Һәр дәвердә республика үсешенә сизелерлек өлеш керткән, хезмәте, тырышлыгы, гади кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте белән абруй яулаган, хаклы ялга чыкса да авылдашлары мәнфәгатен кайгыртып яшәгән билгеле шәхесләребез бар. Шуларның берсе – редакциябезнең якын дусты Абрар Садретдинов. Хезмәт юлын туган районы Чишмәдә гади агроном, колхоз рәисе булып башлап, Башкорт АССРы Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары вазыйфасына кадәр күтәрелгән Абрар Мәсәлим улы белән редакциябезне дистә елдан артык инде ныклы дуслык җепләре бәйли: ул – “Өмет”не, без аны үз иттек. Редакциябез эчендә үткәрелгән бәйрәмнәрнең, кичәләренең хөрмәтле кунагы да ул. Төрле каршылыкларга, хәл-вакыйгаларга, уңыш-казанышларга бай тормыш юлы үткән, әмма рух күтәренкелеген югалтмаган зирәк дустыбыз бүген бездә кунакта. Сөйләшер сүзләребез күп булып чыкты. Илебезнең, республикабызның үткәне һәм бүгенгесе, халкыбызның яшәеше, кичергән авырлыклары, мәгарифкә, медицинага, яшьләрне тәрбияләүгә һәм туган телгә кагылышлы проблемалар – берсе дә Абрар Мәсәлим улын битараф калдырмый. Ул уйлана, үткәннәр белән чагыштыра, нәтиҗә ясый һәм киләчәккә планнар кора.

–Абрар Мәсәлимович, Сез – зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, гомер буе кешеләр белән эшләгән, заманында зур вазифалар биләгән шәхес. 85 яшь чиген дә үттегез. Үткәннәрне еш искә аласызмы?
–Үткән гомергә мин бервакытта да ачуланмыйм. Үпкә тотмыйм. Аңлап торам: күп вакыт кайсыбер хәл-вакыйгалар барышы кешенең үзеннән тора. Еш кына кабатлый торган сүзем бар – үткәнне яманламыйм, хәзергесен макта-мыйм. Кайсыбер кешеләр, менә элек яшәп калдык, ичмасак, диләр. Ләкин элекке елларда да яшәү рәхәт түгел иде. Авырлыкларга чорналган еллар күп булды. Шул исәптән Советлар Союзы чорында да.
Шуны онытырга ярамый: бүгенге җәмгыятькә нәкъ шул чорда көчле матди база салынды. Бик авыр шартларда яшәп, батырлык үрнәге күрсәтеп илебезне күтәрде халык. Миңа сугыш алды, сугыш барган һәм сугыштан соңгы еллар яхшы таныш. Илебезнең һәм республиканың үсеш этаплары күз алдында үтте.
– Гомерегезнең кайсы чорын аеруча мөһим дип уйлыйсыз? Һәм ни өчен?
– Гомер юлы этапларының һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Аерып кына менә монысы иң мөһиме дип әйтеп булмый. Мәктәптә укыган елларымны хәтергә төшереп үтим. Мин сугыш башланмас борын укырга төштем. Аннан сугыш башланды. Май аенда чабатага күтәрмәләр – такта шакмаклар – тагып без демонстрациягә чыгабыз. Ул вакытта әле урамнарда гөрләвекләр ага, кар эреп бетмәгән була. Ашарга ризык, өскә кияргә кием юк. Без – балаларга зурырак киемнәрне, тузган булса да, кече-рәйтеп кигезә торган иделәр.
Кибеткә кием-салым бик сирәк кайта торган заманнарда яшәдем. Әмин авылы безнең Бишкәҗәдән җиде чакрым читтә урнашкан. Ситсаны Әминдә, сельпо үзәгендә генә саталар. Халык төнге сәгать дүрттән ситса алырга дип шунда чиратка бара. Әле ул бар кешегә дә эләкмәскә мөмкин. Фуфайка табу да зур проблема иде. Иң модный фуфайка булып кыеш кесәлесе санала. Хәтта сугыштан соңгы 1952-1953 еллар да кием җитмәгән вакыт булды. Фоторәсемгә төшәргә кирәк булса, күпләр киемне бер-берсеннән алып тора.
