Бу миңа депутатлык эшчәнлегемдә гадел законнар кабул итәргә мөмкинлек бирә

Зариф Байгускаров Күгәрчен районының Калмак авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1984—1986 елларда туган авылында колхозда эшли. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Уфа шәһәренең Киров районы халык судында суд эшләрен башкаручы булып эшли. 1994 елда БДУның юридик факультетын тәмамлый. 1997—2001 елларда Уфаның Калинин район судында федераль судья. 2001—2005 елларда РФ Юстиция министрлыгының Баш идарәсе начальнигы урынбасары—БР буенча баш суд приставы вазифасын башкара. 2005 елдан алып Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча идарәсе җитәкчесе—БРның баш суд приставы. 2016 елның 18 сентябрендә 7 санлы сайлау округыннан (Салават) Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.


– Халыкның сулышын тояр, аның яшәү үзенчәлекләрен, проблемаларын белер һәм аңлар өчен депутатка кешеләр белән еш аралашырга, очрашырга кирәк. Сез үз эшчәнлегегезне шушы хакыйкатькә таянып башкарасызмы?
– Чынлап та, депутатка күп чыгыш ясарга туры килә. Радио, телевидение, гәзит-журнал аша да, шәхсән очрашуларда да. Үз округымның һәр районында, каласында ярты елга бер тапкыр халык белән күзгә-күз очрашып, сайлаучыларым каршында отчет тотам. Бүгенге көннәрдә нинди яңа законнар чыккан, нәрсәләр эшләнә, нәрсәләр эшләнми — һәммәсе турында аңлатам. Социаль челтәрләр аша да аларның сорауларына җавап бирергә тырышам.
Кызганычка каршы, халыкның финанс наданлыгы белән еш очрашырга туры килә. Менә соңгы елларда микрофинанс оешмалары гөмбә сыман үрчи. Гади кеше, ничек кайтарачагын артык уйламыйча гына, аннан 5—10 мең сум булса да бурычка акча ала. Ә бит нәтиҗәдә процентлар, еш кына хәтта пенилар белән артып, аның бурычының 100 мең сумга кадәр барып басуы мөмкин. Халкыбызның тапкыр мәкалендә әйтелгәнчә, керереңнән алда чыгарыңны уйларга кирәк тә соң. Тик акча алганда уйламый шул кеше ул турыда. Шулай итеп, үзе дә сизмәстән бурыч сазлыгына бата ул. Без гади кешене яклау һәм шуңа охшаш күренешләр белән көрәшү максатында бу мәсьәләне закон яссылыгына чыгардык. Шуңа ярашлы, Микрозаем оешмалары кредит бирәләр икән, аларның процентлары да чикләнгән һәм анык булырга тиеш. Әйтик, кеше 10 мең сум ала икән, аның бөтен бурычы шушы суммадан 1,5 тапкырдан артмаска тиеш. Гади кешене бөлгенлектән саклау өчен закон булдырырга кирәк дигән фикердәмен. Шуны көйләгән законны быел көз кабул итәргә планлаштырабыз. Шәхси фикеремә килгәндә исә, бурычка акча бирү бары тик банкларның эше булырга тиеш. Кеше яклаулы булсын өчен без бу законны җентекле тикшерәчәкбез.
– “Авыл докторы” программасы шартларына үзгәрешләр кертелде. Зариф Закирович, шул хакта сөйләп үтсәгез иде.
– Авыл дәваханәләре бүгенге көндә тар белгечлекләргә зарурлык кичерә. Шушы сәбәпле “Земский доктор” программасы барлыкка килде. Билгеле булуынча, яшь табиблар үз теләкләре белән авылга эшкә бармыйлар. Калада эшләве һәм яшәве җиңелрәк бит. Хәзер исә шушы программага ярашлы авылга эшкә кайткан яшь табибка 1 миллион сум түләнә. Бу акчаларны алганнан соң ул авылда 5 ел эшләргә тиеш. Кире уйласа, акчаларны дәүләткә кайтарырга тиеш. Без шушы тәкъдимне кертмәкчебез. Яшь табиб авылда 5 ел эшләсә, аны халык та яхшы беләчәк, үзе дә аларның һәркайсын беләчәк. Авыл халкына табиб шул вакытта гына файдалы була ала, әгәр ул гел генә авылда яшәсә. Әгәр яшь табиб авылда эшләргә калмаса, аның урынына эшкә килгән икенче яшь табибка күрсәтелергә тиеш ул матди ярдәм. Мин бу мәсьәлә буенча РФ сәламәтлек саклау министрына мөрәҗәгать иттем. Ул минем фикер белән килешүен белдерде һәм законга үзгәрешләр кертергә кирәк дигән фикерне хуплады. Югыйсә, авылда яшәмичә генә, читтән торып эшләгән табиблар да бар. Минем карашка, авылга эшкә кайтучы яшь табибларга 1 миллион сум акчаны кулларына биргәнче, шул акчага өй сатып алып бирү яхшырак. Яшь табиб эшкә килү белән әзер фатир яки өйдә яши башлый. Закон тарафыннан каралган тиешле вакытын эшләгәннән соң аңа торакны хосусыйлаштырырга рөхсәт итәргә. Әгәр эшләргә теләмәсә, йорт икенче яшь табибка бирелергә тиеш. Шулай булган очракта гына бюджетка зыян килмәячәк.
