар бүленеп чыга һәм алар ялкынсыну урынына “ашыгалар”, ә остеохондроз – ул инфекцияле булмаган ялкынсыну, шундый атака нәтиҗәсендә ялкынсыну кинәт кискенләшә һәм кешене “бөгеп сала”.
– Артык гәүдә авырлыгы да остеохондрозга китерә диләр, бу дөресме?
– Симезлек – ул үзебез аркабызда асып йөртә торган авыр рюкзак дияргә мөмкин. Биредә арка һәм буыннарга гына көч килеп калмый, ә йөрәккә дә көч төшә. Безнең пациентлар арасында гәүдә авырлыгын киметкәннән соң сәламәтлекләре ныгып киткәннәр бик күп. Әгәр симерү кабатлана икән, проблема да әйләнеп кайтырга мөмкин...
– Бүген күпләр, биле яки муены авыртса, буын утыртучыга (костоправ) йөри. Бу дөресме?
– Андый белгеч медицинада, гомумән, юк. Биле авырткан кеше неврологка яки травматологка яки остеопатка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ә ниндидер әби-бабайга йөрү дөрес түгел дип уйлыйм. Эш практикамнан бер генә мисалны китереп үтим әле. Республиканың бер районыннан түрә вазифасында эшләүче бер ир килде безгә дәваланырга. Аны шактый вакыт инсульт диагнозы буенча дәвалаганнар. Миңа аның чире инсультка охшамаган кебек тоелды. Тикшерә башлаган идек, умыртка сөягенең муен өлешендә проблемалар барлыгы беленде, “остеофит” дигән диагноз куелды моңа. Ахырдан шул билгеле булды: муены авыртып йөргәч, авылдагы бер тракторист-костоправка барган икән ул. Анысы, муенны боргалап, янәсе, “урынына утырткан”. “Муен авыртуы бетте, тик менә кулымның көче көннән-көн кими бара”, – дип зарлана пациент. Теге халык дәвалаучысы моның умыртка сөягенең бер кыйпылчыгын сындырган булган, ә ул умыртка миен кысып, авыруның орга-
низмында паралич килеп чыгуга сәбәпче булган...
Менә шуның өчен умыртка сөяген кем туры килә, шуның кулларына тапшырмагыз, ә тик табибка гына мөрәҗәгать итегез. Табиб башта рентген аша тикшереп, дөрес диагноз куяр, аннан дәвалау курсы билгеләр. Чит илләрдә умыртка сөягендәге үзгәрешләрне ортопедлар дәвалый, ул анда” арка авыртуы” дип атала. Бездә исә неврологка мөрәҗәгать итәләр.
– “Өмет” укучыларына нинди киңәшләрегез бар?
– Бүген бар кеше дә, аеруча яшьләр, аз хәрәкәтләнә. Ә кеше организмына, ул нормаль эшләсен өчен, гел хәрәкәттә булу мөһим. Югыйсә, организмда калдыклар хасил була, алар исә төрле чирләргә китерә. Шуңа һәркемгә дә: “һәрчак актив булыгыз” дип әйтәсем килә.
Икенче киңәшем – дөрес туклануга игътибар итегез. Мин үземнең пациентларыма койка, мармелад белән сыйланырга, күбрәк су эчәргә киңәш итәм. Ә менә фаст-фудлардан баш тартырга кирәк булыр, шулай ук төрле диеталар белән дә сак булыгыз. Алар организмда деге-нератив үзгәрешләр китереп чыгарырга сәләтле. Бар гәзит укучыларның да үз сәламәтлек-ләренә игътибарлы һәм ихтирамлы булуын телим.
Гөлара Арсланова. Фәнил Абдуллин фотосурәте.