Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бар тешләрен ялтыратып, чын күңелдән көлгән кешене сирәк очратабыз. Һәм монда эш кемнеңдер еш көләргә яратуы яки яратмавында гына түгел. Эш шунда: тешләре сәламәт, матур булмаган күпләр сөйләшкәндә аларны ничек тә яшерергә тырыша, еш кына авызларын куллары белән каплый. Бу аңлашыла да: ямьсез тешләр белән елмаеп, алар башкаларда үзләренә карата тискәре караш тудырырга мөмкиннәр.
Теш табибы безнең дустыбыз һәм тешләребез-мәрҗәннәребез авыртканда коткаручыбыз да булырга тиеш. Ләкин... күпләребез бүген дә теш табибыннан уттан курыккандай курка һәм белгечкә баруны соңгы чиккә кадәр суза...
Тешләр, аларны тәрбияләү турында сөйләшүгә бүген без “Сихәт”кә кунакка Уфаның 21 санлы дәваханәсе каршындагы 2 нче санлы поликлиниканың стоматология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб, РФның почетлы доноры, РФ һәм БР Сәламәтлек саклау отличнигы, “Алтын йөрәк” билгесе иясе, БДМУ каршындагы хирургик стоматология кафедрасы ассистенты Альфира Мәкъсүт кызы Габдрахманованы чакырдык.

– Альфира Мәкъсүтовна, үзегезнең бүлек турында бераз сөйләп үтсәгезче?

–Безнең поликлиникада стома-тология бүлеге күп еллар дәвамында эшләп килә. Анда балалар стоматологы, табиб-терапевт, табиб-ортопед, хирург-стоматолог, табиб-ортодонт хезмәт сала. Барлык төр диярлек стоматология хезмәтләре күрсәтелә.
– Сәләмәт тешләр – матур елмаю!” диләр. Моның белән киле-шәсезме?
– Сәламәт, төзек тешләрнең башкаларда уңай хисләр, соклану тудыруы уңаеннан беркем дә бәхәсләшә алмас. Чөнки тешләр, гомум алганда, кеше турында шактый киң мәгълүмат бирә ала. Шул ук вакытта тешләр организмның гомум сәламәтлеген, аның халәтен күрсәтә. Чөнки еш кына кариес, гингивит, пародонтит, пародонтоз кебек чирләр тешләрне югалтуга гына китереп калмый, ә кеше организмындагы башка катлаулы чирләр турында да, мәсәлән, шикәр диабеты, остеопороз, герпес вирусы һ.б. турында хәбәр итә. Моннан тыш, алар шулай ук организмда С һәм Д витаминнары җитешмәве, иммуни-тетның түбәнәюе хакында да искәртә. Тешләр белән бәйле проблемалар еш кабатлана икән, без, гадәттә, пациентны организмын тулысынча тикшертү кирәклеге хакында искәртәбез.
– Сезне табиб буларак, тәү чиратта, нинди проблемалар бор-чый?
– Мине соңгы елларда аеруча балаларда, яшьләрдә теш казнала-рының дөрес формалашмау проб-лемасы борчый (прикус). Моның белән ортодонтия фәне шөгыль-ләнә. Күпләр моны тик эстетикага гына кайтып кала дип уйлый һәм тирән ялгыша. Чөнки теш казналары дөрес урнашмаган икән, проблема зур һәм аны хәл итәргә кирәк.
– Бу нинди проблемаларга китерергә мөмкин?
– Теш казнасы дөрес форма-лашмаган кешеләрнең барсында да диярлек тешләрнең “ашалуын”, сизгерлеге артуын, ризыкны чәйнәү белән бәйле һ.б. күп кенә проблемалар күзәтелә.
– Моңа китерүче сәбәпләр нинди?
– Минемчә, моңа күп кенә за-рарлы гадәтләр сәбәпче була. Шулай ук балаларның сөт тешләрен вакытыннан алда алдырып ташларга ашыккан әти-әниләрне аңламыйм. Табигатьтә бар да тәртипкә салынган: тәүге сөт тешләрен, мәсәлән, 5-6 яшьтә алдырырга мөмкин, соңгыларын – 10-12 яшьтә генә. Мин балаларның теш белән бәйле проблемаларга юлыгуына тәү чиратта әти-әниләрне гаеплим. Чөнки күпләр сабыйларын кечкенәдән гигиена таләпләрен үтәргә өйрәтмиләр. “Нәрсә инде, сөт тешләре барыбер коелып бетәчәк, шуңа бер дә кайгырасы юк”, – дип уйлый алар. Ләкин шуны аңламыйлар: “изге урын буш тормый” диләр бит әле, шуның кебек, теге алып ташланган тешләр урынына ашыгып, вакытыннан алда (мәсәлән, 10-12 яшьтә чыгарга тиешле теш 8 яшьтә) чыга. Шул сәбәпле, бу вакытка теш казнасы үсешеп өлгерә алмый һәм башка барлык тешләргә урын җитешми башлый, нәтиҗәдә, теш казнасы дөрес формалашмый.
