Печать
Просмотров: 246

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Республикада йөрәк һәм кан тамырларына елына 20 меңләп операция ясала

Бүген йөрәк-кан тамырлары авырулары кемгә генә янамый икән? Безнең илдә кеше гомерләрен вакытсыз өзүче сәбәпләр арасында беренчелекне, барсы да уйлаганча яман шеш авыруы түгел, ә йөрәк-кан тамырлары чирләре алып тора. Шунысы яхшы, замана медицинасы йөрәк чиренә дучар булучыларны күп очракта коткарырга өйрәнде. Иң мөһиме – чирне вакытында ачыклау һәм тиешле чараларны күрү.
Башкортстанда яшәүчеләргә, мәсәлән, бүгенге көндә кардиология профиле буенча медицина ярдәме сорап федераль үзәкләргә китәргә кирәкми. Ни өчен дигәндә, Республика кардиология үзәгендә алар өчен йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча күп төрле югары технологик медицина ярдәме күрсәтергә әзерләр. Биредә күрсәтелгән кардиохирургик ярдәмнең 95 процентын югары технологияләргә кертергә мөмкин.
Бүген биредә тумыштан килгән һәм яшәү барышында барлыкка килүче йөрәк чирләрен коррекцияләү, коронар артерияләргә ангиопластика эшләү һәм башка катлаулы операцияләрне ясау гадәтигә әверелде. Үзәктә шулай ук гибрид технологияләр кулланыла, алар шулай ук инновацион ысулларга керә.
Гибрид технологияләрнең өстенлеге шунда – алар аз травмалы исәпләнә һәм элек йөрәкләренә операция ясау мөмкин булмаган пациентларга ярдәм итү мөмкинлеген бирә. Аз травмалы булгач, операцияләрдән соңгы катлауланулар саны кими һәм реабилитацияләү вакыты кыскара. Гомум алганда, ел саен үзәктә йөрәк һәм кан тамырлары чирләрен диагностикалау һәм хирургик дәвалауның 20гә якын ысулы кулланышка кертелә. Елдан-ел йөрәк һәм кан тамырларына операцияләр эшләү күрсәткече үсә бара, бүген аларның саны 20 меңгә җитә.
Республика кардиологик үзәге “аортокоронар шунтирование” һәм яшәү барышында барлыкка килгән йөрәк чирләрен коррекцияләү, коронар артерияләрне стентирлаштыру операцияләре күләме буенча Русия Федерациясенең әйдәүче биш клиникасы исәбенә керә.
Кеше гомеренә куркыныч белән янаган аритмияләрне ачыклау һәм дәвалау проблемасы да көнүзәк булып кала. Ел саен йөрәк тибеше бозылу уңаеннан операцияләр ясау күләме арта бара. Мәсәлән, соңгы 5 ел эчендә бу күрсәткеч 11,5 процентка үскән (1424тән 1588гә кадәр). Шуларның кардиостимулятор кую белән бәйлеләре 897дән 1108гә арткан.
Үзәктә шулай ук йөрәк зәгыйфьлеге белән дөньяга килгән нәни балаларга да уникаль һәм катлаулы операцияләр эшләнә. Күп кенә зәгыйфьлекләрне коррекцияләү вакытында саклаучы ысуллар кулланыла. Мондый ысуллар куллану сабыйга операциянең икенче көнендә үк аякка басарга ярдәм итә. Узган 2018 елда йөрәк зәгыйфьлеге белән туган 491 балага операция эшләнгән.
Югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү максатына дәүләт бурычы кысаларында субсидияләрне арттыру 2015 елда 432,5 миллион булса, 2018 елда 689,3 миллион сумга җиткерелгән. Бу исә операцияләрне күбрәк ясарга һәм кардиохирургик оперциягә мохтаҗ пациентларга көтү вакытын сизелерлек киметергә булышлык иткән.
Яңа хирургик корпус төзелү югары технологик ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен тагын да үстерер дип ышанабыз.
Гөлара Арсланова.