Күренекле галим, тюрколог, педагог, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе Мирфатыйх Зәкиев 14нче августта 90 яшен билгели.
Мирфатыйх ага – Башкортстанга һич тә чит кеше түгел. Без мәктәптә аның дәреслекләрен укып үстек. Ул үзе дә Уфада шактый еш була, конференцияләрдә, диссертация советлары утырышларында катнаша, Уфада нәшер ителүче “Шәркыять проблемалары” (“Проблемы востоковедения”) журналының мөхәрририят шурасы әгъзасы, Башкорт дәүләт университетының шәрәфле профессоры. Башкорт галиме Марат Вәли улы Зәйнуллин белән соклангыч дуслар иде.

Мирфатыйх Зәки улы Татарстанның Ютазы районында, Зәйпе авылында туган. Хезмәт эшчәнлегенең тәүге чоры сугыш елларына туры килә. Колхозда көтү дә көтә, ат та карый, тимерче булып та эшли.1946 нчы елда Казан дәүләт университетына укырга кереп, аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый, 1954нче елда – кандидатлык диссертациясе, 1963нче елда докторлык диссертациясе яклый. 1964нче елда профессор дәрәҗәсе бирелә.
Яшь галимнең 1958нче елда студентлар өчен язган татар теле синтаксисы дәреслеге бик тә бәхетле язмышка ия булып, унбиш мәртәбә яңадан бастырыла. Судентлар бүген дә синтаксис курсын М. Зәкиев китапларыннан өйрәнәләр.
Талантлы галим һәм булдыклы җитәкче 1967нче елда Казан педагогия институты ректоры вазифасына тәгаенләнә. Бу дәвердә ул берничә тапкыр Казан шәһәр советы депутаты булып сайлана, ә 1980-1990нчы елларда ТАССР Югары Совет рәисе була.
1986-2000нче елларда Мирфатыйх Зәки улы – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият, Тарих институты (1996нчы елдан – Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) директоры. Биредә рус телендә әзерләнгән академик “Татар грамматикасы” (1992-1995) өч томлыгының баш мөхәррире була.
Галимнең фәнни хезмәтләре татар теле белән генә чикләнми.Ул – төрки халыкларның этник тарихы буенча берничә китап авторы. 2017нче елда Казанда “Мәгариф” нәшриятында 7 томлык “Сайланма хезмәтләр”е дөнья күрде. Анда аның матбугатта, фәнни җыентыкларда басылган һәм төрки халыкларның этнологиясе, татар телен саклау, үстерү, укыту, татар теле укытучыларын әзерләү проблемаларына багышланган мәкаләләре тупланган.
М. Зәкиев яшь галимнәрне тәрбияләү өчен дә күп көч салды. Җитмештән артык фән кандидатының фәнни җитәкчесе булды, шуларның егермесе – фән докторы, профессор.Туксанга якын дәреслек һәм уку пособиеләре авторы.
Галимне язмыш озын гомер, сәламәтлек, хезмәт уңышлары белән бүләкләгән. “Тел һәм милләт” дип җан аткангадыр, армый-талмыйча халкына игелекле хезмәттә булгангадыр, бәлки. Бүген ул Казанда җәмәгате Лена ханым белән гомер кичерә. Ике улы, оныкларының, оныклары балаларының хөрмәтен татып яши. Һәм бүген дә фән белән шөгыльләнә, милләтебезгә хезмәтен дәвам итә.

Дилбәр БУЛАТОВА.