Озын парлы гомер үтәр өчен мәхәббәт янына сабырлык та кирәк, ди Гөлҗәннәт апа

Гомер юлын кулга-кул тотынышып ярты гасырдан артык бергә атлаган, бүген дә бер-берсенә сөю тулы күзләр, олы хөрмәт белән баккан, “әл дә син бар әле дөньяда” дип яшәгән парлар күңелдә һәрчак соклану тудыра. Күптән түгел безгә шундыйларның берсендә – Дүртөйле шәһәрендә матур гомер итүче Гөлҗәннәт һәм Әмир Сафиевлар гаиләсендә булырга туры булды.
Әмир Рәхмәтулла улы редакциябезнең күптәнге дусты, ул җитәкләгән “Агыйдел-Сервис” җәмгыяте турында язмалар гәзитебездә әледән-әле дөнья күреп тора. Ә менә аның хәләл җефете, сабыр да, акыллы да, бүген дә яшьлек чибәрлеген җуймаган Гөлҗәннәт апа белән әле килеп таныштык. Кырык дүрт ел дәвамында район дәрәҗәсендә иң саллы җитәкченең хатыны булган, гомере тынгысыз хезмәттә узган, ике уллары, киленнәре һәм дүрт онык һәм өч оныкчыклары өчен дөньяда иң кадерле кеше саналган, иң мөһиме, хатын-кыз бәхетенә ия Гөлҗәннәт апа белән бер сөйләшеп утыру – үзе бер гомер икән!
Туймазы районының шигъри яңгырашлы Тукай авылында туган кыз ул. Сугышның кызган мәлендә – 1943 елда дөньяга килә. Әтисе Минегазыйм Ибраһим улы сугыш алдыннан авыр эштә эшләгәндә зыян күрә, аягын кисәләр. Шулай итеп, ул иң авыр сугыш елларында авылда бар ятимнәр күз терәр ир-ат булып торып кала: столяр буларак авылдашларының бар мөһим эшләрен башкарырга булыша. Гөлҗәннәтнең әнисе Мәрзия Гыйниятулла кызы исә гомере буена алсыз-ялсыз колхозда эшли.
– Безнең балачак сугыштан соңгы авыр чорга туры килде. Ләкин халык бирешмәде, барсын да бергәләп күтәрде, – дип истәлекләргә бирелә Гөлҗәннәт апа. – Без, әтиле булгач, шөкер, ач булмадык. Бакчабыз зур иде, әти шуның яртысына арыш чәчте, ә ул бик тиз өлгерде. Шулай итеп, арыш икмәгеннән аерылмадык. Ипи пешеп чыгу белән үк, зуррак кисәк эләктереп, дусларымны сыйларга ашыга идем. Әти-әни моны күреп-белеп торды, ләкин бервакытта да “урамга икмәк ташыма” дип әйтмәделәр.
Авылда, аннан күрше Балтайда 8 еллык белем алганнан соң кыз акча эшләү нияте белән ахирәте белән Приютовога элеваторга эшкә барып урнаша. Ә булачак насыйп яры Әмир белән алар, үзләре әйткәнчә, “читтән торып” таныша. Эш болай була: Әмир абый (ул Тукайдан 6 чакрым ераклыктагы Әйтәктамак авылыннан) кызның күршесендә генә яшәүче икетуган абыйсы белән бергә хезмәт итә. Егет кызның фотосурәтен күреп, ошатып, аңа хат яза. Менә шулай ике арада хатлар йөри, хисләр бөреләнә башлый...
Егет хәрби хезмәттән кайту белән кызның авылына килеп, әниләренә керә (кыз бу вакытта Приютовода эштә була), бүләккә хушбуй калдыра.
–Кайтсам, әни: “Әйтәк егете килде, әнә, бүләк тә калдырды” дип оялтты. Ләкин күңелле булды, – дип елмая Гөлҗәннәт апа шул чакларны искә төшереп.
Озак та үтми егет кызны күрергә Приютовога килә. Аннан алар 1 Май бәйрәмендә авылда күрешергә вәгъдә бирешеп аерылышалар.
Яшьләр өч ел чамасы дуслашып йөреп өйләнешәләр, моңа кадәр әле Әмир абый механизация курсларын тәмамлый. Аннан Ырынбурның Сарыкташ тимер юлында эшләп кайта. Арада хатлар гел йөреп тора, яшьләрнең мәхәббәте арта гына. Егет әйләнеп кайткач, алар Приютовода икәүдән-икәү генә, бернинди балдакларсыз, бернинди шаһитларсыз ЗАГСка кереп кайталар. Зур булмаган туй авылда, туган-тумачалар белән бергә үтә.