– Әйткәндәй, соңгы вакытларда авыл җир-ләрендә ФАПлар ябылуы да борчылу тудыра...
– ФАП, халык фикеренә колак салып, уртак карарга килгәннән соң гына ябыла ала. Халык фикереннән башка ФАПларны ябарга ярамый.
Билгеле булуынча, бүгенге көндә безнең республикада махсус ФАПлар сатып алып урнаштырыла башлады. Бер ФАП 3 миллион сумга кадәр төшә.
Сүз дә юк, авылларда ФАПлар булырга тиеш. Әгәр ул булмаса, мобиль медицина бригадасы елына кимендә бер тапҡыр килеп, һәр кешенең сәламәтлеген тикшерергә бурычлы.
– Дәүләт гаиләләргә төрле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтә. Шуларның берсе — ташламалы ипотека. Ягъни 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче һәм өченче бала туган гаилә ташламалы ипотека алу хокукына ия.
– Әйе, бу җәһәттән ел саен законнар камил-ләштерелеп тора. Менә бу елдан алып яшь гаиләләргә ташламалы ипотека бирелә башлады. Русия хөкүмәтенең 2017 елның декабрендәге карарына ярашлы, 2 һәм 3 баласы булган гаиләләргә 6 процент ташламалы ипотека бирелә башлады. Моның өчен Русия бюджетыннан 600 млрд сум бүленде. Мондый ярдәм моңа кадәр булганы юк иде. Икенче балалары туган гаиләләргә ипотека — 3 елга, өченче сабыйлары булганнарга 5 елга кадәр озайтыла.
Безнең республикада, узган елдан алып, беренче балалары туган яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзү өчен 300 мең сум бирелә башлады. Быел июльдә бу законга тагын да төгәллекләр кертелде. Законга 300 мең сум республикада туган балаларга гына бирелә дип язылган иде. Аңлавы җиңелрәк булсын өчен мисал китерәсем килә. Мәсәлән, Әбҗәлил, Баймак, Сибай тирәсендә яшәүче авыллардагы гаиләләрнең балалары республикадан читтә тууы ихтимал. Чөнки аларга күрше төбәкнең дәваханәсе якынрак урнашкан. Мәсәлән, Магнигорск каласында. Моңа кадәр акча республикадан читтә туган балаларга бирелми иде. Шуннан соң миңа бу мәсьәләдә мөрәҗәгатьләр шактый күп булды. Әгәр дә ата-анасы республикада яшәсә, баланың кайда тууына карамастан, гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен 300 мең сум түләнергә тиеш дигән төзәтмә кертелде әлеге положениегә. Аннары, әлбәттә, бу акчалар гаиләгә акчалата түгел, ә кыйммәтле кәгазь, ягъни сертификат рәвешендә тапшырыла. Сертификат нибары 6 ай гамәлдә иде. Ягъни кеше шушы вакыт эчендә республика хөкүмәте бүлгән акчаларны торак шартларын яхшырту өчен файдаланып өлгерергә тиеш иде. Быел июльдә аның вакыты 9 айга кадәр озайтылды.
Бүгенге көндә республикада 2 меңнән артык яшь гаиләгә әлеге сертификат тапшырылган. Мондый зур күләмле һәм төпле ярдәм Русиянең башка бер төбәгендә дә юк.
– Зариф Закирович, Сез эчкечелеккә каршы актив көрәшәсез. Техник спирттан ясалган аракы, көмешкә сатучыларның эшчәнлеген туктатырга ярдәм иткән законнар өстендә күп эшләдегез. Белүебезчә, хәзер законсыз рәвештә хәмер сатучыларга 30 мең сумнан алып штраф салына. Бу закон кабул ителгәнгә ел тулып килә, аның нәтиҗәләре бармы?
– Эчкечелек ир-атның гомерен — 20, хатын-кызныкын 17 елга кадәр кыскарта. Әгәр шушы зәхмәтне җиңә алсак, күпме кешенең гомерен саклап калып булыр иде! Безнең илдә медицинага юнәлтелгән бөтен чыгымнарның 25 проценты эчкечеләрне дәвалауга китә. Бу миллиардларча сум дигән сүз. Әле менә коллега белән бер закон өстендә эшлибез. Әлегә каршылыклар шактый күп. Сүз кешене эчкечелектән мәҗбүри дәвалау турында бара. Әлбәттә, кеше үзе теләмәсә аны мәҗбүри дәвалап булмый. Минем шәхси карашка килгәндә исә, әгәр дә кеше исерек килеш җинаять кылган икән, аны медицина күрсәтмәсе буенча мәҗбүри дәваларга кирәк. Илдәге 500мең кешенең 250 меңе дәваланса да никадәр зур файда булыр иде! Бу шулай ук кешенең гомер озынлыгына кагылышлы законнарның берсе булмас идемени?!
