Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Яңа ел мәзәкләре

 
Кыш бабай балалар бакчасына килә.
– Син кем? – дип сорый куркуыннан карават астына кереп качкан бер малай. 
– Мин Кыш бабай, сезгә бүләкләр алып килдем!
– Әйе ди, күптән түгел генә бездә бер Кар кызы булган иде. Кәнфит белән сыйлыйм дип әйткән иде, бөтен манный боткасын ашап бетереп китте. 
***
Ишеккә шакыйлар. Кыш бабай килгән. Кечкенә яшьтәге малай борчылып сорый: 
– Кыш бабай, нигә синең бүләкләр бирә торган капчыгың буш? 
– Хәзер тула ул! Әйдә әле, ач шкаф ишекләрен! 
***
– Нишләп Санта Клаус бүләкләрне берүзе өләшкәндә, безнең Кыш бабай аны Кар кызы белән бергә таратып йөри? 
– Чөнки Санта Клаус Яңа елдан соң өенә үзе генә дә кайта ала, ә Кыш бабай юк. 
 ***
 
31 декабрь. Яңа ел җитәргә 10 минут кала. “Ашыгыч ярдәмгә” бер бәләкәй малай шалтырата һәм болай ди: 
– Алло, бу “Ашыгыч ярдәм”ме? Тизрәк килеп җитегез. Минем әти акылдан язган. Ул итек, кызыл халат киде дә һәм үзен Кыш бабай дип йөри.

Ә сез беләсезме?

Яңа елны бәйрәм итә башлау безнең эрага кадәрге 3 меңьеллыкка – Месопотамиягә барып тоташа. Вавилон халкыннан иудейлар, аннары греклар аша бу вакыйга Көнбатыш Европага кадәр килеп җитә. Аннары инде Җир шарының башка илләренә тарала.

Яңа елны бәйрәм итү вакыты төрлечә булган. Аны язын да, җәй көне дә, көзен дә, без гадәтләнгәнчә кыш көне дә бәйрәм иткәннәр. Хәзерге вакытта исә күпчелек илләрдә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр.

Борынгы Русьтә X-XV гасырда Яңа елны 1 мартта бәйрәм иткәннәр, 1348 елда бәйрәм 1 сентябрьгә күчерелгән, ә 1699 елда Русия императоры Петр I халыкны яңа указы белән шаккатыра. Ул ел башын 1 сентябрьдән 1 гыйнварга күчерә. Бу бары тик календарьдагы дата гына булмасын өчен, үз указында өйләрне чыршы һәм артыш ботаклары белән бизәргә, матур итеп киенергә, мушкетлардан атарга, ракеталар аттырырга боера.

  1. Чыршы бизәү турында беренче рәсми мәгълүматлар XVII гасырга карый. Тарихчылар сүзләренчә, Раштуа уңаеннан беренче чыршыларны Эльзаста бизи башлыйлар. Төсле кәгазьдән ясалган розалар, алмалар, печенье, шикәр кисәкләре һәм мишура беренче уенчыклар була. Русиядә яңа ел чыршысын XIX гасырда да, XX гасыр башында да бик яратып бизиләр. Әмма 1918 елда большевиклар җәмәгать урыннарына чыршы куюны тыя: әлеге традиция дини бәйрәм – Раштуа белән бәйле дип белдерә.Чыршы бизәгән өчен кешеләрне лагерьларга да озатканнар. Чыршы бизәү гадәте 1935 елда гына кире кайта.

Беренче пыяла чыршы уенчыгы Тюренгиядә (Саксония) XVI гасырда ясала. Чыршы уенчыкларын күпләп җитештерү исә XIX гасырда гына башлана.

Санта-Клаус беренче тапкыр 1822 елда Америка Кушма Штатларында барлыкка килә. Соңрак славян халыклары Сантаны күчереп алып безнең Кыш бабайны  булдыра.

