Тайландта тренерлары белән футболчы үсмерләрнең койма яңгырлар яву аркасында мәгарәдә бикләнеп калганнарын барыбыз да шомланып күзәттек. Һәм менә Башкортстанда да шуңа охшаш очрак булды. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте хәбәр итүенчә, Уфаның спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре маршрутларын беркайда да теркәмичә 6 июльдә Белорет районының Атыш шарлавыгына походка китә. Эссе көннәр торганда шарлавыкка барганда Инзәр елгасы аша чыгу авырлык тудырмый, ләкин инде 9 июльдә кайтыр юлга чыкканда койма яңгырлар явып үткән була. Су дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле Инзәрнең икенче ярына чыгу мөмкин булмый. Нинди хәлдә калулары турында хәбәр итәргә дә мөмкинлек булмый – ул тирәдә мобиль элемтә эшләми. Туристларның бәхетсезлеккә дучар булуларын, Инзәрне көч-хәл белән кичкән башка туристлар хәбәр итә.

Авария-коткару хезмәтендәгеләр катамаранда шул урынга барып, балаларны икенче ярга чыгара. Бәхеткә, барысы да исән-сау.

Белгечләр туристларга үзләренең иминлеген тәэмин итү һәм вакытлы ярдәм алу өчен походка чыкканда маршрутларын теркәү кирәклеген искәртә. Маршруттан кайткач, ахыргы пунктка җитүне дә хәбәр итү зарур. Бу туристлар вакытында кайтмаса, эзләргә чыгу өчен кирәк.