Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бүгенге язмабыз бер мәктәптән икенчесенә күчәргә туры килгән укучыларга ярдәм өчен бирелә.
Кадерле балалар! Төрле сәбәпләр аркасында гаиләгезгә күченергә туры киләчәк ди. Башка шәһәргәме, башка авыл яки урамгамы... Һәм син инде мәктәбеңне дә алыштырырга мәҗбүр булачаксың.
Чит-ят сыйныф һәм анда бер генә дә таныш йөзләр юк. “Өр-яңа” малай-кызга гадәттә күпләр яратмыйча, ышанмыйча карый. “Яңа” кеше кыз да булса, аны бөтенләй нык, энә күзеннән үткәреп тикшерәләр инде.
Егетләр: “Матур гына икән үзе, ниһаять, безнең класска да төз аяклы, сылу кыз киде”, дип уйлар. Ә кызлар исә бер-берсен бүлдерә-бүлдерә пышылдаша башларлар: “Ул гына җитмәгән иде монда, үзе бигрәк ямьсез (матур булсаң да!), аяклары мәзәк, чәчләре әллә буялган инде, ә безнең юләр малайларның шуңа карап һушлары китәр инде”, – диешерләр.
“Өр-яңа” кеше әгәр малай булса, җитмәсә, теле-телгә йокмаса, үз ишләре арасында тиз уртак тел табар. Ә менә әгәр дә син ябык, күзлекле һәм кыюсыз булсаң, нишләргә булыр?
Бу очракта инде “урындагыларның” күңелләрен яшерен сәләтләреңне күрсәтеп яуларга тырыш: сирәк очраучы коллекцияң, фокуслар күрсәтү осталыгыңа исләре китәр, бәлки. Кызлар мәсьәләсендә борчылма, алар сиңа тора-бара ияләшерләр.
Чит мәктәпкә һәм чит сыйныфка килгән малай яки кыз өчен беренче көн бигрәк авыр тоела. Психологлар аларга түбәндәге киңәшләрне бирә:

1. Иң ерак почмакка китеп, кем дә булса килеп чакырыр дип, юкка өметләнеп утырма. Башкалар белән аралаш, тик берәүгә дә бәйләнмә, ешрак елмай.
2. Игътибарлы бул. Мәктәп бала-лары бик усал халык, урындыгыңа кнопка куюлары, аркаңа төрле әшәке язу элүләре дә мөмкин.
3. “Яңа” кызлар игътибарына: ма-лайлар белән артык чытыкланмагыз. “Сыйныф кызларына бу бер дә ошамас. “Яңа” малайга да сыйныф егетләренә кайсы кызның ныграк ошавын белү зыян итмәс. Чөнки беренче көнне үк сугышып кайту, бигрәк тә кызлар өчен, гафу ителмәслек хата булыр.
4. Матур киен. Тик башкалардан уз-дырма. Юкса, көнчел дошманнарың артыр. Чәчләреңне “модный” төскә буяп килү дә зыянга гына.
5. Дәресләргә тырышып әзерлән. Синең ык-мык итеп торуыңнан сыйныфташларың көләрлек булмасын. Начар укыган кешене укытучылар да яратмас.
6. Саранланма. Күрше партадагы-ларны сагыз яки кәнфитләр белән сыйласаң, бер дә артык булмас.
7. Өйләренә чакыручы булса, бар. Күңел ачу кичәләреннән дә баш тартма. Сиңа бит яңа дусларың белән аралашу, дуслашу кирәк.
8. Барысы белән дә тиз танышуның бер ысулы – яңа сыйныф-ташларыңны өеңә чакырып сыйла. Эше күп була, әлбәттә: өйне матурлап җыештырырга, чәй табыны әзерләргә кирәк. Моның, һичшиксез, уңай нәтиҗәсе булачак.