Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Гәрәбәнең шифасы нидә?

Адәм баласы өчен дөньяда иң кадерле булган әйберләр ул –сәламәтлек һәм җан тынычлыгы. Тәне дә, җаны да сәламәт булган кеше – иң бай кеше. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Шулай да, соңгы елларда илебездә сәламәт яшәү рәвеше алып баруга – дөрес тукланып, физик активлыкны арттырып, табигый дәвалау чараларына йөз тотуга – игътибар арта бара. Бүгенге әңгәмәдәшем, нәкъ менә шундый табигый савыктыру чараларын пропагандалап яшәүче зур шәхес – “Рапицентр” үзәге җитәкчесе (Башкортстанда гына түгел, дөньяда бердәнбер булган гәрәбә ( янтарь) ташлар белән дәвалаучы бу үзәк турында, бәлки, күпләрнең ишеткәне дә бардыр), биология фәннәре докторы, Русия Эшкуарлар академиясе академигы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы– Рәзиф Әбелкарам улы Рәпиев.
Гомеренең яртысын спорт медицинасына багышлаган табиб, берзаман очраклы гына кызыксынып китеп, гәрәбәнең кеше организмына булган йогынтысын тикшерә башлый. Күпсанлы гыйльми тикшеренүләр алып бара һәм гәрәбәнең аерым бер әгъзаны гына түгел, тулаем организмны савыктыра алу үзлегенә ия икәнлеген ачыклый. Алай гына да түгел, галим үз ачышлары нигезендә докторлык диссертациясен яклый һәм дәвалауга рөхсәт бирүче патент ала, әлегә кадәр беркем кулланып карамаган гәрәбә белән дәвалау ысулына тотына.
Үз ачышларын шулай ук Дөнья рекордлары һәм Гиннесс рекордлар китабына терки.
Рәзиф әфәнденең актив иҗтимагый тормыш алып баруын, аның милләт җанлы кеше икәнлеген күптән белеп, ишетеп тора идем. Ә менә көннәрдән бер көнне ул редакциябезгә үзе язган шигырьләрен тәкъдим иткәч, бу шәхескә карата кызыксынуым тагын да артты һәм без аның белән очрашып сөйләшергә сүз куештык. Табиб белән аның Сипайлово бистәсендә урнашкан шәхси дәваханәсендә очраштык.
– Рәзиф Әбелкарам улы, нилектән нәкъ гәрәбә ташлары кызыксындырды сезне?
– Барыбызның да тормы-
шында ниндидер бер авыр көн килеп туа. Шундый ук хәл 2002 елда безнең гаиләгә дә кагылды – таныш табиблар әтиегездә соңгы стадиядәге яман шеш, 4 ай гомере калган дигән катгый карар чыгардылар. Аяз көнне яшен суккандай көтелмәгән хәбәр булды ул. Үзебезгә кыен чакта без, гадәттә, Аллаһны искә төшерәбез бит. Мин дә өзгәләнәм, “Нишлим, нишлим, Раббем, әтигә ничек ярдәм итим, өйрәт мине”, дип тезләнеп Ходайга ялварам. Шулай кайгырып йөргән бер төнемдә, хәбәр килгәндәй, колагымда “гәрәбә”, “саркофаг” дигән сүзләр ишетелгәндәй булды. Иртән торуга күңелемдә бер искәртү түгелме икән бу дигән кызыксыну уянды. Шундук китапханәгә киттем һәм бу таш турында бик күп мәгълүмат җыйдым. Әйтик, шуларны белдем: гәрәбә миллион еллар дәвамында зур басым астында нарат сагызыннан барлыкка килә. Ул, табигый казылма буларак, диңгез төбеннән табыла. Әмма дөнья күләмендә әлеге асылташ запасының 90 процентка якыны Калининград өлкәсенә туры килә.
– Без кечкенә чакларда авыл апалары, зобтан дәвалый дип гәрәбәдән муенсалар тагып йөри иде. Димәк, кызыксына торгач, сез дә аның дәвалау үзенчәлекләрен ачтыгыз инде?
– Әйе, элек-электән хатын-кызлар, гәрәбә муенса тагып йөреп, зоб авыруын дәвалаганнар. Шуңа күрә гәрәбә муенсаның дәрәҗәсе зур булган. Эшкәртелмәгән таштан ясалган муенсада 4% табигый гәрәбә кислотасы бар, ул гомум организмга уңай тәэсир итә. Ә менә беләзекне сул кулда йөртү файдалы.
– Бу бүлмәдәге гәрәбәләр дә Калининградтан кайткан таш-
лармы?
– Әйе. Әтигә ничек тә ярдәм итәсе килә бит. Мин тәвәккәлләдем дә, Калинин-
градтагы танышым – үземнең элекке спортсмен – аша сөйлә-
шеп, гәрәбә эшкәртүче комбинатка киттем. Сөйләшеп килештек тә, шул баруда ук берничә тонна гәрәбәне алып та кайттым. Шуның 1 тоннасын менә бу бүлмәгә түшәдек.
– Әтиегезгә ярдәм итә алдыгызмы соң?
– Ташларны кайтарып өйдек, әкренләп ябыштыра башладык. Әти дә килә, ярдәмләшеп йөри, ташларга утырып тора. Шулай 1 ай чамасы йөри торгач, ул миңа әйтә: ”Улым, минем хәлләр әйбәтләнә башлады бит әле”, – ди. Мин аптырап калдым – әтине лабораториягә алып киттем. Үзгәрешләр ях-
шы якка. Үз-үземә ышанмый икенче, өченче лабораториядә тикшерттем. Хәле көннән-көн яхшыруга таба. Менә шулай, 4 ай яшисе әтием, яңадан 12 ел сау-сәламәт яшәп, 90 яшен узып, бакыйлыкка күчте. Күз алдында рактан савыкты ул.