Шулай ук балаларына 4-5 яшькә кадәр имезлек суыртучыларны да аңламыйм, чөнки аннан теш казнасының имезлек формасында формалашуын көт тә тор! Аннан, балаларына каты ризыкларны (алма, кишер һ.б.) бирүдән дә куркалар. Бу дөрес түгел: каты ризык чәйнәгән вакытта тешләр, уртлар ныгый гына.
– “Прикус” мәсьәләсе ничек хәл ителә?
–14 яшькә кадәрге балаларга бездә ортодонтик пластинкалар бушлай эшләнә. Монда да проблема килеп туа: пластинкаларны күп бала кияргә теләми. Кемдер оныта, кемдер җайсыз дип сәбәпләр таба. Әни-әтиләр исә, баласы әзер пластинканы кимәсә дә, артык борчылмый: чөнки түләүсез эшләнгән бит ул, шуңа кадере дә юк. Аннан, пластинка йөрткән балага бик тә тырышырга, аны вакытында киеп, вакытында салырга, даими чистартырга туры килә. Монда шулай ук әти-әнинең даими контроле кирәк була. Ә ул еш кына юк! Әнә шулай итеп пластинка шкафка алып куела һәм онытыла. Минем моңа бик йөрәгем әрни: чөнки табиб аны күпме тырышып эшләгән, баланың сәла-мәтлеге өчен тырышкан, дәүләтебез күпме акчалар бүлгән.
Һәм менә балалар 15-16 яшькә җитә һәм аларның бик-бик матур буласы, таза-төз тешләрен күрсәтеп елмаеп кына йөриселәре килә башлый. Хәзер инде көн брекетка кала. Баласы белән бергә табибка килгән өлкәннәр аптырауда: брекетлар өчен 60-70 мең сумны кайдан алырга?
– Шулкадәр кыйммәт торамы алар?
–Бу, гомум алганда, шул суммага басарга мөмкин. Ләкин баланың саулыгы хакына, ул җәмгыятьтә үзен иркен тотсын өчен брекетлар куйдырырга ризалашырга киңәш итәр идем әти-әниләргә. Чөнки бу акчаларның барсын берьюлы чыгарып түләргә түгел бит: 1-2 ел дәвам иткән дәвалау чорында өлешләп кенә кертергә була.
– Редакциягә килгән хатлар ара-сында “тешләрем кәкре, аларны төзәтергә хәзер соңдыр инде, миңа 40 (50) яшь тулды” дигәннәре дә очрый. Аларга ничек җавап бирер идегез?
– Минемчә, матур елмаюга ом-тылу беркайчан да соң түгел. Әйткәндәй, шул ук брекетлар куеп, теләсә кайсы яшьтә теш казнасы формасын төзәтергә, шулай ук тешләрне дә турыларга мөмкин.
– Әйткәндәй, брекетлар бит тимердән ясала, алар тешләрне бозмыймы?
– Юк, моның өчен махсус клей кулланыла. Минем бүгенге сту-дентларым арасында да, инде яшь-ләре шактый булган танышларым арасында да брекет йөртүчеләр күп.
– Бүген борыннарына, маңгай-ларына, хәтта тешләренә стразлар куйдыручыларны еш очратырга мөмкин...
–Аны элегрәк, модага керә генә башлаган вакытта, бер элекке студенткам миңа да куйган иде (көлә). Ләкин бу үземә дә, гаилә әгъзаларыма да ошамады, телеви-дениегә әңгәмәгә баргач исә, “экраннан ямьсез булып, ялтырап күренәчәк” дип алдырттылар да. Шуңа мин бүген стразлар яклы түгел, башкаларның да аны куйдыруын хупламыйм. Артистлар ярый инде, алар моның белән үзләренең рейтингын күтәрә, ә гадәти тормыш алып баручылар өчен иң матуры һәм иң җәлеп иткәне – сау-сәламәт, матур табигый тешләр дип уйлыйм.
–Табиб булу хыялы кайчан туды, Альфира ханым? Хирургияне ир-егетләр эше диләр, ә сез – хирург-стоматолог белгечлеген сайлагансыз?
– Әти-әнием, апам – табиблар, нәселебездә, гомумән, табиблар бихисап. Мин исә стоматологияне сайладым һәм эшемә бар булмы-шымны бирдем. Медицина инсти-тутыннан соң Чиләбегә эшкә җибәрделәр, андагы җитәкчем: “хирургияне сайла, син булды-рачаксың”, – дип күңелемне үс-терде. Бүген мин студентларыма болай дим: “Башка табиблар үз эшенең нәтиҗәсен күпмедер вакыт-тан соң гына, ә хирург-стоматолог авыруның хәле яхшыруын шунда ук күрә”. Пациентларнымның чын күңелдән рәхмәт әйтүләре – минем өчен иң зур бәхет!
–Без кечкенә чакта әниләр: “тешеңне гел тазартып йөре, юкса, кортлар барлыкка килер” дип куркыталар иде...
