Бүген безнең кунагыбыз – ана теле укытучыларын һөнәри әзерләүче остаз Лотфулла Гайфулла улы Хәбибов

Билгеле педагог, филология фәннәре кандидаты, доцент, БДПУның шәрәфле профессоры, БР Мәгарифне үстерү институтының туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы профессоры Лотфулла Хәбибов шушы көннәрдә 70 яшен билгели.


Лотфулла Хәбибов – үз һөнәренә тугрылык саклап, халкына, балаларга, туган телгә, иленә хезмәт итүче тырыш, белемле педагог, фидакарь, укучылары хөрмәтенә ирешкән бәхетле мөгаллим. Фән биеклекләрен яулаган, үзе дә дан-дәрәҗәләргә ирешкән ир-егет беренче укытучыларын зур хөрмәт, юксыну белән искә ала икән, бу кеше чын педагог буладыр.
– 1952 елның язында Аскын районы Күбияз авылына күчеп кайтканбыз ( Лотфулла Гайфулла улы Чиләбе өлкәсендә туган). Каршы алуларын хәтерлим, ниндидер абый мине иңбашына утыртып алып барды, – дип искә төшерә ул. – Балалык елларым шул авылның тугайларында, Төй буйларында балык тотып, су кереп үтте. Кул арасына керә башлагач, әти-әнигә ярдәм итә башладым. Авылда сигезьеллык мәктәптә укыганда иң истә калганы башлангыч сыйныфта Тәскирә апабыз (авыр туфрагы җиңел булсын) белән бәйле. Ул безне шулкадәр сөю, наз белән яратып укырга, язарга, каләм тотарга, дөньяны башлангыч баскычларда танып-белергә өйрәтте. Аннан соң татар теле укытучысы Ләбүдә Шәмсетдин кызы туган телгә сөю тәрбияләүдә зур йогынты ясады. Аның дәресләре мавыктыргыч фәһемле үтә иде. Аннары 10 чакрым йөреп, Үрмияз авылында унберенче сыйныфны тәмамладым. Уку тәмамлануга, 1966 елның 1 июлендә мине район гәзите редакциясенә, әдәби хезмәткәр итеп алдылар, чөнки 7 сыйныфтан ук каләм тибрәтеп, район гәзитенә мәкаләләр яза идем. Анда 4-5 ай эшләп өлгердем. Свердлау белән Пермь чикләрендә утырган матур гына Күңгәр дигән авыл бар иде. Мине эзләп табып, шул авыл мәктәбенә укытучылыкка алдылар. 8 ноябрь көн иде, әти ат җигеп (Гринев кебек хис иттем үземне), толыпка төреп утыртып илтеп куйды. Яшь кеше буларак та, биредә җирле сөйләмгә нык игътибар итә идем. Без менә әдәби телдә “кура җиләге” дип тезмә сүз буларак кулланабыз. Ә алар аны өмеҗе, ди. Бияләй – иләсә, өй – ө булып йөри. Минем фатир хуҗасы Камилә әби: “Балам кер, ашларым әзер!”- дип чакыра иде.
Беренче елны БДУга керергә бер балл җитмәгән иде. Укырга теләк сүнмәде, кабат имтихан тапшырырга киттем. Анда Роберт Миңнуллин белән очраштым. Ул да икенчегә килгән, унны бетергәч баллы җитмәгән булган. Ул вакытта татар-урыс бүлегенә бер урынга сигез кеше туры килә иде шул. Бу юлы тагын да кызганычрак хәл килеп чыкты. Зарига исемле кыз иншаны шәп язам дигәч, Роберт белән ике ягына утырып, карый-карый яздык бит. Икенче көнне карасак, өчебездә дә “неуд”. Шунда гарьләнүем. Бу эш мине бик сак эш итәргә өйрәтте. Роберт “Казанга китәм. Кеше булам!” дип чыгып китте. Чынлап та ул күтәрелде, абруйлы шәхескә, игелекле затка әверелде. Мин армиягә китеп, ике пар итек, өч пар гимнастерка туздырып, стратегик билгеләнештәге гаскәрләрдә 2 ел да 4 ай хезмәт итеп кайттым.
Үз белеменә ышанмый, кешедән күчереп “ике”ле алган Лотфулла Гайфулла улы: “Ниһаять, 1970 елда студент булып киттем”,– ди.
–Уку миңа бик ошады. Остазларым Габдулла Әхәтов (диссертация язганда фәнни җитәкчем дә булды), Суфиян Поварисов, Үзбәк абый Гыймадиев, Камил Дәүләтшин, Әхәт Нигъмәтуллиннар мине формалаштырдылар. 1 нче курсны тәмамлагач, Казанда вузара студентлар конференциясендә чыгыш ясадым. Деканнары Диләрә Тумашева үзләренә укырга килергә чакырды. Нишләптер бармадым. Иҗтимагый оешмаларда катнашып, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясаулар, актив тормыш үзенекен итте. Студент алмашу программасы буенча Германиядә йөреп кайттым. Кызыл дипломга укып бетергәч, мине Башкортстан Дәүләт телевидениесенә Гата Имаев эшкә чакырды. Укыганда тапшырулар, репортажлар ясап тора идем. Әмма Мәгариф министрлыгы рөхсәт бирмәде, әнине сөендереп, авылга эшкә кайтып төштем. Бу әле мәктәпләрнең кайнап торган чагы. Татар, урыс, немец телләреннән атнасына 31 сәгатьне йөзеп укыттым.
Егет кеше үз көчен тулысынча файдаланмавын аңлый. “Упрполиграф” берләшмәсенә өлкән инспектор булып эшләп йөргәндә ике бүлмәле фатир да бирәләр. Башкаладагы билгеле бер кибет директоры итеп үрләтелергә торган көннәрнең берсендә ул профессор Марат Вәли улы Зәйнуллинны очрата. Алда аны аспирантура, кафедрада эшчәнлек көткән икән. Антонимнар буенча диссертация язып, фән кандидаты булып китә. Аудиторияне тота белгән тырыш фән хезмәткәрен БДПУда яңа ачылган рус-татар бүлегенә җитәкче итеп тәгаенлиләр. Яңалыкны тормышка кертү, бүлекнең эшчәнлеген җайга салу өстендә шактый тырышырга туры килә. 24 ел буе (алты ел татар кафедрасы җитәкчесе) шунда эшли, доцент, профессор вазифаларын башкара. Лаеклы ялга яше җиткәч тә аны тиз генә җибәрергә теләмиләр. 2014 елны БР Мәгарифне үстерү институтына ярты ставкада профессор вазифасын алып баруга күчә. Биредә инде Лотфый Гайфулла улы кайчандыр үзе укытып чыгарган укытучыларның белемен тирәнәйтү, яңа методик алымнар кулланып, балаларга нигезле белем, туган телләргә сөю тәрбияләү кебек мавыктыргыч, эзләнүләр таләп иткән зур эшен дәвам итә.
–Методика күленә чумып чыгабыз, гәзит-журналларга язышам, каләмдәшләрем иҗатына байкау ясыйбыз, әдәби әсәрләрне шагыйрь, язучылар иҗатын өйрәнеп, анализ ясап, кайнап яшибез,– ди мөгаллимнәрнең мөгаллиме.
Узган ел ахырында Лотфулла Гайфулла улының утыз ел буе туплап килгән 184 битлек “Аңлатмалы антонимнар сүзлеге” электрон вариантта басылып чыга. Үзенең 70 яшенә дә бүләк итеп укытучылар, студентлар, югары сыйныф укучылары өчен “Татар теленең актуаль мәсьәләләре” дигән 160 битлек уку-укыту әсбабы төзегән. Шулай ук фәнни- методик хезмәтләрен, гәзит-журналларда чыккан язмаларын туплап, библиографик белешмә чыгарган.
–Без татар һәм башкорт телләреннән ничә дистә еллар буена тотрыклы белем бирәбез. Телнең структурасы, нечкәлекләре буенча киң даирә укытучылар, фән докторлары тел һәм әдәбият өлкәсендә күп эшли. Үземне дә төшеп калган кеше санамыйм. Укытучыларга рәхмәтлемен, алар салган орлыклар җимешләрен бирә килә. Телнең язмышы һәркемнең үзеннән дә тора. Максат кую, шуңа ирешү, баш миенең корылышына бәйле. Тоталар да чит ил методикасына тотыналар. Без үзебезнең юл белән барабыз, тел укыту методикасын яхшыртабыз, башка дәреслекләргә дә игътибар итәбез, үрнәкле якларын үзебездә кулланабыз. Әле уку кулланмасы формасында элек төзелгән дәреслекләрне төзеп тапшыра башладык, үзем уйлау-фикерләү системасына корылган 3 сыйныфлар өчен уку кулланмасы әзерлим. 7 сыйныфлар өчен уку кулланмасы өстендә эш бара. БДУның Стәрлетамак филиалы укытучылары тырышып эшли. Уку кулланмасына укытучылар өчен методик кулланма да төзибез. Алар 2019 елның планына кереп, якынча мең тираж белән Уфада бастырылып, сентябрьдә мәктәпләргә таралып бетәргә тиеш.
Тиздән яңа уку елы башлана. Лотфулла Гайфулла улы белән, юбилей көннәре булса да, туган телләрне өйрәнү проблемасын урап уза алмадык.