Сугыштан соң мин – үсмер малай –бригадир ярдәмчесе, хисапчы булып йөрдем. Әле булса хәтеремдә, миңа басуда сабан сөрүчеләргә икмәк китерү бурычын йөкләделәр. Аны “бу кисәк кемгә, монысы кемгә?” дип гадел итеп бүлә торган идек.
МТСта участок агрономы булып эшләгән елларымны хәтерлим. Шул ук вакытта мин – комсомол сек-ретаре дә. Колхозларда бер җирдә ашханә дигән туклану урыннары юк иде. Эшкә йөрергә ат бирделәр. МТС вакыты ул – һәрдаим тикшерү дигән сүз. Тракторчылар төнен ничек сөрә, йоклап ятмыйлармы, сөргәндә тирәнлекне бозмыйлармы – бәләкәй генә малай булсам да, тикшереп йөрергә тиеш идем. Боларның барысы да тыңлаучыга гаҗәп тоеладыр, әлбәттә, әмма минем кебек ныгынмаган үсмер малайга ул еллар – әҗәл белән янәшә йөргән вакытлар иде. Тәртип һәм хисап һәр эштә хакимлек итте. Әгәр шушы ике төшенчә булмаса, эшләр алга бара алмас та иде.
–Абрар Мәсәлимович, зама-нында зур вазифалар биләп эшләгән кеше буларак, җитәкче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсыз?
– Философлар җитәкче ия булырга тиешле сыйфатларның иң беренчесе – зирәклек, дигәннәр. Икенчесе – гадел була белү. Җитәкчегә карата куелган мондый таләпләр кайсыдыр илдә алтау, кайдадыр күбрәк тә. Шулар арасында тагын берсен аерып әйтергә телим – җитәкче үч алучан булмаска тиеш. Көнләшү һәм үч алу – иң начары. Кызга-нычка каршы, элек тә, хәзер дә көнчеллек дигән күренешнең көчле булуы күзәтелә.
Элекке һәм бүгенге тормышны чагыштырып, уйланып йөргәннән соң тагын шуны әйтәсем килә – элек, кем-әйтмешли, аты-юлы белән сүгенүләр бик булмый торган иде. Хәтта тракторчылар да ачуларын ничектер икенче йомшаграк сүз белән әйтә торганнар иде. Ә хәзер? Бик югары дәрәҗәдә эшләгән җитәкчеләр дә сүгенүдән оялмый. Бу – җитәкченең әңгә-мәдәшенә, кул астында эшләгән хезмәткәренә карата хөрмәт белән карамавы, аны санга сукмавы турында сөйли.
– Бүген яшь буынны тәрбияләү, гаилә турында күп сөйлибез. 2018 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Үзегез дә әти, картәти буларак, ничек уйлыйсыз, балага төп тәрбия кайда бирелергә тиеш – гаиләдәме, мәктәптәме?
–Кеше шәхес буларак мәктәптә генә формалашмый бит. Балага тәрбиянең төп нигезе, әлбәттә, гаиләдә салына. Ә бу процесс телдән башлана. Кеше үз халкының телен белмәсә, үз халкының музыкасын аңламаса, ул әхлакый инвалид була дип уйлыйм.
Гаиләдә иң мөһим кеше – әни. Төрки телле халыкларда әни сүзе “гаилә алиһәсе” дигән мәгънәдә булган. Кочевникларда әни – учак саклаучы. Ләкин гаилә алиһәсе дәрәҗәсендә булу өчен әни кеше үзенең тәртибе, эше, инсафлылыгы белән башкаларга үрнәк булырга тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, гаиләдә тәрбия эшен башлыча әни алып барырга тиеш дигән фикердәмен. Туган телне саклауда, туган моңнарны аңлауда да әнинең роле зур.
Балага төп тәрбия гаиләдә бирелә, ә мәктәп бу процесста катнашырга гына тиеш. Без дә әниләр сүзен закон буларак тыңлап үстек. Хәтеремдә, мәрхүмә әнием: “Бала-кай, тапкан әйбереңне алма”, – дип әйтә торган иде. Гомер буе әнинең шул сүзен тыңлап, аңлап, төгәл үтәп үстем. Чөнки сынаганым бар – тапкан акчаны алсам, үземнекен югалтачакмын.
