Журналист һөнәренең иң кызыклы, мавыктыргыч якларының берсе – гаҗәеп тормыш юлы үткән уникаль шәхесләр белән очрашулар. Капма-каршы утырып сөйләшүләр, җылы әңгәмәләр күңелдә бик матур тәэссоратлар калдыра. Аннан соң да озак вакытлар шушы якты күңелле кешеләр турында уйлап йөрисең әле. Күптән түгел миңа шундый гаилә пары белән очрашырга туры килде. Башкортстанның, Русиянең атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, табиб-хирург Гафур Шәкүр улы һәм югары категорияле табиб-педиатр, сәламәтлек саклау отличнигы Нәсимә Котдус кызы Ишмөхәмәтовлар– гомерләрен медицинага, табиблык эшенә багышлаган, катлаулы, әмма зур хөрмәткә лаек тормыш юлы үткән абруйлы шәхесләр. Шушы көннәрдә алар икесе дә матур гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилейларын билгели.

Республиканың төрле район дәваханәләрендә эшләп, шул дәвалау учреждениеләрен аякка бастыруга зур көч салган гаилә пары алар. Кайда гына эшләсәләр дә: “Гади халыкның сәламәтлеген ныгытырга, дәвалау сыйфатын күтәрергә, кешеләр мәнфәгатен кайгыртырга!” дигән тормыш принцибы белән эшләгәннәр һәм яшәгәннәр. Шуңадырмы, алар эшләп киткән район халыклары бу табибларны бүген дә зур хөрмәт белән, сагынып искә ала, рәхмәтләрен белдерә. Бүгенге яшәешләре дә бик матур – өч уллары да үзаллы тормыш белән яши. Оныклар да нәнәй-картәтине сөендереп кенә тора.
...Гафур Шәкүр улы Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында, Нәсимә ханым Күгәрчен районының Мәкъсүт авылында туып-үскән. Гафур Шәкүр улы хезмәт юлының 40 елын баш табиблык эшенә багышлаган. Зур, ишле гаиләдә үскән табиб балачак елларын аеруча җылылык белән искә ала.
– Без гаиләдә 10 бала үстек – 8 малай, 2 кыз. Шул ун баладан икебез, шул исәптән Вәсил энем дә, табиблык һөнәрен сайлады. Авылыбыздан барлыгы 3 табиб чыккан. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, хыялым тормышка ашты– медицина институтына укырга кердем. Авылдашларыма файдалы кеше буласым килде. Ул елны конкурс бик зур иде, шулай да имтиханнарны яхшы тапшырып, укырга кереп киттем. Медицина институтыннан соң интернатураны да уңышлы тәмамладым. Нәсимә белән без студент вакытта танышып, дүртенче курста өйләнештек. Ул миннән бер курс түбән укыды. Мин дәвалау факультетында, Нәсимә педиатриядә белем алды. Беренче улыбыз Илдар кәләшем диплом алып ике көн үткәч туды.
Совет чорының ул елларын күпләр хәтерлидер әле – укуларын тәмамлаган яшь белгечләрне эшкә юллама белән җибәрү каралган иде. Ишмөхәмәтовларның да яшь гаиләсен Дүртөйле районының Әнгәсәк авылына эшкә җибәрәләр. Яшь әти башта үзе барып төпләнә, берникадәр вакыт үтүгә хатыны белән сабый улын да алып килә. Яшь табибларның хезмәт юлы шулай башланып китә.
– Гафур Шәкүрович, авыл халкы сезне ничек кабул иткән иде?
– Искиткеч җылы! – мөхтәрәм табиб елмаеп ук җибәрде.– Үзебез дә авыл баласы бит, кешеләр белән уртак телне тиз таптык. Авыл халкы безнең ярдәмебезгә үзләренчә рәхмәт әйтергә теләптер инде, итме, балыкмы яисә башка ризыкмы тәкъдим итә торган иделәр. Без юк дисәк, “рәхмәт күчтәнәчләрен” – төрле ризыкларны күтәрмәгә куеп киткән чаклары да булды.
