Балачак хатирәсе

60 нчы еллар уртасында Дүртөйле артистлары безнең авылга чагыштырмача еш киләләр иде. Берничә ай элек спектакль белән урап китсәләр, бүген концерт программасы белән чыгыш ясыйлар. Алтынчы-җиденче классларда укыган чагым булгандыр. Дүртөйлеләр безнең Илеш районы Түбән Череккүл клубында чираттагы концертларын куйды. Уртачарак буйлы мөлаем йөзле баянист-җырчы белән танылган артист Зөфәр Солтановның композитор дип таныштырганы нык хәтердә калган. Ул чакта татар шагыйрәсе Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган “Туган көн вальсы”ның киң таралган чагы иде. Шулай итеп, сәхнәдә тере композиторны күреп шаккаттык. 

Скрипка

80 нче еллар уртасында эш буенча әледән-әле очрашып торсак та, Мөфтәдин Мәгавия улы белән бергә утырып сөйләшкән юк иде. Беркөнне ул безнең район гәзите редакциясенә килеп керде. Кулында кәгазь битләре. Аның шигырь язганын белә идем. Берничә җыры да үзенең сүзләренә иҗат ителгән. “Мин – пионер!” дип аталган беренче шигырен ул район гәзите “Ярыш” исеме астында чыкканда 40 нчы еллар азагында ук бастыра. Бу юлы ул “Скрипка” исемле хикәя алып килгән иде.
Гади генә сюжетлы зур булмаган әсәр сәнгати яктан бик көчле булып чыкты. Музыкага мөкиббән авыл кешесенең җеп ярдәмендә генә таралмый торган скрипкада уйнавы хакында язылган иде хикәядә. Залда утырган улы әтисе өчен бик борчыла.
Озак кына сөйләшеп утыргач, кулъязманы алып калдык.
Гәзитебезнең төп нөсхәсе рус телендә чыкканга күрә, бик яратып тәрҗемә иттек. Шулай итеп хикәя безнең район гәзитендә дөнья күрде.
1988 елның җәендә Мөфтәдин абый 50 яшьлек юбилеен үткәрде. Гәзит битендә аңа багышланган очерк бастырдык. Сүзләре һәм нотасы белән бергә җырларына урын бирдек. Республиканың танылган сәнгать эшмәкәрләре катнашлыгында узган концерты хакында мәкалә яздык.

Сарманай

Композиторның “Сарманай” җыры киң танылу алды. Шул җыр тәэсирендәдер, Семилетка авылы культура йортында озак еллар директор булып эшләгән Рәис Нигъмәтуллин инициативасы белән 80-нче еллардан бирле Дамира Сәетова, Гүзәл Асылбаева, Зилә Мусина кебек талантлар ачкан “Сарманай моңнары” җыр фестивале үткәрелеп килә. Быел яз ул Мөфтәдин Гыйләҗевның юбилеена багышланды. Бәлки, элек тә сөйләгән булганнардыр, әмма бу юлы чәй эчкәндә кызыклы вакыйгалар хакында ишеттем. Күп еллар үткән, аларны халыкка җиткерүнең гөнаһы булмас дип уйлыйм. 

Көе артык моңлы

Җыр совет заманнарында язылган. Ул вакытта һәр яңа әсәр партия иләге аша үтә иде. Бәлки, дөрес тә булгандыр. Бүген дөньяны тыңласы килми торган җыр басты. Мөфтәдин абый әйтмешли, җыр җырлар өчен генә түгел, тыңлар өчен дә языла бит. 

Шулай итеп, “Сарманай” җыры бюрода карала. Аның әгъзаларыннан берәү, җыр бик әйбәт, әмма артык моңлы, шул моңны бераз киметеп булмасмы, ди...

“Сарманай” килә

Җырны Мөфтәдин Гыйләҗев ул чактагы яшь җырчы Фән Вәлиәхмәтовка бирә. Композиторның тормыш иптәше Фәрзәнә апа сөйләвенчә, әсәрне алар икәүләп, таң атканчы тикшерәләр, өйрәнәләр. Нәтиҗәдә, “Сарманай” җыры танылу ала һәм тиз арада татар-башкорт дөньясына тарала. Фән Гавис улы сөйләвенчә, аның исемен хәтерләргә дә өлгермиләр. Уфа магазиннарында һәм базарларында Фән Вәлиәхмәтовка очраган әбиләр, карагыз әле, “Сарманай” килә, дип әйтә торган булганнар.