– Үзегезгә нинди зур савап җыйгансыз...
– Минем әти, сугыш яланнарын үтеп, 1 группа инвалидлык алып кайткан кеше. Ноябрь аенда Днепр елгасын ике тапкыр йөзеп кичкән, шул вакытта үпкәсен нык кына җәрәхәтләгән. Германиядә госпитальдә ятканда әйткән сүзе булган – улларым булса, берәрсен врач итәр идем дип. Аллага шөкер, өч улының берсе – мин – аның хыялын тормышка ашырдым.
– Рәзиф әфәнде, сез медицина институтына, димәк, әтиегез киңәше белән кергәнсез? Аннары үткән хезмәт юлларыгызга күз салыйк әле.
– Мин Шаран районы Иске Тамьян авылыннан. Урта мәктәпне Базгыяда тәмамладым. Әти-әнием авылыбызның ихтирамлы кеше-
ләре булды. Әниебез – мәктәп директоры, әти – авыл советы рәисе. Медицина институтының өченче курсына җиткәч, сәламәтлегем кискен какшап, йөрәгемә операция ясадылар, ул катлауланып, мин 1 ел дәваханәдә яттым. Бер кулым бөтенләй йөрмәс булып калды. 29 ел хәрәкәтсез булган шушы кулым, 50 көн менә шушы гәрәбә бүлмәсенә йөргәннән соң, үз хәленә кайтты. Укып чыгуга башкаланың 13нче дәвахәнәсендә 1 ел интернатура үттем. Табибның, үзегез беләсез, язу эше күп, ә минем кулым йөрми, шунда бер танышым миңа әйтә:”Синең башың яхшы эшли, әмма кулың йөрми бит. “Гастелло” футбол клубына табиб кирәк, барып кара әле, анда күп язасы түгел”, – ди. Шулай итеп мин спорт медицинасына барып эләктем. 5 ел анда эшләгәннән соң, СССРның җыелма спорт командасы табибы булдым. 10 ел дәвамында мин тәрбияләгән спортчылар арасында республика, илкүләм, дөньякүләм дистәләгән чемпионнар, призерлар бар.
– Рәзиф Әбелкарамович, йөрәккә катлаулы операцияләр кичереп тә, гел алгы сафта булгансыз. Дәрәҗәле исемнә-
регезне дә санап бетерерлек түгел. Кайдан килә сезгә мондый көч?
– Яшәргә тырышырга кирәк. Йөрәккә мин биш тапкыр авыр операция кичердем. Шуңа карамастан, медицина институтын тәмамлап 8 ел үтүгә, “СССР сәламәтлек саклау отличнигы” булдым.
– Рәзиф әфәнде, гәрәбәнең барлык авыруларга каршы торырлык көче турында фәнни хезмәтләрегез белән дәлилләгәнсез инде. Гади генә тел белән әйткәндә, аның савыктыру үзлеге нидән гыйбарәт соң?
– Гәрәбәдә Менделеев таб-
лицасының 70 төрле элементы бар. Ул – 60 миллион еллар җир куенында ятып та үз сыйфатларын югалтмаган тере биологик матдә. Безнең бүлмәдә кеше организмы өчен файдалы тискәре ионнар алмашы хәтта диңгез буе шәһәрләре Сочи, Кисловодск дәваханәләреннән дә югарырак. Димәк, монда дәвалансаң, анда барып йөрмәсәң дә була.
– Аптекаларда янтарь кислотасы сатыла. Аның файдасы бармы?
– Аны да алып карарга мөмкин. Ләкин анда барыбер химия кушылган.
– Без кулланган азык-төлектә үзебезгә җитәрлек гәрәбә кислотасы юкмы соң?
– Бар. Мәсәлән, сөт ризыклары – кефир, катыкта, үсемлекләрдә, җиләк-җимештә бар. Мин халыкка крыжовник үстерегез дип киңәш итәр идем. Анда – гәрәбә кислотасының иң зур күләме. Кышкылыкка киптерегез, туңдырыгыз, көн саен ашагыз, әмма кайнатмасын ясамагыз.
– Сәламәт булып яшәүнең тагын берничә серен әйтегез әле укучыларыбызга?
– Күңелегез чиста булсын, бар кешене дә үз тиңегез күреп кабул итегез. Тамак тәмугка кертә – ризык хәзер күп, натураль азыкларга өстенлек бирегез һәм... эчә белеп эчегез, дип әйтер идем мин. Бары тик шәраб кына, аның да минераль су кушып 3 градуска кадәр сыегайтылганын гына.
– Рәзиф әфәнде, арып киткән чакларыгызда ничек ял итәсез?
– Кичләрен кулыма гармун алам, утырып шигырьләр язам. Гаиләм җан тынычлыгы бирә – хатыным Ирина, кызым Луиза, улым Аскар – мин газизләрем өчен яшим...
Табибның киләчәккә ниятләре зурдан, шушы күркәм бинасында яңа фирма ачарга җыеналар, Чехиянең Карловы Вары дәваханәсендәге гәрәбә бүлмәсен дә яңадан эшләтеп җибәрергә... Гомумән, халкыбыз исәнлеге хакына эшләргә һәм яшәргә табибның киләчәккә булган хыяллары.

Елена Фатыйхова.
Ф. АБДУЛЛИН фотолары.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>