Зилаер һәм Исәнгул арасындагы трассаны йөзәрләгән татлы карбызлар каплаган. Иң эре җиләк – карбызны – китергәндә йөк машинасының кузовы әйләнеп, карбызлар арбадан түгелгән. Бу татлы җиләкләргә өстәлләргә эләгүе икеле инде, әмма үтеп барган кайсыбер водительләр изелгәнче берничә “түгәрәк”не алып өлгергән.

Карбызлар кызганыч, әлбәттә, юлда изелеп, пычранып яталар. Әмма алардан да водитель кызганычрак. Түләтерләр бит...

Фото "Вконтакте"ның "БашДТП" рәсми төркеменнән алынган.