Узган елда Авыргазының Сәмән авыл советы башлыгы Илдар Абдулгани улы Ишбулдин: “Безнең авылда уникаль кеше яши: дистә еллар дәвамында балаларны гына түгел, өлкән яшьтәгеләрне дә спортка җәлеп итүче дә, районда гына түгел, республикабызда уңышлы чыгыш ясаган командалар оештыручы да, бүгенге көндә, хаклы ялда булуына карамастан, күпсанлы спорт чаралары үткәреп, бар халыкны туплаучы да ул”, – дигән иде.

Зиләвир абыйның үзе белән соңрак танышырга туры килде. “Стәрлебаш районында 95 яшьлек сугыш ветераны яши, ул бит “тарихыбызның тере шаһиты”, килеп язмассызмы икән?” дип шалтыратты ул безгә. Әлбәттә, мондый чакырудан баш тартып буламы соң, Бүреказганга барып ветеран белән очраштык. Безне каршы алып, ветеран янына Зиләвир абый үзе алып барды, алар мәктәптә эшләгән чаклары турында сөйләшеп утырдылар.
Зиләвир абыйның үзен дә күреп, язып кайтырга иде безнең исәп юлга чыкканда. Чөнки Илдар Абдулгани улы әйткәнчә, ул үзе бер тарих.
Зиләвир абый кебекләр турында “ул спорт җанлы, спортка бирелгән” диләр. Хактыр бу сүзләр, ул әле безгә бар яклап та кызыклы шәхес булып чыкты. Сугышны аркылы-буй кичеп, данлыклы Дон елгасы ярлары буенда каты яраланып, туган авылын кайтып күрү бәхетен татыган Гарифҗан Гайнетдин улының бердәнбер дәвамы булып, 45 елның ноябрь аенда дөньяга килгән бала ул. Яшь әтине колхоз рәисе итеп куялар, ләкин беркөнне башындагы снаряд кыйпылчыгы ычкынып китә дә, элекке яугирнең гомерен кыя. Ул вакытта Зиләвир абыйга нибары 9 ай була. Әнә шулай итеп, канкоеш сугыштан исән кайтып, сабыен бик иртә ятим калдыра әтисе. Ялгыз калган әнисе кечкенә улын күтәреп туган авылы Сәмәнгә кайтып китә. Сугыш тәмамланса да, туклык тиз генә килми шул әле. Сугыштан соңгы ачлыкны кичергәннәр яхшы белә: гаять ачы булган ул.
Ятим хатын улын кеше итү өчен барсын да эшли: тракторда игенен дә игә, урманын да кисә, сарык та карый. Улы да кечкенәдән кул арасына керә, сигезенче сыйныфка кадәр көтү көтә. Аяклары чебиләп беткән, кечкенә, арык кына улын күкрәгенә кысып, аз еламагандыр әнисе... 15 яше тулмас борын Зиләвиргә колхозның 95 баш малдан торган колхоз көтүен ышанып тапшыралар. Егет чорына кереп кенә барган малай тырыша, малларын шактый артым алып тапшыра.
Сигезенчы сыйныфтан соң ул Стәрлетамакка һөнәрчелек училищесына юл ала, ташчы һөнәрен алып чыга.
Аннан хәрби хезмәт. Армиядә үткән көннәрне бик бәхетле чаклары дип искә төшерә ул. “ФЗОдагы тәрбия дә, авылда көтү көтү дә ярдәм иткәндер, солдатка алгач мин спорт белән якынаеп киттем, – дип хәтергә төшерә ул.–Нинди генә ярышларда катнашсам да, җиңү белән кайта идем, командирларым да, хезмәттәшләрем дә хөрмәт иттеләр.
Үз гомерендә алган иң кадерле бүләген бүген дә хәтерли ул. Егеткә “СССР” дип чигеп язылган зәңгәр триконы (һәр спортчының хыялы!) дивизиядә корпус өчен беренче урын алгач тапшыралар. Тик егет аны поездда югалта: юынып кына чыккан арада чемоданын урлыйлар. “Чемоданы да, башкасы да жәл булмады, трико гына жәл булды” –дип хәтергә төшерә ул моны.
Солдаттан турыга Салават шәһәренә, үзенең бригадасына кайта егет. Тырышып эшләгәнен, спортка мөкиббән киткәнен күрәләр, хәтта Егет шул ук вакытта Уфаның физкультура техникумына читтән торып укырга керә. Эшли, укый һәм фатирга чираты җитүен көтә, исәбе – авылдагы әнисен шәһәргә күчерү.
Ләкин... авылда мәктәп директоры белән очрашу егетнең бар язмышын үзгәртә: директор аны физкультура укытучысы итеп үзләренә чакыра. Әнисе дә бу фикерне күтәреп ала, нәтиҗәдә, Салават шәһәрендәге эшен калдырып, егет авылга кайта.

– Яхшы заманнарда яшәдек, эшләгән кешене күрә һәм бәяли беләләр иде, – ди Зиләвир Гарифҗан улы.

