Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Рәсүл Госманов: “Шәһәрдә яшәсәм дә, җаным белән авылныкы мин”


Махсус рубрикабызның бүгенге кунагы — БР Дәүләт Җыелышының Аграр мәсьәләләр, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Рәсүл Үзбәк улы Госманов. Гәзит укучыларыбызга ул бик яхшы таныш. Интервьюлар, комитет утырышыннан репортажлар, аның үзенең мәкаләләре дә “Өмет” битләрендә еш кына дөнья күрә. Рәсүл Үзбәк улы — республика басмалары белән тыгыз элемтәдә торучы сирәк депутатларның берсе. Шуңа күрә депутат әфәнде белән сөйләшүебезне эчкерсез җавап көткән сорау белән башлап җибәрдек.

— Рәсүл Үзбәкович, Сез матбугат өчен һәрчак ачыксыз, шуның белән күп депутатларга, җитәкчеләргә үрнәксез. Бу Сезнең пиар-адыммы, әллә матбугат чыганаклары белән эшләүне бик мөһим һәм кирәкле дип саныйсызмы?
— Депутат ул һәрчак халык арасында, ул халыкка якын булырга, ә халык аны танырга тиеш. Пиар-адым түгелме дидегез, пиар-адым дип әйтсәгез дә ярый, мин аңарда бернинди начарлык күрмим, әгәр без җәмгыятькә яхшылыклар гына китерсәк, җәмгыятьнең күзен ачсак, басмалар аша халыкның закон һәм хокук грамоталылыгын арттырсак. Гади халык юридик белемгә ия түгел бит, ә гәзит катлаулы законнар телен гади һәм аңлаешлы итеп кешеләргә җиткерә.
Әйе, күпмедер дәрәҗәдә без үзебезнең танылуыбыз өчен дә көрәшәбез. Алдыбызда 2018 елның мартында ил президентын сайлау, аннары сентябрьдә Дәүләт Җыелышы депутатларын сайлау бурычы тора. Әгәр депутат биш ел эшчәнлеге вакытында киңкүләм мәгълүмат чараларыннан яшеренсә, бернинди интервью бирмәсә, мәкаләләр язмаса, алдагы сайлаулар килеп җиткәч, аның эшчәнлеге турында нинди бәя биреп булыр соң? Депутат халык каршында әйткән сүзләре, биргән вәгъдәләре өчен җавап тота белергә тиеш. Халык бит безне үзенең наказларын биреп сайлый: кайдадыр яңа юл түшәргә, кайдадыр авыл хуҗалыгына ярдәм кирәк һ.б.-лар. Депутатлар эшләнгән эшләр буенча да халык каршында отчет тотарга тиеш. Депутатлар гына түгел, башкарма власть органнары, хакимиятләр дә матбугат белән тыгыз бәйләнештә яшәргә тиеш дип уйлыйм.
— Сезнең өчен матбугат нәрсәне аңлата? Бүген властьлар матбугатның бөтен көчен файдалана дип уйлыйсызмы?
— Мин вакытлы матбугатка язылу изге эш итеп саналган гаиләдә туып-үстем. Әтиемнең эш өстәлендә бер кочак гәзит-журналлар ята торган иде. Үз вакытында “Коммунист”, “Вопросы экономики”, “Вопросы науки” кебек басмалар миллионнарча данәдә тираж җыялар иде. Ә инде “Литературная газета”, “Роман газета”га язылу бөтенләй авыр булды: чөнки аларга лимит куела иде. Ул чакта матбугатка властьның барлык органнары тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә иде. Шуңадыр да гәзит-журналларның тиражы зур булды. Бүгенге көнгә килгәндә исә, “Өмет” гәзитенең тиражы, башкалар белән чагыштырганда, югары. Шәхсән мин үзем дә “Өмет”не яратып укыган кешеләрнең берсе.
Ә инде икенче сорауга килгәндә, властьлар беркайчан да матбугатның мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып бетә алмаячак дип уйлыйм. Чөнки бүгенге матбугатның мөмкинлекләре чиксез. Властьларның үзләренең дә матбугат тормышында катнашу мөмкинлекләре гаять зур, теләгән саен матбугат аша халыкка мөрәҗәгать итә алалар. Ике арада эшчәнлекнең тулы көчкә бармавы, бәлки, властьларның хатасыдыр да. Бик сирәк очракларда гына депутатлар да, власть органнары да бик ачык булалар. Ә безнең Дәүләт Җыелышының вакытлы матбугат белән эшчәнлеге турында әйткәндә, ул начар тора димәс идем. БР Дәүләт Җыелышы рәисе К.Толкачев республика басмаларында еш чыгыш ясый, 8 комитетның эшчәнлеге дә республика матбагасында еш яктыртыла. Мин үзем дә гәзитләргә мәкаләләр язып торам, РФ Журналистлар союзында әгъза булып тору моңа бер этәргеч бирәдер, мөгаен.
