-Айдар абый, армиягә барган кеше аны гомерендә дә онытмый, диләр. Берәр кызыклы вакыйга сөйләп китегез әле. 
-И, бик күп булдылар инде алар. Иң еш искә төшкәне – беренче сикерү. Анда сорап та тормыйлар, тибәләр дә төшерәләр. Беренче сикергәндә йөрәкнең кайда икәнен дә онытасың. Сикердек тә, барыбыз да чылбыр кебек күктә эленеп калдык. Торабыз шулай... Үзем дә уйламастан: “Кәркәле таулары биек” дип җырлап җибәрдем. Стресс булгандыр инде. Тагын да кызыграгы җиргә килеп төшкәч булды. Ул көнне җил иде. Һәм бу җил мине каядыр читкә иген басуына алып китте. Басу читенә генә килеп төштем. Төшү белән парашютны сүндерә башладым, юкса җил тагын сөйрәп алып китәчәк. Сүндердем, торып бастым. Артыма борылсам – бер сыер тора. Бер якта иген басуы, икенче якта сыер, ә уртада мин. Һәм сыер туп-туры минем күзгә карап басып тора иде. Син кайдан пәйда булдың, дигән сыман. Аны күргәнгә ничә еллар үтте, ә минем һаман онытканым юк. Ул сыерның күз карашлары онытырлык түгел иде шул.

Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә озак еллар үз эшен фанатларча яратып башкаручы, авырулар һәм хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә лаек булган табиблар күп. Шулар арасында “Республиканың иң яхшы табиб-эндокринологы” буларак танылу алган тәҗрибәле эндокринолог Индира Рәүф кызы Мәкъсүтова аерым урын алып тора. Сер түгел, эндокринология буенча табибка күренергә килгән авырулар, бигрәк тә авылдан килүчеләр, бер-берсенә “Мәкъсүтовага күренергә тырыш!” дип киңәш бирә. Димәк, ышаналар, яраталар һәм хөрмәт итәләр.

Индира Рәүфовнага әңгәмәгә килгәч, кабинетында авыруга соңгы киңәшләрен биреп бетергәнен көтеп торырга туры килде. Читтәге кәнәфидә тын гына табибны күзәтәм: акыллы караш, йомшак та, шул ук вакытта таләпчәнрәк тә тавыш, киңәшләре төпле, конкрет, хәрәкәтләре талгын...  Күңелдә нәкъ шушы табиб  проблеманы  аңлар, хәл итәр, ярдәм кулын сузар дигән ышаныч туа.

Индира Рәүфовна  – Уфа кызы. Балачактан табиб булырга хыялланса да, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң беренче елда ук медицина институтына укырга кереп китү насыйп булмаган аңа. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә ике ел регистратурада эшләргә туры килгән. Өченче елда гына, ниһаять, студент булып киткән.

-Эндокринология юнәлешен сайлавым очраклы дисәм дә була. Әнием йөрәк авырулы булгач, минем табиб-кардиолог буласым килгән иде, - ди үзе Индира ханым. – Медицина институтын тәмамлагач, 3нче санлы дәваханәдә терапия буенча интернатурага килдем. Хезмәт юлымны Уфаның Цюрупа урамындагы 1нче санлы поликлиникасында терапевт булып башладым. Ике ел буе участок терапевты булып эшләгән вакытта мин нәкъ эндокринология буенча белемемнең җитешмәвен аңладым. Һәм нәкъ шунда эшләгәндә участогымдагы әбиләргә-бабайларга инвалидлык алуда ярдәмем зур булды дип шатланым әйтә алам (елмая). Эндокринология буенча белемемне арттырырга теләү  клиник ординатурага алып килде. Анда ике ел укыдым. Гүзәл Хәмит кызы Чулмантаева – минем остазым. Шулай итеп, 1996 елдан алып табиб-эндокринолог булып эшлим.  2003 елдан алып 2010 елга кадәр республиканың перинаталь үзәгендә  табиб-гинекологлар белән берлектә репродуктив мәсьәләләр буенча табиб-эндокринолог булып эшләдем. Анда зур тәҗрибә тупладым: неврополог, окулист, генетиклар кебек табиблар белән бергә эшләгән вакытта алардан да күп нәрсәгә өйрәндем. Эндокринолоя – киңкырлы фән. Аның асылын гормоннарга,  калкансыман бизне, шикәр чирен генә дәвалауга кайтарып калдырырга кирәкми.

Индира Рәүфовна әйтүенчә, ул бервакытта да эндокринолог булып китүенә үкенмәгән. “Мин бу юнәлештә күп табиблар белмәгән белемгә иямен, димәк, күпләргә ярдәмем тиячәк. Мәсәлән, репродуктив мәсьәләләр буенча  да белемем, тәҗрибәм булгач, миңа приемга хатын-кызлар да, ир-атлар да килә”, - ди ул.