Сарманай – борынгы авыл исеме

Сарманай – таулы урын, Күәш елгасына койган чишмәләре дә бар. Шулар юлында зур капиталь буа да буып куйдылар. Аның суында балыклар үрчеде, тирәсендә кыргый хайваннар күренә башлады. Табигать үз асылына кайта башлады. Монда кайчандыр шул исемдәге авыл булган, диләр. Исем борынгы. Сар – “ай”, ман (дау) – “чыкты”. Кайчандыр кеше исеме булган. Бүген синонимы буларак, Айтуган исеме кулланылышта йөри.
Мөфтәдин Гыйләҗевның туган авылы Түбән Аташ Сарманай тавы янында.

Өч ул

Әтиләре тирә-якта билгеле гармунчы булган гаиләдә өч малай үсәләр. Мөфтәдин абый хәтерләвенчә, авылдашлары: Түбән Аташта әтиегез гармун сыздырып җибәрсә, Югары Аташта биергә төшәләр иде дип сөйләгәннәр. Тик ул гармунны ачлык елында бер пот ашлыкка алыштыралар.
Олы абыйлары Ленинградта эшли башлый. Шуннан гармун алып кайта. Мөфтәдингә бу чакта 13 яшь була. Уртанчы абыйсы Мәгъсүм белән чиратлап уйныйлар.
Абыйлары авылда ике атна чамасы торган арада уйнарга өйрәнәләр.

Беренче җыр

Ул 1957нче елда языла һәм “Ямьле Күәш буйлары” дип атала. Рамазан Янбәков җырлый. Ун елдан, ягъни 1967 елны, “Туган көн вальсы” барлыкка килә. Бу җырның язмышы бик бәхетле була. Аны бүген дә яратып җырлыйлар.

Мин әнкәемне төшемдә күрдем...

Бу җыр әнисенә багышланган. Ул Тутыя исемле була. 1947 елны балаларын калдырып, якты дөньяны ташлап китә. Әсәрдә автор әнисенең образын үзе күзаллавынча тудырган:
Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Каз бәбкәләрен күлгә төшерде,
Шул бәбкәләрдәй сабый чагымны
Әнкәем кабат искә төшерде.
Сәнгатькә булган мәхәббәт җырларга яраткан әнисеннән дә күчкәндер.

Сәхнәгә... колхоз рәисе чыгара

Һәр башлангычка нәрсәдер этәргеч бирә. Аның мәдәният хезмәткәре булып китүендә колхоз рәисе Әдһәм Гомәровның өлеше зур була. Ул Мөфтәдин Гыйләҗевка тәгаенләп баян сатып ала һәм, кулына тоттырып, сәхнәгә чыгара. Түбән Аташта клуб мөдире, район мәдәният сараенда баянчы, Кушнаренко, Чакмагыш мәдәният сарайларында эшли. Халык театрлары спектакльләренә җырлар яза. Мәскәү, Ленинград, Ульяновск, Кишинев шәһәрләрендә узган фестивальләрдә катнашып, лауреат исемнәре яулый.
Булачак хәләл җефете Фәрзәнә белән дә мәдәният чараларында таныша.
Эшләгән еллары эчендә культура-агарту училищесын тәмамлый, Мәскәү сәнгать университетының халык музыка кораллары бүлегендә укый.

Музыкант булмаса, рәссам булыр иде

Аның хакында шулай диләр. Ул клубларда эшләгәндә, стендлар әзерләгән, матур-матур сурәтләр төшергән. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Уллары Азат – рәссам, музыка коралларында да уйный. Марат – музыкант. Киленнәре дә иҗади һөнәр хезмәткәрләре.

Яшь безнең күңелләр

Профессиональ сәхнәгә Фән Вәлиәхмәтов белән Зәки Мәхмүтов алып чыга. Беренчесе “Сарманай” белән башлап җибәрсә, икенчесе “Яшь безнең күңелләр” җырын популярлаштыра.
Шагыйрьләрдән Роберт Миңнулин, Габделхак Игебаев, Риф Мифтахов, Вил Казыйханов һәм башкалар белән кулга кул тотынышып эшли. “Дүртөйле яшьләре җыры”, “Уфаларга барам әле”, “Әрем исе, әрем тәме”, “Сагындыра бит ул туган як” һәм башка бик күп җырлар пәйда була. Җырчылардан янә Фәнүнә Сираҗетдинова, Шамил Хәмәдинуров, Радик Динәхмәтов, Илһам Вәлиев, Рөстәм Асаев, Лилия Биктимерова һәм башкалар белән бәйләнеш тотты.
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп фестивальләр лауреаты, “За доблестный труд”, ВДНХ бүләкләре иясе Мөфтәдин Гыйләҗев бүген дә иҗат ялкынында янып яши. Җырлар язу белән беррәттән, берничә китап чыгарды. Аларда ноталары белән җырлар, шигырьләр, туган як тарихы һәм кешеләре хакында язмалар тупланган.

Илдус Тимерханов.