– Әнгәсәктә озак эшләргә туры килдеме?
– 5 ел. Нинди заманнарда эшләгәнбез дип уйланып утырган чакларым бар. Безнең карамакта булган участок зур иде,– дип хәтерли Гафур Шәкүр улы. – Дүрт колхоз, участокның бер өлеше– Агыйделнең теге ягында. Ул вакытта күпер юк, паром гына йөри. Экстремаль шартларда эшләргә туры килде. Күпер булмаганлыктан, паром йөрмәгән чакта, икешәр-икешәр ай елганың теге ягында “киселеп” калган, хезмәт хакы ала алмаган чаклар да булды. Ул авырлыклар эш күплеге, яшьлек белән сизелмәгәндер инде. Дәртләнеп, бөтен күңелебезне биреп эшләдек. Авыру янына чакырып килсәләр, көн-төн дип тормадык, ярдәм итәргә ашыктык. Медицинаның бөтен профиле буенча да эшләргә– бер үк вакытта хирург та, терапевт та булырга, эчкечеләрне дәваларга, абортлар ясарга да туры килде. Үзебезнең бәби тудыру йортыбыз бар иде.
Гафур Шәкүр улы сөйләвенчә, ул эш башлаган чорда Әнгәсәк дәваханәсендә 28 мич яга торган булганнар. 400 кубометр утынны әзерләп, ярып, киптереп, кышны шул утын белән чыкканнар. Берникадәр вакыттан соң шушы территориядә эшләгән нефтьчеләр ярдәме белән авылда кирпечтән ике катлы дәваханә төзүгә ирешәләр.
– Әнгәсәк– күңелгә нык якын авыл, икенче улыбыз Ринат монда килеп эшли башлагач туды, – диләр Ишмөхәмәтовлар. – Кешеләре дә, эшләгән коллективыбыз да әйбәт булды.
– Хәтеремдә, миңа операция ясарга керергә кирәк. Берүземмен. Кемдер ярдәм итәргә, ассистент булырга тиеш,– дип хатирәләргә чумды Гафур Шәкүр улы.– Шул вакытта дәваханәдә озак еллар эшләгән тәҗрибәле фельдшерлар ассистент булып миңа ярдәм итәргә ашыгалар иде. Анатолий Никифорович Ярославцевка, өлкән шәфкать туташы Евдокия Андреевнага һәм башкаларга нык рәхмәтлемен! Һәрберсен зур хөрмәт белән сагынып искә алам. Табиблар бәйрәмендә бергәләшеп яланга – табигатькә чыккан вакытлар бик күңелле була торган иде. Дүртөйледән киткәч тә, безне алар үз кешеләргә– дүртөйлеләргә санап, һәрвакыт чакырып тордылар. Әле дә шулай. Дүртөйле районының ул вакыттагы хакимият башлыгы Рәзил Ситдыйк улы Мусин аннан соңгы елларда да сабантуйларга чакырып торды. Гаиләләребез белән аралашып, дус-тату яшәдек.
Беләсезме, үзең савыктырган кешеләрнең рәхмәтен ишетүдән дә зуррак нәрсә юк табиб өчен. Безгә дә күп ишетергә насыйп булды андый сүзләрне. Кеше рәхмәте – җанга дәва бит ул. Дүртөйле җирендә биш ел эшләгәннән соң Ишмөхәмәтов-
ларны эшкә Кырмыскалы район дәваханәсенә күчерәләр: Гафур Шәкүр улы – баш табиб вазифасында, Нәсимә Котдус кызы балалар консультациясендә эш башлый. Бу районда алар унбер елдан артыграк эшли. Ишмөхәмәтовлар хәтерләвенчә, алар яңа вазифада эш башлаган мәлдә Кырмыскалы район дәваханәсендә, Уфага якын булса да, хәлләр әллә ни мактанырлык булмаган: кадрлар, баш табиблар ел саен диярлек алышынып торган, участок дәваханәләре ярыйсы ук әйбәт хәлдә булса да, район дәваханәсенең торышы әллә ни мактанырлык булмаган. Эш башлагач, табиблар җитмәве ачыкланган. Бу җәһәттән Гафур Шәкүрович болай дип сөйләде: “Югары уку йортын тәмамлаган белгечләрне эшкә тәгаенләү утырышына мин дә килә идем. Чыгышлары белән Кырмыскалы районыннан булган белгечләргә мөрәҗәгать итеп: “Әйдәгез, безгә эшкә кайтыгыз, районыгызны күтәрергә кирәк” дип күпме генә үгетләсәм дә, берсенең дә кайтасы килмәде. “Ю-ю-к, анда шартлар юк, анда тегеләй, анда болай” дип сәбәпләрен табып баш тарта иделәр. Шулай читкә китә тордылар.