– Форсаттан файдаланып тагын бер сорау бирәсе килә: ни өчен безнең илдә сугыш чоры балаларына аерым игътибар-ихтирам күрсәтелми? Акчалата ярдәм күрсәтелсә, никадәр яхшы булыр иде.
– Районнарда булганда сугыш чоры балалары темасы буенча күп сораулар яудыралар. Ул законны без ник кабул итмибез? Аның сәбәбе бар. СССР таркалгач, Русия Федерациясе аның варисчысы булып калды. Әгәр дә без ул законны кабул итсәк, ул чактагы СССРның элеккеге 15 союздаш республикасы да Русиягә карата дәгъва белдерә башлар иде. Югыйсә, бүген СССРда туган, ә хәзер чит илләргә әверелгән республикаларга да түләргә тиеш булачакбыз. Чөнки аларда да СССР чорында туган балалар яши бит. Без 15 илгә дә акча түли алмаячакбыз. Акча җитмәячәк. Аннары, кемнәр соң ул сугыш чоры балалары? Бусы тагын бер мәсьәлә. Кемнәрдер, алар сугышка кадәр туган балалар дисә, кемнәрдер, сугыштан соң туган балалар да ул категориягә керергә тиеш, чөнки аларның да аталары сугышта кан койган бит, ди. Безнең фикер буенча исә, бүгенге көндә 80 яшен тутырганнарны гына ул категориягә кертеп була. Билгеле булуынча, аларга өстәмә түләүләр бар, киләчәктә 80 яшькә җиткәннәрнең пенсиясен тагын да өстәргә чамалыйбыз.
– Сез кабул иткән законнарның барысы да үтәләме? Закон кабул ителә, ә аның эшләмәве дә мөмкиндер. Шуңа сезнең мөнәсәбәт.
– Кызганычка каршы, барысы да түгел шул. Аннары, Дәүләт думасы законнар үтәлешен тикшерергә дә тиеш түгел. Битараф калып та булмый. Күптән түгел халык соравы буенча, властьлардан рөхсәт кәгазе юлламыйча, урманнан бушлай корыган агачларны алырга рөхсәт итүче закон өстендә эшләдек. Очрашуларга барсак, урман эчендә яшибез, ә утынны кыйммәт хакка сатып алабыз дип зарлана халык. Берничә депутат белән сөйләшеп шул законны әзерләдек. Ул 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Хәзер халык законның үтәлешен контрольдә тотыгыз дип үтенә. Мин сүз бирдем. Чөнки үзебез чыгарган законның үтәлешен карап бармасак, аның халыкка барып җитмәве дә мөмкин. Корыган агачлар законына килгәндә, әлбәттә, контроль кирәк булачак. Биредә урман хуҗалыгы оешмалары белән бергәлектә эшләргә туры киләчәк.
Менә берничә атна элек урманны тергезү буенча да яңа закон кабул иттек. Билгеле булуынча, хәзер бездә урманны арендага бирәләр. Арендаторлар киселгән агачлар урынына яңаларын утыртабыз, диләр. Бер гектар урман киселсә, кимендә 1 гектар агач утыртырга тиеш алар. Бүген безнең Русиядә ел саен 1миллион 100 мең чамасы агач киселә. Ә яшь агачлар 40 процент тирәсе генә утыртыла. Чама белән әйткәндә 450—500 мең төп тирәсе генә. Әгәр закон каты куелса, урман кимемәячәк. Минем карашка, безнең республикада сәнәгать дәрәҗәсендә ылыслы агачны кисүне туктатырга кирәк. Чөнки безнең сыйфатлы агачлар болай да күп түгел, ә бер ун елдан соң алары да калмаячак.
– Сез үз вакытында судья булып эшләгәнсез. Ул сезгә депутатлык эшчәнлегегездә ярдәм итәме?
– Мин беркайчан да депутат булырга хыялланмадым. Ә инде үземә шундый бурыч йөкләнгәч, халык белән, сайлаучыларым белән очрашкан саен, аларның үтенечләрен язып алам. Төнлә уятып сорасалар да һәр кешенең әйткәне буенча отчет тота алам. Әлбәттә, эшлисе эшләр күп әле. Әлегә исә кулдан килгән бөтен эшне башкарам дип уйлыйм. Әлбәттә, депутатлык — бик җаваплы эшчәнлек, шулай да ул минем өчен бик файдалы, чөнки күп йөрегән таш кына шомара бит. Закон сагында эшләвем генә түгел, авылда тууым, бик яшьли авылда эшләп алуым да ярдәм итә. Мин барыбер дә үземне авыл кешесе итеп тоям. Вакыт булган саен туган ягыма кайтам. Быел да отпускамда авылда булырмын дип уйлап торам. Кешенең проблемаларын, аһ-зарларын төптән белгәч, эшләве дә җиңелрәк. Сайлаучыларымның йөрәк тибешен тоеп эшлим.
Резеда Кадикова.