Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Артык килограммнар белән көрәшүдә лимон суы зур ярдәмче булып тора диләр диетологлар.

Лимон суын эчкәннәрнең организмына шактый күләмдә лимон кислотасы керә, ул үз чиратында ашказаны согының кислоталылыгын арттыра һәм азыкны тизрәк эшкәртүгә булышлык итә. Лимон кислотасы майларны гына түгел, организмда җыелган шлаклар һәм токсиннарны да нәтиҗәле таркатып, аларны чыгаруга ярдәм итә.

Бу эчемлек ниндидер дәрәҗәдә ачыгуны киметә һәм баса, ә бит еш ачыгу хисе артык гәүдә авырлыгыннан интегүчеләр өчен бик актуаль. Шунысы да бар әле, без еш кына ачыгу хисе белән эчәсе килүне бутыйбыз, су эчәр урынга организмыбызны кирәкмәгән калорияләр белән тутырабыз. Бу эчемлек, бәхеткә, ике ихтыяҗны да канәгатьләндерә: сусынны да баса, ачыгу хисен дә бетерә. Лимон составындагы пектин авыр металларны чыгара. Шулай итеп, лимон суы. Аны ничек әзерләргә һәм эчәргә?

 

Менә берничә рецепт:

1 рецепт. Иртән эссе суга лимон телеме салырга. Болгатырга. Бераздан эчәргә. Бу эчемлек ашкайнату системасын активлаштыра һәм майларны таркату процессын тизләштерә. Көн дәвамында берничә кисәк лимон ашап кую да файдага гына булачак.

2 рецепт. Бер стакан җылы суга ярты лимон суты сыгып кушарга. Мондый эчемлеккә 1 чәй калагы бал кушарга була. Төнгелеккә эчү яхшырак, иртәнге ашка ярты сәгать кала эчү дә зыян итми.

Лимон суын җылы килеш эчәргә кирәк, чөнки салкын килеш эчкәндә ул ашкайнату процессларын акрынайта.

Шунысын искәртәбез: уникеилле эчәк җәрәхәте, гастрит һәм ашказанының кислоталылыгы югары булучыларга бу ябыгу ысулы тыела. Шуңа күрә лимон суын эчәр алдыннан белгеч белән киңәшләшү кирәк.

 

(Дәвамы бар).