— Сез күренекле авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, БР фәннәр академиясе академигы Үзбәк Госманович Госмановның улы. Сезгә фән юлыннан китәргә әтиегез маяк булдымы?
— Мин Дүртөйле районының Тайморза авылында урта мәктәпне тәмамладым. Теләсә кайсы авыл малае башкарган эшләрне эшләп үстем.Үсмер елларда көтү дә көттем, фермада сыер сауган чакларым да булды. Әтиемнең авыл хуҗалыгы фәне белән шөгыльләнүен күреп, аның белән шаулап үскән киң иген кырларын айкап үстем. Үземнең хезмәт юлын Дүртөйле районының “Маяк” колхозында башладым. Комбайнер ярдәмчесе булып эшләдем. Малай чакта колхоз рәисенең ничек эшләгәнен күреп, аның кебек авыл хуҗалыгы рәисе булып эшлисем килә иде. Матур эшләү хыялы мине канатландырды. Бүген килеп хыялым тормышка ашты дип әйтә алам. Колхоз рәисе булуын-булмадым, әмма Аграр комитет рәисе булуга ирештем. Моның өчен язмышыма, юлымда очраган кешеләргә рәхмәтлемен. Бүген эшләгән һәм яшәгән урыным шәһәрдә булса да, җаным белән һәрчак авылдамын. Тайморза авылындамын. Мин авылда булырга, авылдашларым белән аралашырга яратам. Анда туган-тумачаларым да күп, әтиемнең йортына кайтып йөрим. Улым да авылда умартачылык белән шөгыльләнә, 70 умартасы бар. Мин үзем дә һәвәскәр умартачы, шулай ук ауга йөрергә, елга буенда балык каптырырга яратам. Шуңа күрә мин үземне кендегем белән авылга береккән кеше дип әйтә алам.
— Депутат булып сайланганчы Сез авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институ-
тында 20 ел эшләгәнсез. Депутат булуыгыз фәнни эшчәнлегегезгә комачауламыймы?
— Юк, киресенчә, ярдәм итә. Мин — авыл хуҗалыгы тормышы белән үз тәҗрибәсе аша таныш булган депутатларның берсе. Хыялым тормышка ашты: сайлаган профессиям дә авыл хуҗалыгы буенча. Аграр университетның икътисад факультетын кызыл дипломга тәмамладым. Аспирантурадан соң, гыйльми дәрәҗә яклагач, студентларга лекцияләр укыдым. Авыл хуҗалыгы мине гел кызыксындырды, бер урында тапанып тормадым, кандидатлык, аннары докторлык диссертациясен якладым. Дөнья күргән дистәләрчә хезмәтләрем, ягъни китапларым бар. Соңгы вакыт эчендә генә бер китап, ике брошюра чыгардым.
Минем бүгенге эшчәнлегем дә гел генә авылларга чыгуны күзаллый. Районнарга еш чыгабыз, район җитәкчеләре белән тыгыз эшчәнлек алып барабыз. Өстәвенә, безне партия эшчәнлеге алып бару да якынайта төшәдер. Мин — “Бердәм Русия” партиясе әгъзасы. Партия эше дә депутатлык эшчәнлегемә ярдәм итә.
— Рәсүл Үзбәкович, быелгы авыл хуҗалыгы торышына нинди бәя бирер идегез? Җыелган уңыш күләме белән канәгатьсезме?
— Авыл хуҗалыгы тармагында хәлләр беркайчан да җиңел булмады. Мисалга соңгы елларны гына алыйк. 2016 елга кадәр игенче уңышын түгәрәк кенә суммага сата алды. Тоннасын 9—10 мең сумга кадәр. Ә 2016 елда исә бәяләр төшә башлады. Быел исә ашлыкка бәяләр төшүе хәтта фаҗигале төс алды дип әйтер идем: ашлык икеләтә арзанайды. Әгәр 2016 елга кадәр булган хаклар җитештерү рентабельлеген тулысынча капласа, бүген исә рентабельлек турында әйтә алмыйбыз.
