Күпләребез яңа машина алганда яңа дәүләт билгесе дә бирелүе хакында белә.  Кайбер водительләр, машина теркәү үзәкләрендәге танышларыннан файдаланып, үзләренең күңеленә якын булган цифрлы дәүләт билгесе алырга тырышты. Вакыты-вакыты белән “текә”номерлар да барлыкка килә торды. Мәсәлән, туксанынчы елларда нигәдер 007 номеры бик текә санала иде. Аннары 009, 777, 999, 888 номерлары модага кереп китте. Андый номерлы булырга теләүчеләр аны теләсә нинди  акчага сатып алырга да ризалар иде. Сорау булгач тәкъдим дә барлыкка килә бит инде. Алар, чынлап та, астан гына  яисә танышлык аша сатыла башлады. Русия Эчке эшләр министрлыгының карары нигезендә, 7 октябрьдән яңа дәүләт знакларын инспекторлар түгел, ә компьютер сайлап алуы буенча тапшыра башлаячаклар. Яңа карар нигезендә, машинаны саткан чакта, яңасын алганчы үзегезнең дәүләт знагын 360 көнгә үзегездә калдырырга рөхсәт ителә. Моңа кадәр дәүләт билгесен 180 көн үзеңдә саклап була иде. Димәк, заманында “текә номер” алып калучылар әледән-әле машинасын алыштырып торса, гомерлеккә үзендә калдыра ала дигән сүз.