Туйдан соң ук Гөлҗәннәт апа Приютоводагы эшен ташлап, иренең авылына кайта һәм төзелеп яткан ГЭЦка эшкә керә. Беренче уллары Илдар туганнан соң яшь әни фермага сыер саварга бара. Әмир абый Серафимовкада автоколоннага шофер булып эшкә керә, гел кайтып йөри, авылдашларына кемгә печән, кемгә утын кайтарырга булыша. Гаилә бик тату яши. Озак та үтми, икенче уллары Роберт дөньяга килә.
– Улларыбызның аралары яшь тә ике ай гына, йортка берьюлы ике бишек астык, – ди апабыз. – Белем алу кирәклеген икебез дә яхшы аңлый идек. Киңәштек тә, Әмиргә ары укырга кирәк, дигән фикергә килдек. Ул башта кичке мәктәптә 11 сыйныфны тәмамлады, аннан читтән торып Мәскәү дәүләт сәүдә институтына укырга керде.
Авылда биш ел яшәгәннән соң яшь гаилә Дүртөйле шәһәренә күченергә карар итә. Гөлҗәннәтнең ахирәте Тәнзилә, гаиләсе ишле булуга карамастан, Сафиевларны үзләренә сыендыра. Аның изгелеген гомер буена онытмый күңелдә саклый Сафиевлар.
–Авылда чакта кочегарлыкка укыган идем, шуның буенча Дүртөйледә Промкомбинатка эшкә бардым. Әмир шофер булып урнашты, ул өйгә кайтып та керә алмый, көн-төн эштә. Шактый вакыт иске шәхси йорт “снимать” итеп яшәдек, шөкер, изге күңелле кешеләр балаларны бакчага урнаштырырга ярдәм иттеләр.
Шул елларда Әмир абый институтны тәмамлый һәм алган һөнәре буенча эшли башлый, уллары да аллы-артлы укырга бара. Шул ук чорда ОРСның иске бинасын фатирлар итеп үзгәртәләр һәм гаиләгә 2 бүлмәле фатир бирәләр.
–Без күченү белән үк дымлылыктан тәмам өшәнгән стена җимерелеп төште, – дип үткәннәрне искә төшереп елмая

бүген апабыз. – Ләкин без фатирлы булуыбызга гаять шат идек! Анда озак кына яшәдек әле, аннан инде яңа йорттагы башта ике, аннан 3 бүлмәле фатирларга күчендек. Соңрак бар туганнарга, дусларга ишеге ачык булган менә әлеге иркен йортны бетереп кердек. Гаилә өчен үз почмагың булуның зур бәхет икәнен без Әмир абыең белән бик яхшы аңлыйбыз.
Соңрак Гөлҗәннәт апа страховкалаучы булып озак еллар Госстрахта эшли. Дүртөйледә ул кермәгән фатир-йортлар калдымы икән ул елларда? Аннан, хаклы ялга кадәр, 18 ел дәвамында ул бораулау эшләре идарәсенең кадрлар бүлеге инспекторы булып хезмәт сала. Үзенең соңгы эшләгән коллективын, җитәкчеләре Фаил Талип улы Галимшинны апабыз тик җылылык белән искә ала.
Әмир абый баштагы елларны Семилеткага йөреп эшли, аннан аны Дүртөйлегә, ОРС начальнигы итеп тәгаенлиләр.
–Гомер бик тиз үтә икән ул, тырыш хезмәттә кайнап балалар үсеп җиткәнне сизми дә калганбыз, –дип янә хатирәләргә бирелә Гөлҗәннәт апа. – Мәктәптән соң Илдар үз язмышын хәрби тормышка багышларга ният итте һәм Красноярск краена Ачинск авиация училищесына юл тотты. Икенче елны, абыйсы каникулга кайтуга, Роберт та мәктәпне тәмамлады һәм абыйсы укыган училищега укырга керде.