Безнең республикада 800 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, 6 мең крестьян-фермер хуҗалыгы, 500 меңнән артык шәхси-крестьян ихатасы бар. Бу бик зур армия, мөгаен, Русия Федерациясендә иң зурларының берседер. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең күп кенә күрсәткечләре буенча без Русиядә әйдәүче урынны билибез.
Быел үзенең җитештерүен диверсификацияләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ныграк отты. Алар культуралар, продукцияләр төрлелеге, тирәнтен эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр. Мәсәлән, җитен үстергәннәр отты. Җитен — ул бүген перспективалы культураларның берсе. Шулай ук үлән орлыклары җитештерүчеләр отты. Чөнки аңа һәрчак сорау бар һәм зур. Җитен белән үләннән башка наркотиксыз киндер кебек культураларга сорау бар. Күп еллар инде, мәсәлән, авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты, шулай ук орлык сату белән шөгыльләнүче байтак кына коммерсантлар диверсификация үткәрү өчен көрәштеләр. Кызганычка каршы, бу фикергә колак салучылар аз булды. Иске схема, иске чәчү әйләнеше, йомшак агрономик ярдәм күп итеп бодай үстерүгә китерде. Бодай уңышы күп булды, әмма хаклар да төште. Дөрес, соңгы вакытларда чит илләргә ашлык сатыла башлады, әмма аңа карап кына хәлләр җиңелләште дип булмый. Бүген ашлык 6 мең сум, хәтта 6500 сум белән сатылса да, хәлне төзәтмәячәк. Элеккеге хәленә кире кайтара алмаячак. Шуңа күрә безгә авыл хуҗалыгы үсеше стратегиясен тамырыннан карарга кирәк. Бүген Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы нәкъ менә комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән адымнар ясый башлады дип уйлыйм.
Безгә кичекмәстән ашлыкны эшкәртүгә әйләнеп кайтырга кирәк. Он, икмәк-калач, кондитер ризыкларын күпләп җитештерергә кирәк. Ашлыкны тирәнтен эшкәртү мөһимлеге турында республика башлыгы Рөстәм Хәмитов еш басым ясап әйтә.

–Ашлык күп булса да, аз булса да крестьян уфтана. Бу җәһәттән крестьяннар белән уңышлы эшләгән башка дәүләтләр үрнәген ник үзебезгә мисал итеп алмаска? Әнә Ерак Көнчыгыш күршебез Япония уңышыңны фәлән хакка сатып алачакбыз дип ел башында ук крестьянга әйтеп куя...

– Япония авыл хуҗалыгын авыл хуҗалыгына карикатура гына дип әйтер идем. Чөнки Япониядә бездәгедәй зур күләмнәрдә уңыш үстерелми, шуңа да бәлки яхшы субсидиялиләрдер. Аларда дөге алтын бәрабәренә тора. Өстәвенә, халыкның төп кәсебен саклап калу өчен дә җитди акчалар бүленә анда. Әгәр шундый ярдәм булмаса, Япониядә, мөгаен, беркем дә авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнмәс иде. Бәлки, ул урыннарда автомобиль заводы төзеп куярлар иде. Әмма илдә азык-төлек хәвефсезлеген саклау өчен балыкчылык, дөге үстерү буенча авыл хуҗалыгына ярдәм итү дәүләт программасы бар. Япония 100 % белән диярлек азык-төлекне читтән сатып ала, шулай булуга карамастан, аларның үзләренең яшелчәләре, дөгеләре бар. Булмаса, Азия аларны күмеп ташлар иде.
Тагын мисалга Кытайны алыйк. Анда бәяләрне һәм бөтен продукцияне сатуны социалистик принциптан чыгып билгелиләр. Без исә башка шартларда яшибез. Аларда бездәге сыман колхозларны реформалау да юк, авыл хуҗалыгы җитештерүе шәхси кулларда булса да, ул барыбер дәүләт катнашлыгында. Бездә, федерация булгач, азык-төлек базарында төп уенчы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Ул ил Хөкүмәте белән берлектә стратегия әзерли. Илнең барлык 85 субъекты өчен дә.
Сер тугел, авыл хуҗалыгы катлаулы хәлдә. Республика хөкүмәте бу җәһәттән даими уйлана. Хөкүмәт рәисе Рөстәм Мәрданов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә булышу өчен стандарт булмаган алымнар кирәк дип еш әйтә. Чынлап та кирәк. Тәкъдимнәр пакеты әзерләнә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә булышырга кирәк. Югыйсә, киләчәк чәчү кампаниясендә тагын да катлаулырак хәлдә калуыбыз бар.
