Рәзил Ситдыйк улы Мусин 1943 елда Илеш районының Игъмәт авылында туган. 1968 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаганнан соң Дүртөйле районының К.Маркс исемендәге хуҗалыгында агроном, аннары колхоз рәисе урынбасары булып эшли, “Әсән” колхозына җитәкчелек итә. Әнә шуннан бирле аның арытабан тормышы Дүртөйле районы белән бәйле.
Оештыру сәләтен, эшлекле, булдыклы булуын исәпкә алып, 1975 елда аны район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Югары партия мәктәбендә укып чыкканнан соң, КПСС өлкә комитеты аппаратында инструктор булып эшли. 1978 елдан алып 1991 елга кадәр Дүртөйле райкомының, шәһәр комитетының беренче секретаре, Башкортстан Республикасы Югары Советы рәисе урынбасары була. Бу аның хезмәт биографиясендә аеруча нәтиҗәле чор. Рәзил Мусинның район һәм шәһәрне үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Туган ил алдындагы хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
1994 елга кадәр “Башпромбанк” филиалын җитәкли һәм февральдә Дүртөйле районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы итеп тәгаенләнә.
9 мартта ул арабыздан фаҗигале рәвештә китте... Иртә таңда явызларча һөҗүм нәтиҗәсендә бөтен барлыгын эшкә, халыкка хезмәт итүгә багышлаган менә дигән кешенең гомере өзелде. Түбәндә Рәзил Ситдыйк улының замандашларының, аны яхшы белгән кешеләрнең уй-фикерләрен тәкъдим итәбез.

20 июльдә республиканың Дүртөйле районын үстерүгә гаять зур көч салган таләпчән җитәкче, гадел шәхес Рәзил Мусинга 75 яшь тулган булыр иде

Авырлыклар аны куркытмады
Илеш районы Яңа Медведевка мәктәбе директоры булып эшләгән чагым иде. Сигезьеллык мәктәпләр арасында ул иң зурысы исәпләнде. Укучылар саны 350гә җитте. Эшләве шактый авыр. Балалар төрле авыллардан йөреп укый. Янәшәдә генә элеватор, пристань урнашкан. Пристаньга килеп туктавы була, бөтен авыл халкы, шул исәптән балалар да шунда ашыга. Йөкне бушатып бетергәннән соң ук исәп-хисап ясыйлар иде. Әлбәттә, бу балаларның үз-үзен тотуына да йогынты ясамый калмады. Шуңа да бу мәктәптә укыту һәм балалар белән уртак тел табу җиңелдән булмады.
1961 елның сентябрендә безгә декрет ялына киткән укытучы урынына урта мәктәпне тәмамлаган уртача буйлы егет килде. Ул аз сүзле, әмма карашы бик үткен иде. Моңа кадәр беркайда да укытмаган. Приказда: “Мусин Рәзил Ситдыйк улы” дип язылган.
Мин уйга калдым. Халык мәгарифе бүлегенә дә бераз үпкәм бар иде. Яңа Медведевка мәктәбенә шундый тәҗрибәсез егетне җибәрәләрме соң? Дәрес алдыннан мин аны әңгәмәгә чакырып алдым.
– Эшли алырсыңмы? Бездә бик авыр бит, – дим.
– Тырышырмын. Сез дә ярдәм итәрсез, –дип кыю җаваплады ул.
– Тырышлык кына аз, осталык та кирәк.
– Тәҗрибәле укытучылардан өйрәнермен.
Рәзил сүзендә торды. Аны башлангыч сыйныф укытучылары В. Вәлиева, Н. Габитова янында еш очраттым. Атна, ай узды, сыйныфта тынлык, тәртип бозучылар юк. Яшь укытучыны ата-аналар да мактый башлады. Баянда яхшы уйнавы, җырлавы, менә дигән рәссам булуы да егеткә ярдәм иткәндер, бәлки. Аны балалар да яратты.
Рәзил үз фәннәрен тирәнтен белә иде. Һавалы булмады, бер үк вакытта артык гади дә димәссең. Кемнең дә булса “канаты астына” исәп тотмады, үз көченә, сәләтенә таянып эшләде.
Миңа 40 елдан артык җитәкче вазифаларда эшләргә туры килде. Төрле кешеләрне очраттым. Әтисе яки туганы җаваплы урын биләгән кайберәүләр, кагыйдә буларак, үзен генә яратучан була. Рәзил андыйлардан түгел иде.
Армиягә киткәч тә мәктәпне онытмады, хат язып торды, эшләребез белән кызыксынды. Бервакыт аның әтисе Ситдыйк абзый: “Җәмәгатең белән бергәләп кунакка килегез, сөйләшеп утырырбыз, – дип безгә чакыру җибәрде. – Рәзил дә хатларында Сезне сорашып яза”.