Нәтиҗәдә баш табиб яшь табибларны эшкә җәлеп итүнең башка юлын уйлап таба. Сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшеп, ел саен район дәваханәсе территориясенә якын гына ике йорт салдыра башлый. Тиздән бөтен уңайлыклары булган йортлардан бер урам хасил була. Ике гаиләгә исәпләнгән ике фатирлы сигез йорт була бу. Фатир булгач, яшь табиблар да эшкә кайта башлый.
– Гафур Шәкүрович, Советлар Союзы чорында эшләгән табиб булуыгызны белеп, сорыйсым килә. Сез партия сафына кергән идегезме?
– Әйе, мин коммунист. Дүртөйле районының Әнгәсәк авылында эшләгәндә 1976 елда партиягә алдылар. Тәкъдим иткәч, каршы килмәдем. Партбилетны биргәндә: “Менә, энекәш, билетың. Гомер буе сакла”,– дип әйтеп бирделәр. Һәм мин аны гомер буе саклыйм.
Ишмөхәмәтовлар әйтүенчә, алар Кырмыскалыга эшкә килгәндә биредә халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча район 54 урында булса, киткәндә бу күрсәткеч 2 урынга күтәрелгән. Ә балаларга медицина ярдәме күрсәтү буенча хәтта 1 урынга күтәрелгәннәр. Монда инде Нәсимә Котдус кызының хезмәте бәяләп беткесез. Унбер елга якын эшләү дәверендә Гафур Шәкүр улының тырышлыгы белән кадрларга кытлык бетә, туберкулез белән авыручыларны дәвалый торган корпус төзелә, фельдшерлык-акушерлык пунктлары яңартыла. 1984 елда бергә укыган курсташлары арасында беренчеләрдән булып Гафур Шәкүр улына тырыш хезмәте өчен “Башкортстанның атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелә.
Шушы ук елны Ишмөхәмәтовлар Уфага күченә. Гаилә башлыгы күз авырулары институтында баш табиб булып эшли. Баш-аягы белән эшкә чума: зур тырышлык белән республикада беренчеләрдән булып балалар психо-неврологик диспансерын ачуга булышлык итә. 1999 елда Гафур Шәкүровичны Уфаның 22нче санлы дәвахәнәсенә баш табиб итеп тәгаенлиләр. 2012 елга кадәр шунда намус белән яраткан эшендә эшли ул. Нәсимә ханым исә пенсиягә чыкканчы аграр университет профилакториендә баш табиблык эшен башкара. Ишмөхәмәтовларның иң зур байлыгы – уллары. Зур уллары Илдар гаиләсе белән Франциядә яши, Ринат – икътисадчы, банкта эшли. Төпчекләре Руслан – юрист.
“Үткән гомеребез белән горурланабыз,– диләр Ишмөхәмәтовлар. – Икебез дә, шөкер, исән-саубыз. Оныклар сөеп яшәү насыйп булды. Табибларга зур хөрмәт булган чорда – советлар заманында эшләп калу бәхетен күрдек дип шатланабыз. Чөнки хәзер заманалар икенче. Бар нәрсә акчага корылган. Тормыш кыйммәтләре дә икенче. Шуңа күрә булганына шөкер итеп яшәргә өйрәндек. Башкаларны да шуңа өндибез”.