Диплом алганнан соң Илдарны Амурскка, Робертны Каменно-Уральск шәһәренә хезмәткә җибәрәләр. Егетләр икесе дә үзебезнең як сылуларына өйләнеп, матур гаилә кора. Робертның иптәше Римма Балтач районыннан, ә Илдарның Эльзасы – Дүртөйленең Имай-Утар кызы. Хәрби хезмәтләрен тиешенчә үтиләр кече Сафиевлар, бүгенге көндә аларның икесе дә запастагы офицерлар. Башкалар булса, хәрби пенсиябез җитәрлек, хәзер ял итсәк тә була, дияр иде. Ләкин Гөлҗәннәт апа белән Әмир абыйның дөрес тәрбиясенең нәтиҗәсе күз алдында – Илдар белән Роберт бүгенге көндә икесе дә, элекке хәрби белгечлекләреннән тыш, кабат нефть өлкәсендә кирәкле белгечлеккә ия булганнар. Илдар – гражданлык оборонасы инженеры булса, Роберт –нефть табу буенча мастер. Алар бүген инде сайлаган һөнәрләре буенча икенче стажларын тутыру алдында.”Безнең балалар да, үзебез кебек үк “трудоголиклар”“, дип канәгать елмая Сафиевлар.
–Әгәр язмышымны кабаттан сайлау мөмкинлеге бирелсә, мин, һичшиксез, Гөлҗәннәтне сайлар идем, –дип әңгәмәбезне дәвам итә сөйләшүгә килеп кушылган Әмир Рәхмәтулла улы.– Чөнки аның кадәр дә сабыр акыллы, кешелекле, ярдәмчел, ирне – ир итә белгән, туганнарны хөрмәтләгән, балаларга –оныкларга терәк һәм кирәк була белгән гүзәл хатын-кызлар сирәктер. Минем эшем һәрвакыт катлаулы, күп халык арасында эшли торган булды, хатынымның моңа карап бер вакытта да ризасызлык белдергәне, яки нәрсәдәндер канәгатьсезлек сиздергәне, конфликтлы хәлләр тудырганы булмады. Үзе дә гомер буе тырышып эшләде, миңа да башта урта, аннан югары белем алырга ярдәм итте. Моның өчен рәхмәтлемен. Ә иң мөһиме – ул миңа сау-сәламәт, бар яктан да булдыклы, Ватаныбызның чын патриотлары булган уллар бүләк итте.
–Илле өч ел бергә булу – уен эш түгел. Гомер буена үрнәкле гаилә булып яшәвегезнең сере нидә? – дигән сорау бирәм мин Гөлҗәннәт апа белән Әмир абыйга.
–Бер-береңне яратуда, хөрмәт итүдә һәм, әлбәттә, сабыр булуда, – ди алар бертавыштан. – Чөнки бәхеткә ирешү өчен бик-бик тырышырга, түземле булырга кирәк. Без бервакытта да мескен булып яшәмәдек, шул ук вакытта зиннәтлелек, купшылык артыннан да кумадык. Булганына шөкер иттек, башкаларга карап һичкайчан көнләшмәдек. Улларыбыз да шундый тәрбия алды: алар, кайда гына булсалар да, һәрвакыт үзләре тырыштылар, алар авызыннан “әти-әни, акча кирәк иде” дигән сүз чыкмады. Сер түгел, мин эшләгән өлкәдә хезмәт хакы бервакытта да күп булмады. Сәүдә хезмәткәре, әгәр ул гадел булмаса, озак эшли алмый: биредә башкаларны алдашкан кеше тиз абына. Шуңа балалар да безнең намуслы икәнне күреп үстеләр, очынмадылар. Нәтиҗәдә, матур гаиләләр корып, итәгатьле, тырыш балалар үстереп, хәзер безнең горурлыгыбыз, йөз аклыгыбыз булып гомер итәләр. Шуңа Ходайга бик рәхмәтлебез.
P.S.: Әмир абыйның авылы Әйтәктамак янында биек кенә кыясы да булган Чәңгелдәк тавы бар икән. Тауның эчендә берәр серле куыш бардырмы, вакыты-вакыты белән ул сызгырган тавышлар чыгара ди. Шуңа авыл халкы аңа Чәңгелдәк дигән исем биргән. Малай чакта шул тау аша өч ел дәвамында Кандракүлгә мәктәпкә укырга йөргән Әмир абый тау башында үскән әчкелтем тау юасы турында бүген дә онытылып сөйли. Яшьлегендә очраткан, гашыйк булган сөйгәне Гөлҗәннәтне дә ул шушы тауга чакырган, юасын авыз иттергән. Кыя читенә басып, Сәфиевлар гомерлеккә бергә булырга вәгъдәләр бирешкән һәм менә 53 ел инде алар бергә бәхетле, барсына да үрнәкле гомер кичерә. Тауларда бирешкән вәгъдәләр күкләргә аша, бәхет вәгъдә итә дигән бит борынгылар. Бу сүзләргә ничек ышанмыйсың?
Гөлара Арсланова.

Рөстәм Хәнәфин фоторәсеме.