Узган ел ахырында Лотфулла Гайфулла улының утыз ел буе туплап килгән 184 битлек “Аңлатмалы антонимнар сүзлеге” электрон
вариантта басылып чыга. Үзенең 70 яшенә дә бүләк итеп укытучылар, студентлар, югары сыйныф укучылары өчен “Татар теленең актуаль мәсьәләләре” дигән 160 битлек уку-укыту әсбабы төзегән.

–Һәр милләт үз телен өйрәнергә тиеш. Мәктәп дирекциясе, профсоюз, татар һәм башкорт теле укытучылары алданрак эш алып барырга тиешләр. Өлкәннәр балаларына үз туган телләрен сайлап алырга ярдәм итсен иде. Шул яссылыкта гына эшли алабыз әлеге вакытта. Ата-аналар, туган телләр буенча методистларның гражданлык позициясе, кыюлыгы, милли үзаңы нигезендә тел язмышы ята. Кемгәдер ярарга тырышу булмасын иде. Монда вакытлы матбугатның роле зур, аналитик мәкаләләр чыгарырга кирәк. Һәр милләт асылына кайтырга тиеш. Конституциядә тел хокуклары язылган, бергәләп эш алып барырга тиешбез. Урыс теленә өстенлек биргән БДИ бәкәлгә нык суга. Урамда аралашу, татар, башкорт авылында балалар бакчаларында урыс телендә тәрбия алып барыла. Башка милли телләргә хилафлык килергә тиеш түгел. Телләрнең үсеше тоткарлана. Туган телләрнең кулланылыш даирәсе тарайды. Болар безне бик борчый.

Алсу Төхвәтуллина.
Рөстәм Хәнәфин фотосы.