– Дөрес әйткәннәр (көлә). Балага дөрес тәрбия алымының бер чарасы булган ул. Теш эчендә корт яшәми, әлбәттә, ләкин аны тартып чыгар-гач, тамыры кызыл булып, суалчанны хәтерләтеп тора. Шуңа балаларны “тешеңне тазартмасаң – кортлый” дип куркытканнардыр инде. Ә бит күпләр гигиена таләпләрен чынлап та үтәми, хәтта “тешне иртән тазарту да җитә” дип уйлаучылар да җитәрлек. Киңәшем шул: тешне кичтән тазарту аеруча мөһим! Чөнки көн буена ашалган ризык тешләрдә сыланып кала һәм анда кислота барлыкка килеп, тешләрне бозылуга дучар итә.
Мин безгә дәваланырга килгән балаларның колагына пышылдап кына болай дим: “Сез йокларга ятасыз, ә миллионнарча микроблар уяналар гына һәм сезнең тешләрдә калган печенье-кәнфитләрне күреп сөенәләр, рәхәтләнеп сыйланалар, аннан тешсез калдыралар”. Икенче килгәндә аларның әти-әниләре миннән сорый: теге вакытта ни әйткән идегез, Альфира ханым, шуннан башлап улым (кызым) һәр көнне тешләрен бик теләп чистарта башлады диләр.
– Тешләрне агарту модага керде. Чөнки экраннардан безгә киң елмайган билгеле артистларның тешләре ап-ак! Хәтта ерактагы авыллардан килеп, чиратка язы-лып, тешләрен агартып йөрүче-ләрне дә беләм. Моның зыяны юкмы?
– Артист халкының авызына карап шаккататырга кирәкми – аларның күбесендә металлоке-рамика. Тешләрне агарту еш кына эмальне бозуга китерүе хакында белү мөһим. Димәк, моның белән мавыкмаска киңәш итәм.
–Теш пасталарының һәм щетка-ларының бүген ниндие генә юк? Күпләр электр щеткалары сатып алырга тырыша...
–Теш пасталарын әле үләннәр, әле минераллар кушып эшләнгән-нәре белән аралаштырып кулла-нырга киңәш ителә. Шулай ук щеткаларны сайлаганда тешләрнең торышына карарга кирәк, үзегезнең табиб белән киңәшләшү яхшы булыр иде. Электр щеткаларына килгәндә, мин аларны куллануны хуплыйм: ул авыз куышлыгының иң ерактагы урыннарына да барып җитәргә сәләтле. Ә гомумән алганда, мин тешләрне паста түгел, ә щетка чистарта дип әйтергә яратам. Игътибар: теш щеткаларын елның һәр мизгеле саен алыштырып тору мөһим!
–Укучыларыбыздан килгән та-гын берничә сорауга җавап бирик әле. Чакмагыштан Фәдис абый: “Теш төбемдә киста бар диделәр, алдырырга куркам. Халык медици-насында шуннан котылу өчен берәр ысул юкмы икән?” –дип яза...
– Кайчак теш табибы да ялгы-шырга мөмкин: еш кына киста һәм гранулеманы бутыйлар. Гранулема ул – тамырдагы ялкынсыну про-цессы, әгәр теш тартып алынса, гранулема да чыгачак. Киста исә – тамырдагы шеш, аны вакытында алдырмаганда, башка тешләргә дә зыян китерүе мөмкин. Шуңа күрә Фәдис абзый кистаны алдырудан курыкмасын: бу хәвефсез һәм катлаулы булмаган процесс. Бүген стоматология өлкәсе шулкадәр алга китте ки, барсы да бернинди авыртынуларсыз һәм тиз вакытта эшләнә. Иң мөһиме, чир тирәнгә китмәс борын, табибка мөрәҗәгать итәргә.
– Икенче сорау Борайдан Зыя бабайдан килде: “Теш табибына барган идем, ул бөтен теш-ләреңне дә алдырып бетер дә, протез куйдыр дип киңәш итте. Ләкин минем әле ярыйсы гына таза тешләрем дә бар, ничек инде протез куйдырасым кил-сен?”
–Зыя бабай, мөгаен да, табиб-протезистка баргандыр. Чөнки чын табиб-стоматолог, һичшиксез, мөм-кин кадәрле тешләрне саклап калу өчен тырышачак. Протез соңгы чиктә генә тәкъдим ителә, чөнки кешегә аңа күнегүе бик катлаулы, шул сәбәпле, ул күпләрнең стакан төбендә ята...
– “Өмет” укучыларына киңәш-ләрегез дә бардыр?
–Теш табибына барудан куркыр замана үтте, дуслар! Бүген стома-тология өлкәсендә эшләүче табиблар заманча хәвефсез ысуллар куллана, материаллар да хәвефсез. Барыгызга да сәламәтлек һәм һәр туган иртәгә куанып, елмаюыгыз белән бар дөньяны ямьләп яшәвегезне телим.
Гөлара Арсланова.