Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 


Сары чәчәкле бу файдалы үлән илебез буйлап диярлек таралган. Ул елга һәм күл буйларында, юеш чокырларда, текә ярларда үсә. Апрель - майда чәчәк ата, җимешләре май-июньдә өлгерә.

Ерак Төньякны һәм Ерак Көнчыгышны искә алмаганда, әлеге үсемлек Русиянең барлык территорияләрендә таралган. Төрле ком һәм балчык өемнәрендә, канауларда, юл буйларында, карьерларда, бушлык, чокыр-чакырларда, үлән катламы бозылган башка урыннарда үсә. Исеме яфракларыннан килеп чыккан. Яфракның аскы өлеше җылы, бәрхетсыман, аны әни белән, ә өске өлеше салкын, шома, шуның өчен үги ана белән тиңләгәннәр.
Үги ана яфрагы, яфраклары чыкканчы, 2 -3 атна буе чәчәк ата. Орлыклары тиз өлгерә һәм җил белән тиз тарала. Үсемлек тиз яраклашучан, бик тиз тамырлана, күп тамыр җибәрә. Ул корылыкны җиңел кичерә, бераз күләгәле, дымсу урыннарда яхшырак үсә.


Дару чималы өчен үги ана яфрагының чәчәк кәрзиннәрен һәм яфракларын файдаланалар. Яфракларында — алма серкәсе, аракы, галл һәм аскорбин кислоталары, декстрин, инулин, каротиноидлар, сапониннар, ситостерин, ачы матдәләр, ә чәчәкләрендә фарадиол, стигмастерин, ситостерин, тараксантин, арнидиол матдәләре бар.
Тын юлларына салкын тигәндә, ютәл, ларингит, фарингит, бронхит, пневмония, астма, туберкулез белән җәфаланганда, үпкә абсцессын, хәтта үпкә гангренасын да давалауда файдасы зур. Өстәвенә үги ана яфрагы ашказаны, бавыр, бөер авыруларына һәм балаларда диатез булганда дәва. Үле яраларга һәм кан тамырлары ялкынсынганда яшел яфракларны изеп, ботка сымак итеп ясап ябалар. Үги ана яфрагы төнәтмәсен озак әчәргә ярамый. Кире тәэсире, ягъни зыяны булырга мөмкин. Күңел болгану, бизгәк, аппетит югалу, эч авырту, сары авыруы булганда аның белән дәвалану туктатылырга тиеш.
Яфраклары төнәтмәсен һәм кайнатмасын үпкә авыруларыннан какырык чыгаргыч һәм йомшарткыч дару буларак, төнгә кайнар компресслар ясап, йомшарткыч, дезинфекцияләүче һәм ялкынсынуга каршы чара буларак кулланалар.
Төнәтмә ясау өчен бер аш кашыгы туралган коры яфракка (чәчәкләре белән бергә дә ярый) бер стакан кайнар су салалар. 30 минут төнәтәләр һәм көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Үги ана яфрагын җәйнең беренче яртысында, алар әле яшь, аскы яклары төкчәләр белән капланган һәм күгәрек тимәгән чакта җыялар. Аларны сапларының яртысыннан кисеп алалар һәм, кәгазьгә яисә чүпрәккә юка гына таратып, яхшы җилләтелә торган бүлмәләрдә киптерәләр. Чәчәк кәрзиннәрен апрель — майда хәзерлиләр.
Медицина өчен үги ана яфрагының тамыр яны яфраклары, сирәк кенә чәчәкләре дәвалау әһәмиятенә ия. Аларда 2,6% ка кадәр әче гликозидлар (шул исәптән туссилягин), лайла, органик кислоталар, дуплау матдә - чирс, инулин, ситостерин, сапониннар, эфир мае, каротин, аскорбин кислотасы бар.
Үги ана яфрагы элек-электән ютәлгә һәм сулыш кысылуга каршы әйбәт дәва булып санала. Яфракларының төнәтмәсе какырту һәм йомшарту үзлегенә ия, аларны сулыш юлларының төрле авыруларын (югары сулыш юллары ялкынсыну, бронхитлар, бронхиаль астма, үпкәгә салкын тию һәм туберкулез) дәвалаганда киң кулланалар. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы вакланган яфраклар исәбеннән ясыйлар, 30 минут төнәтәләр. Кайнатмасын да 1 стакан суга 1 аш кашыгы яфрак нисбәтендә әзерлиләр һәм көнгә 3-4 тапкыр, ашаганга кадәр, 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр. Үги ана яфракларының төнәтмәсе һәм кайнатмасы шулай ук спазмолитик үзлекләргә ия.
Халык медицинасында еш кына яфракларын чәчәкләре белән бергә дә кулланалар. Өстәвенә үги ана яфракларын астмага каршы һәм какырткыч буларак кына кулланып калмыйлар, кайнатмасын һәм төнәтмәсен, аппетитны ачу һәм ашкайнатуны яхшырту өчен, ашказаны-эчәк тракты һәм сидек юлларының ялкынсынуы вакытында эчәләр. Кайчак яңа гына өзелгән яфраклары сутын туберкулездан, озакка сузылган томаудан (борын эченә салалар) һәм җиңелчә тирләтүче чара буларак тәкъдим итәләр. Яфракларын яраларга, җәрәхәтләргә һәм чуаннарга, вакланган коры яки яңа өзелгән яфракларын тирән яраларга каплыйлар, сибәләр. Яфраклары боткасын имчәк шешкәндә, сөялләрне бетерү өчен һ. б. кулланалар. Вакланган коры яфракларын тын кысылганда һәм сулыш алу авырлашканда тәмәке тарткандай тарталар. Үги ана яфрагының яфраклары сулыш юллары авырулары һәм тирләтүче җыелмалар составына керә.
Бу үсемлек орлыкларыннан һәм вегетатив юл белән — тамырчаларыннан үрчи. Аны, куе чәчеп, экспозицияләр ясап йорт тирәсендә, җиләк-җимеш куаклары арасында озак еллар үстерергә мөмкин.
Үги ана яфрагы ел саен органик ашламалар һәм 20—30 г/м2 исәбеннән минераль ашламалар белән тукландырганда яхшы үсә.
Аны җәйнең беренче яртысында, май-июньдә, яфрак җәймәләрен сабының бер өлеше белән бергә (5 см дан да озын түгел) кул белән өзеп җыялар. Кәгазьгә юка гына итеп таратып, ачык һавада чормаларда, әйбәт җилләтелә торган биналарда киптерәләр. Күгәргән һәм таплы яфракларны алып ташлыйлар, кулланырга әзерләрен ябык тартмаларда яки банкаларда коры урында 3 елга кадәр саклыйлар.

Берничә рецепт:
1. Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелүгә үк, 1 аш кашыгы киптерелгән һәм вакланган үги ана яфрагына 200 мл су агызып, 30-40 минут төнәтергә. Көнгә 4-6 тапкыр, 1-2 аш кашыгы эчәргә.

2. Томау төшкәндә яңа җыелган үләннең суын борынга берничә тамчы тамызырга.
3. Монысы инде күбрәк кызлар колагына: үги ана яфрагы һәм кычыткан белән ясалган төнәтмә (икесе дә бертигез күләмдә) чәчләрне ныгыта, кавыктан коткара.

Әмма бу үләнне кулланганда шуны белеп торыгыз: үги ана яфрагыннан ясалган төнәтмәләрне 2 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник бавыр авыруы булганнарга кулланырга ярамый.