– Бүген игенченең тир түгеп үстергән уңышын үзкыйммәтеннән дә түбәнрәк хакка сатарга мәҗбүр булуы аянычлы...
–Менә шулай, базар ул аяусыз нәрсә. Шуңа бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчесе “каткан” хәлдә калырга тиеш түгел. Бүген яшьләр заманасы. Акыллы, чагу, яңа мөмкинлекләргә ия булган, реализацияләүнең төрле вариантларын күзаллаган. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиесе — ул эшкуарлык. Һәркем үзе алга барырга тиеш. Без 25 ел инде базар шартларында яшибез, базарның шундый кырыс та, катлаулы да була алуына күнегергә вакыт. Әмма шул ук вакытта без ул катлаулыкларны аңлыйбыз һәм булышу мөмкинлекләрен эзлибез.
– Рәсүл Үзбәкович, Сез ничек уйлыйсыз, авылларның киләчәге күмәк хуҗалыклар кулындамы? Әллә фермерлардамы? Бәлки шәхси ихата хуҗалары кулындадыр?
– Кооперация — менә нәрсәгә өметләр баглана. Куллану кооперациясе булсынмы, әллә җитештерү кооперациясеме — ул авыл хуҗалыгындагы югалтуларны киметү мөмкинлеген бирер иде. Ул авылларда булган бөтен көчләрне, керемнәрне, авыл хуҗалыгы җитештерүендә катнашучыларны берләштерә ала. Кооператив — ул һәрвакытта коллектив дигәнне аңлата. Һәр кеше — җир пае яки милек хуҗасы. Пай җире булса, физик катнашусыз да авыл хуҗалыгы җитештерүендәге куллану кооперациясендә катнаша ала. Тик һәркем үзенең карашын яклый белергә тиеш. Пай җирен болай гына файдалануга биреп, дистәләрчә еллар буена арендаторның исәп-хисап ясавын кул кушырып көтеп утыру үлемгә тиң. Башкача әйткәндә, сөйләшү кирәк. Элеккеге колхоз җыелышлары сыман пайчылар җыелышы кирәк. Ул җыелышта килешү төзелү бөтен кешегә дә кызыклы булырга тиеш. Әгәр ошамый икән, сәбәбен күзләренә бәреп әйтергә кирәк. Халык грамоталы дисәк тә, алар үзләрен яклый белми. Сөйләшүләр алып барырга өйрәнергә, актив булырга кирәк. Тик ятмаган таш кына мүкләнми бит. Аннары, җир пае – ул бүләк түгел, ул крестьянга тормышын җиңеләйтү өчен бирелгән мөмкинлек. Шәһәрдә ул фатирларны хосусыйлаштыру мөмкинлеге булса, авылда — ул пай җире. Кооператив – ул элеккеге колхозлар урынына килгән оешма. Шуңа күрә дә кооперативларга хөкүмәт тә җитди акча чыганаклары бүлә. БР башлыгы Р.Хәмитов кооперативлар төзү турында күп әйтә. Кооперативка берләшкән кешеләр власть белән дә аяк терәп сөйләшә ала. Ә ялгыз беркайчан да андый сөйләшүгә ирешә алмый.
– Рәсүл Үзбәкович, җитди темадан күңеллерәгенә күчик әле. Матур юбилеегыз якынлашуын беләбез. Сезне гәзит укучыларыбыз исеменнән дә 45 яшь тулуы белән котлыйбыз!
– Әйе, 45 яшь — ул кеше гомере өчен тулы бер дәвер. Язмышыма рәхмәтлемен, тормыш юлымда һәрвакыт матур күңелле кешеләр очрады. Вакыт тиз үтә, кешеләр дә үзгәрә. Җәмгыятьтә дә зур үзгәрешләр бара һәм алар күп очракта уңай үзгәрешләр һәм мин аларда үземнең күпмедер дәрәҗәдә катнашлыгымны тоям. Ниндидер максатларга юнәлтелгән тырышлыкларның бушка китмәве, идеяләремнең, эшләгән эшләремнең тормышка ашуын күреп шатланам. Әйткәнемчә, мин кечкенәдән хезмәткә күнегеп үскәнмен. Балаларымны да хезмәттә чыныктырып үстерәм. Ә мин — күп балалы әти (3 бала). Балаларны хезмәттә чыныктырып үстерү — үзеңнең киләчәгеңә дә саллы өлеш кертү дигән сүз.

Резеда Кадикова әңгәмәләште.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>