Нуриман районының Иске Күл авылында кичә тантаналы рәвештә яңа социаль-мәдәни үзәк ачылды. Үзәктә клуб, китапханә һәм фельдшер-акушер пункты урнашкан. Республика бюджетыннан ярты ел дәвамында төзелгән бу комплекска 46 миллион сум акча бүленгән.

Авыл халкы үзәкне төзү башлангычы белән үзе чыга. Моңа кадәр авылда 60 елларда төзелгән клуб эшләп килгән. Узган елда аны авария хәлендә дип таныйлар. Нәкъ аның урынында бу үзәк төзелергә тиеш дигән фикергә килә авыл халкы. Социаль-мәдәни үзәкне Башкортстанның 100 еллыгына багышланган йөз объект исемлегенә кертәләр. Хәзер клубта 90 урынлык зал, яңа корылмалар һәм җиһазлар.

Үзәк ачылган көнне иске күллеләр чын бәйрәм оештырды. Хәзер алар көн саен шулай күңел ачарга риза, чөнки биредә бар шартлар да тудырылган.

Клуб мөдире яшь, талантлы Раян Бикмөхәммәтов курайда да, баянда да, фортепианода да уйнарга риза. Уфа педагогия көллияте тәмамлаганнан соң, ул туган авылына кайтырга карар итә, башкалага караганда авылда үзе өчен перспективалар күбрәк дип исәпли. Аның планнарында балалар түгәрәкләре ачу һәм берничә ансамбль оештыру, моның өчен костюмнар гына аласы калган.

Фото “Кызыл таң” сайтыннан алынды.