Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна
 

 

Лимон суы турында язуны дәвам итәбез, дуслар. Бу эчемлек теләсә нинди диетага ярдәмче чара булачак, көндәге туклану рационына да яхшы өстәмә ул. Лимон суы бәвел кудыргыч һәм үт кудыргыч (желчегонное) чара да, шуңа аны эчкәндә күп су эчәргә киңәш ителә. Су лимон кислотасын нейтральләштерә. Лимон суын ябыгу максаты белән эчкәндә бер үк вакытта күбрәк яшелчәләр һәм җилек-җимеш ашарга киңәш ителә, бу очракта ачыгу хисе кимеячәк. Салатларны лимон согы кушып болгатырга мөмкин.

Лимон кушылган су матдәләр алмашынуын нормальләштерә, файдалы элементлар үзләштерелүгә булышлык итә, организмны тонуста тота. Лимон суын көн озынына эчәргә киңәш итәләр: иртән ач карынга, төнгелеккә йокларга сәгать ярым вакыт кала эчү отышлы булачак диләр диетологлар. Иртән лимон суы эчкәч җиңелчә активлык комачау итмәс (гимнастика ясау, өй җыештыру, мәсәлән). Болар эчемлекнең чистарту тәэсирен,  димәк, ябыгу процессын да, тизләтәчәк.

Лимон суы файдалы витаминнар һәм туклыклы матдәләр чыганагы гына түгел, ул нерв системасын да тынычландыра. Бавыр һәм эчәклек эшчәнлеген нормальләштерә, аларны чистарта.

Янә берничә рецепт.

3 рецепт.

Бер лимонны кабыгы белән бергә вакларга, килеп чыккан измәне җылы суга кушып көн дәвамында эчәргә. Ул организмны  шлаклардан арындыра.

4 рецепт.

Тигез өлешләрдә лимон согын һәм җылы суны кушып, ашарга ярты сәгать кала эчәргә.

Ябыгу процессын тизләтү өчен яшел чәйгә ике чәй кашыгы алма серкәсе һәм бер телем лимон салырга киңәш ителә. Мондый яшел чәйне көн дәвамында 2-3 тапкырдан артык эчү киңәш ителми. Лимон эчемлеген сак куллану мотлак, чөнки файдасыннан бигрәк зыян итү ихтималы да бар. Шуңа күрә башлангыч чорда бер стакан суга ярты лимон согы салып эчү урынлы булыр. Аннан соң бер лимон согыннан ике стакан эчемлек ясап куллану мөмкин. Ике стаканнан артык эчү киңәш ителми. Лимон суы кулланган вакытта камыр ашлары, майлы һәм тозлы ризыклар ашау тыела. Лимон эчемлегеннән соң теш тазарту,   я авызны чайкату артык булмас, бу  лимон кислотасының агрессив тәэсиреннән тешләрнең эмален саклаячак.

Ябыгу максаты белән лимон суы эчкәндә яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен спорт һәм физик күнекмәләр турында онытмау зарур. Бу эчемлек үзе генә артык килограммнардан котылдырмаячак. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим, ә лимон суы бу очракта өстәмә компонент кына.