Холкы турында кызыксынгач табиб ханым: “Күңелем белән йомшак кешемен, ләкин кайвакыт катгый, таләпчән булырга туры килә. Бу хәл үземә һич кенә дә ошамый. Кешеләр белән җылы, дустанә мөгәмәләдә булырга тырышам”, - диде.

Яңа ел бәйрәме якынлашуын исәпкә алып без Индира Рәүф кызыннан гәзит укучыларыбызга табиб-эндокринолог буларак киңәшләрен җиткерүен үтендек. Менә алар:

  1. Иң беренче чиратта туклану режимын сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышыгыз.
  2. Тәмәке белән дус булмагыз.
  3. Спиртлы эчемлекләр белән артык мавыкмагыз.
  4. Бер-берегезгә карата ягымлы, кешелекле булу – үтә дә мөһим фактор. Кешелекле булыгыз!
  5. Дөнья куам дип артыгын чапмагыз, көяләнмәгез. Кайвакыт туктап, уйланып ала белү – яхшы сыйфат ул.
  6. Вагыйгаларны ашыктырмагыз! Әгәр берәр эшегез килеп чыкмый икән, туктап, уйланып, үз-үзегезгә сорау бирегез – ә ни өчен килеп чыкмый?
  7. Сәламәтлегегезгә, күңел халәтенә карата игътибарлы булыгыз.

     Ә без исә Индира Рәүф кызы “Республиканың иң яхшы эндокринологы” исеменә лаек булуы белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алдагы тормышында имин көннәр һәм яхшы кәеф телибез.

   Руфина Таҗиева.

                                                  

Берәүләр бу тормышта үз хезмәт юлын табар өчен бер ярдан икенчесенә ташлана – эш артыннан эш алмаштыра, икенчеләр бер сайлаган юлыннан тайпылмый, ашыкмый алга атлый да атлый. Абдуллина Гөлнур Миңлеяр кызы – яшьлектә үз иткән һөнәренә тугры калганнар исемлегеннән: гомеренең 4 дистә елын медицинага багышлаган, аның 36 елын бер урында хезмәт иткән кеше ул.

“Бәләкәйдән үк күрше кызы белән табиб булып уйный торган идек. Авыл фельдшерына охшарга тырышканбыз инде, – диде ул елмаеп, медицинага кызыксыну кайчан башланды дигән сорауга. – Аннары минем картәнием халык табибы булды: өшкерә, дәвалый иде. Әни дә ярдәм сорап килүчеләрне кире какмый иде”.

Гөлнур Миңлеяр кызы тумышы белән Стәрлебаш ягыннан. Кайчандыр Кайраклы, хәзерТормай дип йөртелгән авылның 8 еллык мәктәбен уңышлы тәмамлаган кызны Салават медицина училищесына имтиханнарсыз кабул итәләр. Яшь белгеч 1973 елда Стәрлебаш район үзәк дәваханәсенә шәфкать туташы булып эшкә кайта. Хирургия бүлегендә эшләп йөргән җиреннән мәктәпкә шәфкать туташы итеп җибәрәләр. Төп эше белән беррәттән дәваханәнең балалар бүлегендә төнгелеккә дежур торудан да баш тартмый ул. Гөрләтеп эшли дә, матур итеп күңел ача да белгән ул заманның яшьләре. “Районда эшләгән ике ел иң истә калган чор булды, сагынып искә алам ул вакытларны”, – ди Гөлнур Миңлеяр кызы. – Үзэшчән бәйгеләрдә, спорт ярышларында актив катнашып, җиңүләр яулый идек. Бер ел эшләгәч, авыл советына депутат итеп тә сайлап куйдылар”.

Авылдагы тормышы гөрләп барса да, яшь кыз югары белем алу теләге белән янып яши. Ул вакытта училищедан соң юллама буенча өч ел эшләү таләп ителгән. Белем алырга теләге зур булгна Гөлнур Миңлеяр кызы ике ел эшләгәннән соң башкаланың медицина институтының дәвалау факультетеның кичке бүлегенә документларын тапшыра. Шунда ук Уфаның 3 санлы дәваханәсенең (хәзер ул урында перинаталь үзәк) неврология бүлегенә шәфкать туташы булып эшкә урнаша. “Ул вакытта неврология 80 урынлык зур бүлек иде. Беренче курстан алып укып беткәнче шунда эшләдем. Күренекле табиблар белән аралашу, тәҗрибә туплау, эшнең агышына төшенү үзенекен иткәндер инде күрәсең, киләчәк һөнәрем итеп неврология тармагын сайладым”, –  ди Гөлнур ханым. Интернатураны республика клиник дәваханәсенең неврология бүлегендә үт. Уфа шәһәренең 21 санлы клиник дәваханәсе ачылгач, аны неврология бүлегенә табиб итеп эшкә чакыралар. 1983 елдан бирле ул, төшкән урынында таш булган дигәндәй, шушы урында хезмәт итә. 1988 елдан неврология бүлеген җитәкли. “Кешегә әйтсәң, бер урында шулкадәр эшләвемә кайсыберләр ышанмый”, – ди мөдир.

