Мәшһүр хирург Наил Гайнәт улы Гатауллинның исеме – республикабызда киң билгеле. Башкортстанда гына түгел, тоташ илебез киңлекләрендә иң талантлы табибларның берсе булып танылган иде ул. Аны хөрмәт иттеләр, аңардан өйрәнделәр. Аның алтын куллары меңәрләгән авыруның гомерен саклап калырга ярдәм итте.

Наил Гайнәт улы фән белән дә ныклап шөгыльләнде. Республикабызда хирургларның көчле мәктәбен булдырды, чирек гасыр дәвамында хирурглар җәмгыятен җитәкләде. Аның турыдан-туры катнашлыгында Уфаның 6 санлы хастаханәсе нигезендә йөрәк, кан тамырлары, күкрәк хирургиясе үзәге төзелде.
Талантлы кеше – һәрьяклап талантлы була, диләр. Наил абыйга да кагыла бу. Язарга яратты ул. Редакциягә килеп, журналистлар белән аралашырга яратты. Безне үзенең якын дуслары итеп күрде. Сурәтләмәләре, хатирәләре, җор телле юморескалары гәзит-журнал битләрендә әледән-әле дөнья күрде. Ә инде аның сурәт төшерү осталыгына рәссамнар көнләшерлек. Портретлары, карикатуралары, пейзажлары бүген дә һәркемдә соклану уята.
Академик, профессор, олуг хирург Наил Гайнәт улына бүген 90 яшь тулган булыр иде. Әҗәл дигәнең меңәрләгән кеше гомерен саклап калган табибларны да аямый шул. Аның йөрәге дә озайлы авырудан 2015 елда тибүдән туктады. Ә исеме, кылган изгелекләре, иҗаты меңнәрнең йөрәгендә мәңге саклана. Түбәндә табибның юмористик рухта язылган хикәясен тәкъдим итәбез.