Минем хәтердә Рәзил һәрчак яшь, үткен карашлы, якты йөзле, тыныч табигатьле гадел егет булып калды.
Бар уйлары – кеше хакында
Уку аңа җиңел бирелә. Мәскәү авылыннан районыбызның танылган укытучылары Роза Һәм Әхкәм Кашаповлар Рәзил Мусин-ның балачагын яхшы хәтерли. Ул елларда Әхкәм Кашапов Илеш районы Игъмәт мәктәбе директоры була, математикадан укыта, ә Роза Кашапова немец теле дәресләрен алып бара. Аларның сөйләвенә караганда, Рәзил Мусин беренчедән алып сигезенче сыйныфка кадәр тик “дүрт”ле һәм “биш”ле билгеләренә генә укый, тәртибе дә үрнәкле була. Тәмәкене беркайчан да авызына алмый, хәтта ир корына кергәч тә, хәмернең чамасын белә.
– Һәрчак шуңа гаҗәпләнә идек, – диләр укытучылары, – гаиләдә бердәнбер бала, әтисе – колхоз рәисе, ә үзе үтә дә тырыш, итагатьле, гадел һәм эш сөючән булуы белән аерылып торды.
Ситдыйк Шәймәрдән улы Рәзиленең иптәшләре белән бергәләп колхоз эшләрендә теләп катнашуын, авыл тормышын ихлас яратуын сизә.
1963 елда Рәзил Мусин өчен мавыктыргыч студент еллары башлана. Беренче көннәрдән үк укуга бирелә, институтта белем алу аның бар булмышын били. Ул тырышып агрономия факультеты фәннәрен үзләштерә, уку йорты тормышы белән кайнап яши.
Авыл хуҗалыгы институты укытучылары аның хәтере бик яхшы булуын билгели. Егет факультетның төп фәннәрен өйрәнүгә аеруча көч сала, үз фикерен төгәл һәм ачык әйтеп бирә белә.
Илгәзәк һәм тормыш сөючән егет – һәрвакыт студентлар уртасында. Концерт, спектакль һәм кичәләр оештыруда башлап йөри.
Шундый кичәләрнең берсендә Рәзил Мусин көләч йөзле, әмма бер үк вакытта җитди дә, сөйкемле дә Сәбиләне очрата.
Арадагы мөнәсәбәтләргә көннән-көн җылылык өстәлә, күрешүләр озаккарак сузыла. Уфа урамнарын эңгер-меңгер зәңгәрлеге чорный, кичке тынлыкта сирәк-мирәк кенә үтеп китүчеләрнең аяк тавышлары яңгырый, эскәмияләр бушап кала, ә гашыйклар сөйләшеп тә, бер-берсен күреп тә туя алмыйча урамда йөри...
Колхозда дүрт ел агроном булып эшләгәннән соң, егет үзенең җиргә булган мәхәббәте балачактан ук аңа тамырлары аша ата-бабаларыннан күчә килүенә ныклап төшенә. Колхозда эшләп, ул һөнәрен дөрес сайлавына инана. Үз көченә ышанырга тормыш иптәше, икмәкнең ничек табылуын яхшы белгән гади авыл кызы Сәбилә ярдәм итә. “Икмәктән дә олысы юк”, дип өйрәттеләр кызны әти-әнисе. Шуңа да җирдә хезмәт итүчеләргә аеруча ихтирам саклана аңарда.
1972 елда Р.С. Мусин “Әсән” колхозына рәис итеп тәгаенләнә. Белгеч һәм авыл хуҗалыгы сәнәгатен oeштыручы буларак таланты, кешеләр белән эшләү, аларның ихтыяҗларын белү, аңлау кебек сыйфатлары нәкъ менә шушы чорда ачыла да инде.
– Мусинга сокланып карый идем. Ул эшен җиренә җиткереп, мавыгып кына түгел, иҗади башкара иде, – ди Әсән авыл советы хакимиятенең элекке башлыгы Наил Гарипов.
Дүртөйле районында бик күп яхшы башлангычларның, аның икътисадына ныклы нигез салу эшенең чишмә башында Рәзил Ситдыйк улы Мусин торды. Ул шуны яхшы белә иде: кешеләр яшәргә һәм эшләргә тели, балалар үстереп, җирне ямьлисе, Җир шарын аяз, тыныч һәм кояшлы күк йөзе астында күрәсе килә.
Рәзил Ситдыйк улы үз гомерендә шундый изге кагыйдәгә таянды: агачны утырткач, аның үсеп китүен, аннары чәчәк атуын көт. Кояш нурлары сеңгән җимешне кулыңа алгач, анда үзеңнең хәстәрлек, мәрхәмәт тулы гамәлләреңнең һәм йокысыз төннәреңнең чагылышын күрерлек булсын...
(Гани Зарифның
“Кешеләргә мәхәббәт белән” китабыннан).