Һөнәрең күңелеңә хуш килсә, еллар үткәне сизелми дә шул. Югары категорияле табиб, Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы Гөлнур Абдуллина бүген дәваханәнең ветераннар советы әгъзасы булып тора. Белгәннәрен, тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтергә ашыга. Аның өйрәнчекләренең күбесе – хәзер үзләре югары категорияле табиблар.  

Әйткәндәй, Гөлнур Миңлеяр кызы җитәкләгән неврология бүлегендә пациентларның кимеп торганы юк. “Неврология сезонлы тармак түгел, ел әйләнәсенә чирлеләр күп, – ди ул. – Соңгы елларда психик чирләр, акылына зыян килүчеләр саны арта”. Кешенең нерв системасына бәйле чирләрнең төре бихисап: гади генә әйткәндә баш авыртудан, әйләнүдән башлап, умыртка баганасы, арка авыртулары, хәтер, йокы, хәрәкәтләр бозылу, эпилепсия, инсульт, Паркинсон һәм Альцгеймер авырулары һәм башкалар.

Бүген 34 урынга исәпләнгән неврология бүлегендә республика буенча авыр чирлеләр дәвалана. Моннан тыш бүлек табиблары реанимацияләргә, кабул итү бүлмәсенә, калган бүлекләргә дә консультацияләр бирергә йөриләр, аларны киңәшләшүгә чакыралар. 21 дәваханә – киң профильле учреждение. Пациентлар күп мөрәҗәгать итә. “Эш җитәрлек”, – ди мөдир. Уфаның ике районы буенча армиягә чакырылучыларны да тикшерәләр алар. Егетләрнең сәламәтлеге ничек соң дип кызыксынам. “Соңгы елларда “здоров” дип кенә язып җибәреп булмый. Күпләре чебек кенә, спорт белән шөгыльләнми, чирлеләр күп, – ди Гөлнур ханым ачынып. – Гомумән алганда да, неврология чирләре елдан-ел арта. Экология, су сыйфатының начар булуы, дөрес тукланмау, режим тотмау, исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш куллану – барысы да чирләргә китерүче факторлар”.

Авыруның терелүе күп чакта үзенә, эчке халәтенә бәйле дип исәпли Гөлнур Абдуллина: “Кайсыберләр начар уйлап, чирләрен көчәйтәләр генә. Икенчеләрдә ихтыяр көче зур, алар үз тырышлыгы белән чирне җиңә. Ә пациентларның терелеп кайтып китүләре – безнең өчен зур куаныч”.

Дистәләгән еллар буена бер урында гына эшләү ялкытмадымы соң дигән сорауга Гөлнур Миңлеяр кызы: “Өйгә ашкынып кайткан кебек, эшкә дә һәрчак ашкынып киләм”, – дип җаваплады.

 Язгөл САФИНА.

Фәнил АБДУЛЛИН фотосы.

 

 

Журналист һөнәренең иң кызыклы, мавыктыргыч якларының берсе – гаҗәеп тормыш юлы үткән уникаль шәхесләр белән очрашулар. Капма-каршы утырып сөйләшүләр, җылы әңгәмәләр күңелдә бик матур тәэссоратлар калдыра. Аннан соң да озак вакытлар шушы якты күңелле кешеләр турында уйлап йөрисең әле. Күптән түгел миңа шундый гаилә пары белән очрашырга туры килде. Башкортстанның, Русиянең атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, табиб-хирург Гафур Шәкүр улы һәм югары категорияле табиб-педиатр, сәламәтлек саклау отличнигы Нәсимә Котдус кызы Ишмөхәмәтовлар– гомерләрен медицинага, табиблык эшенә багышлаган, катлаулы, әмма зур хөрмәткә лаек тормыш юлы үткән абруйлы шәхесләр. Шушы көннәрдә алар икесе дә матур гомер бәйрәмен – 70 яшьлек юбилейларын билгели.

Мәшһүр хирург Наил Гайнәт улы Гатауллинның исеме – республикабызда киң билгеле. Башкортстанда гына түгел, тоташ илебез киңлекләрендә иң талантлы табибларның берсе булып танылган иде ул. Аны хөрмәт иттеләр, аңардан өйрәнделәр. Аның алтын куллары меңәрләгән авыруның гомерен саклап калырга ярдәм итте.