Әти-әниләр баланы тәрбия-ләгәндә иң беренче чиратта урлашуның никадәр начар булуын аңлатып тәрбияләсеннәр иде. Мин, шөкер, озын гомер юлы үткән кеше. Элекке чорны һәм хәзерге заманны чагыштырып карыйм да, күрәм – тәрбия җимешләре төр-лечә. Элек, әйтик, авылда берәр малай хилафлык эшләсә, аны шундагы карт эләктерә дә, чыбык белән арт ягына “җиффәрә” яки бу хакта атасына әйтә иде. Хәзер начар эш-гамәл кылган үсмерләргә кисәтү ясыйлармы? Юк. Ясасаң, үзеңне кыйнап китәргә дә күп сорап тормыйлар. Хәзер, күреп торабыз, үсмерләр укытучыларны кыйныйлар, аларга кадыйлар, чән-чәләр, аталар... Барысы да гаиләдән башлана. Кызганычка каршы, дистәләрчә-йөзләрчә еллар дәва-мында салынган әхлакый нигезләр бүген килеп җимерелгән заманда яшибез. Яшьләрдә усаллык, җаһил-лык арта.
Хәзер балалар күбрәк Интернет тәэсиренә бирелгән. Гәзит-жур-наллар, матбугат басмаларын бик укып бармыйлар, кызганычка каршы. Ә бит милли матбугат – ул көчле тәрбия чарасы да. Тәрбия бирүче гәзитләргә дәүләт тарафын-нан игътибар кимүе – бик тә аянычлы хәл.
Мәктәпләрдә логика һәм психо-логия фәннәрен укыту күптән отышлы булыр иде. Мин республи-кабызның авыл хуҗалыгы институ-тында студентларга лекция укыган вакытта гел әйтә идем: “Икъти-садчы психологияне һәм тарихны яхшы белергә тиеш”. Хезмәткәргә эш хакын кайчан бирергә, кайсы вакытта премия бүләргә, яхшы эшләсен өчен аны ничек кызыксындырырга – икъти-садчы-психолог боларның барысын да белеп торырга тиеш. Ә логика? Ул бит – җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның мөһим бер өлеше.
– Бүген җәмгыятьнең нинди күренешләре борчый Сезне?
–Алар күп инде. Медицинада коррупциянең чәчәк атуы аеруча тирән борчылу тудыра. Күреп торабыз – дәваханәләр ябыла, ябылмаганнарында пациентларга урын җитми. Күңелгә тигән тагын бер күренеш – югары квалифи-кацияле кадрлар составы әзерләүгә тиешле игътибар җитеп бетми. “Ашыгыч ярдәм” хезмәтләрендә эшләүчеләр арасында үз эшенә җитди карамаучылар күп. Дару хаклары кыйммәт, яхшы нәтиҗә бирүче препаратларны табуы авыр.
Адәм баласы гомере буена үзен тәрбияләргә, камилләшергә, Ходай тарафыннан бирелгән гомерне яшәгән чорда эш-гамәлләренә анализ ясый белергә, тәртип дигән төшенчәне онытмаска тиеш. Мак-сат куеп яшәргә, үз-үзеңне тәрбияләргә, эш-гамәлләргә анализ ясарга, белемне арттырып торырга, дисциплинаны онытмаска – минем тормыш девизым шундый булды. Әтиемнең мин колхоз рәисе урынбасары булып эшләгән ел-ларда әйткән алтын сүзләрен тыңлап яшәргә тырыштым. “Кеше белән көрәшмә, балакай. Син ул кешедән яхшырак булырга ты-рыш”, –диде ул миңа.
–Кешедә нинди күңел сыйфатларын югары бәялисез?
– Адәм баласы, иң беренче чи-ратта, кешелекле булырга, аннары башкаларны аңларга, хәленә ке-рергә тырышырга тиеш. Партия әгъзасы буларак, шушы сый-фатларга ия булу, күпмедер дәрә-җәдә минем эшем дә булды. Интуиция – сиземләү, тоемлау бул-са, тагын да яхшы. Шушы сыйфат мине гомерем буе озатып, авыр мәлләрдә коткарып килде.
–Абрар Мәсәлимович, Сезнең белән бер утырып сөйләшүе – үзе бер гомер. Исәнлек-саулык, имин көннәр теләп калабыз. Гәзит укучыларыбызга әйтер теләк-ләрегез дә бардыр?
–Һәрберебезнең иминлектә, муллыкта, мәхәббәттә яшәвен те-лим. Мәхәббәтсез яшәп булмый ул.

Руфина Таҗиева.