Мәктәпнең яшь физкультура укытучысы талгын гына аккан авыл тормышына саф җил булып килеп керә: ул кайту белән мәктәптә төрле спорт түгәрәкләре гөрләп эшли башлый, балалар өчен физкультура иң мөһим дәресләрнең берсенә әверелә. “Күлмәкчән йөгереп өйрәнгән кызларны гына спорт формасына өйрәтү авыр булды. Мәктәп укучыларының ышанычына тәмам кердем – төнлә ярышка чакырсаң бер сүзсез торып китәргә дә әзерләр иде”, –дип искә ала ул.
Егет бар көчен биреп укыта, эшләгән акчасына иркен йорт салып керә. Аның эшчәнлеген күреп алып райсоветка, 23 яшендә партия сафларына кабул ителгәч, районның партия комитетына инструктор буларак, аннан военкоматка, күрше Таштамак хуҗалыгына парторг итеп эшкә чакыралар. Ләкин егет сүзендә тора, туган мәктәбен ташламый. Спортта җиңүләр дә үзен озак көттерми: йөгерү, чаңгы, 12 ел дәвамында (!) район буенча волейбол беренчелегендә беренче урыннарны яулыйлар. Шулай итеп ул, 1967 елдан алып 2006 елга кадәр, 42 елдан артык гомер туган мәктәбендә эшләп, хаклы ялга китә. Ике тапкыр социалистик ярышларда җиңүче дип табыла, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы дигән исемгә лаек була.
– Яхшы заманнарда яшәдек, эшләгән кешене күрә һәм бәяли беләләр иде, – ди Зиләвир Гарифҗан улы.
Сәмән мәктәбенең элек-электән үзенең спорт залы булган: барлык дип әйтерлек түгәрәкләр шунда эшләгән, ярышларга әзерлек шунда барган. Соңрак “Дружба” колхозы зур спорт комплексы төзи һәм авыл халкы шунда шөгыльләнә башлый.
– Хаклы ялда булсам да, җаным тыныч, Сәмән урта мәктәбендә физкультура һәм хезмәт дәресләрен улым Илшат укыта,– ди Зиләвир абый. – Улым да минем кебек үк физкультура дәресләрен гел беренче урынга куя, спорт белән даими шөгыльләнгән бала гына сәламәт тәнле, көчле рухлы була ала дип ышана.
Әйткәндәй, Зиләвир Гарифҗан улының тылы да нык: алар тормыш иптәше Фәния Гәрәй кызы белән (ул гомере буена мәктәптә математика укыткан) өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
–Авылымда яшәп калып дөрес эшләдем,– дип бар күңеле белән ышана героем. – Чөнки мине монда беләләр, хөрмәт итәләр. Ә шәһәрдә кешене нәрсә көтә – таш йорт! Ә мин һәр туган яңа көнне кинәнеп каршы алам: үз болдырыма басып керәм, беркем дә мине чит күрми. Ә бәхетемнең түгәрәклеген мин хатынымның олы йөрәкле, булдыклы, ышанычлы иптәш булуында күрәм. Чөнки мин әле эштә, әле төрле түгәрәкләрдә-ярышларда йөргән вакытта, бар тормыш мәшәкатьләре аның җилкәсенә төште.
Хаклы ялдамын дип, Зиләвир абый бүген дә тик ятмый, аның башкарган эшләре күпләргә үрнәк булырлык! Ветераннар советы рәисе булу да аңа күп бурычлар йөкли.
–Мин барлык төр чараларны башкаларны шатландыру өчен эшләргә күнеккәнмен, узган ел исә, 42 ел дәвамында төрле чорда мәктәптә волейбол команда-ларында уйнаган укучыларым җыелып кайтып сөендерде. Җиде команда җыелды хәтта. Алар минем хөрмәткә оештырылган волейбол ярышларында уйна-дылар. Бик күңелле чара булып истә калды, – ди Зиләвир абый.– Моннан тыш без шулай ук 23 февраль бәйрәменә багышлап ел саен “Әйдәгез әле, егетләр”, “Әйдәгез әле, ветераннар” чараларын үткәрәбез. Ә 22 июньдә безнең авыл халкы – яше-карты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 643 якташыбызның исеме язылган стелла янына, “Хәтер һәм кайгы көненә” җыелабыз. Әйткәндәй, Сәмән авыл Советы җирлегендә бүгенге көндә 470 ветеран исәпләнә, быел исә иң өлкән кешебез Маһира Ишбулдинага 100 яшь тула.
Ветераннар советы якын киләчәктә Зиләвир абыйның әтисе Гарифулла Гайнетдин улы кебек сугыштан исән кайтып, төрле яралардан вафат булганнар истәлегенә дә тактаташ кую нияте белән янып яши. Моның инде проекты әзер, “Дружба” колхозы рәисе акчалата ярдәм күрсәтергә дә сүз биргән.
–Безнең якларда билгеле шәл бәйләүчеләр, палас сугучылар, гөлбакчалар үстерүчеләр күп яши, чын ир-егетләр һөнәрен сүндермичә яшәүче ветеран-нарыбыз бихисап. Шуларның барсын да халыкка, аеруча яшьләргә күрсәтәсе, өйрәтеп калдырасы килә, без бу юнәлештә армый-талмый эшлибез,– ди әңгәмәдәшем.
–Әйткәндәй, Сәмәндә “Өмет”не кырыктан артык йортта алдыралар икән, “безнең, ветераннарның, очрашсалар, сөйләшер сүзләре күп, чөнки күпләребез гәзитне яратып укый, шунда басылып чыккан материаллар турында фикер алыша”,– ди.

Гөлара Арсланова.

Фәнил Абдуллин фотосы.

Авыргазы-Уфа-Авыргазы.