Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Магнит давылларын һәркем тоеп-сизеп яши. Ник дигәндә, кеше – тере организм.
Әгәр кем дә кем үзен магнит давылларын сизми дип саный икән, димәк, ул бик сәламәт, табигать көйсезлекләренә җайлашуның бик зур мөмкинлекләренә ия булган кеше. Аның организмы Кояш кабынуына тиешле рәвештә җавап бирүгә сәләтле дигән сүз бу.
Русия медицина академиясе профессоры Семен Рапопорт әйтүенчә, Магнит давыллары кешеләрнең күпчелегендә стресс халәтен тудыра. “Ашыгыч ярдәм”нең күп еллар буена тупланып килгән статистик мәгълүматларына караганда, магнит давыллары булган көннәрдә стенокардия өянәге һ.б. төрле йөрәк авыруларына бәйле чакырулар саны бермә-бер арта. Әлеге күренеш кан басымы югары булган кешеләр организмында бик нык борчылган вакытта килеп чыга торган үзгәрешләрне тудыра. Шуңа күрә магнит давыллары көннәрендә инфаркт-инсульт ише авырулар һәм үлем-китемнәр саны гадәттәгегә караганда күбрәк теркәлә дә.
Табиб киңәше:

*Магнит давыллары буласы көн алдыннан (бу хакта ТВ-радио алдан хәбәр итә) фатир җыештыру, ремонт ясау кебек эшләр белән мавыкмагыз.

*Бу көннәрдә сезнең өчен күңелсезлек китерү ихтималы булган проблемаларны хәл итүдән ерак торыгыз.

*Дәвалаучы табиб тәкъдим итмәгәндә, “даруларны күбрәк эчәргә кирәк” дигән киңәшләрдән сак булыгыз!