Дед Морозның туган көне – 18 ноябрьдә. Ышанулар буенча, нәкъ шушы вакытта аның туган ягына – Бөек Устюгка карлы-буранлы кыш килә.

Ә менә Кар кызы образы Русиядә уйлап табыла. 1873 елда Александр Островский Снегурочка пьесасын яза. Ул башта Кыш бабайның кызы була. Ни сәбәпле ул аның оныгына әйләнә, монсы билгесез. Кар кызы, Кыш бабайның оныгы буларак, XX гасырның 50нче елларында Кремль чыршы бәйрәмнәре өчен язылган сценарийлар аша таныла.

1843 елда Лондонда беренче яңа ел открыткасы бастырыла. Шул рәвешле Яңа елга открыткалар җибәреп тәбрикләү традициясе барлыкка килә.

“В лесу родилась Ёлочка” шигыренә – 114 ел, аның авторы – Раиса Кудашёва. Бу шигырь беренче тапкыр Малютка дигән балалар журналында 1903 елда басылып чыга. Ә җыр буларак, шигырьне Леонид Бекман таныткан. Ул аңа 1905 елда көй язган.

1947 елга кадәр 1 гыйнвар гадәти эш көне була. Календарьга үзгәреш Югары Совет Президиумының 1947 елның 23 декабрендә басылып чыккан указы буенча кертелә. Шуңа да 1948 елны СССР халкы инде ял итеп каршы ала.

Ил лидерының Яңа ел котлавы 1970 елда барлыкка килә. Беренче елда бу тәбрикләү бәйрәм котлавына бер дә ошамаган була. КПСС Үзәк Комитеты генераль сәркатибе Леонид Брежнев үз чыгышында озаклап  бишьеллык нәтиҗәләре, коммунизм төзү һәм дәүләт мәсьәләләре хакында сөйли. Киләсе елдагы котлау инде күпкә кыскарак була.

2009 елда Русия Пенсия фонды Бөек Устюг Дед Морозына “Әкияти хезмәт ветераны” дигән исем бирергә карар кыла. Пенсия фондының Вологда бүлекчәсе җитди рәвештә әкияти геройны бөтен дөнья буенча пошиларда бушлай йөрү хокукы биргән таныклык тапшыруга чакыра.

Интертатсайтыннан алынды.

“Кышкы” салатының серләре

Оливье салаты (“кышкы” салат) иң тәмле һәм иң җиңел әзерләнә торган ризыклардан санала. Яңа ел табыннарында иң төп салатларның берсе ул.

Салатның тарихы исә XIX гасырның 60 нчы елларында, Франциядә Люсьен Оливье исемле аш-су остасы Эрмитаж трактирында эшләгәндә башланып китә. Оливье салаты тәмен халык нәкъ менә шунда беренче тапкыр татып карый. Бу яңа ризык шундук һәркемнең күңеленә хуш килә. Люсьен Оливье аның рецептын бик зур сер итеп саклау гына түгел, кабергә үк алып китә. Шулай итеп, җәмәгатьчелек иң тәмле салатларның берсен әзерләү ысулын белми кала.

Люсьен рецепты буенча оливье салаты боҗыр итеннән ясала. Бүген исә боҗырны пешерелгән ит, ветчина, казылык алыштыра. Боларның барысы да, әлбәттә, салатны боза, аның тәүге рецептыннан нык ерагайта. Казылык – үзен генә ашый торган салкын кабымлык. Салат компонентлары белән бик ярашып бетми. Тагын шунысы бар: бик тәмле оливье салатын ясау өчен тозланган түгел, маринадланган кыярны, алманың да әчесен түгел, ә баллысын куллану кирәк. Кыяр һәм алманың кабыгын әрчү әйбәт. Болай салат тәмлерәк килеп чыгачак. Тагын бер шарт – барлык про­дукт­лар да бертигез шакмаклар рәвешендә ваклап туралган булырга тиеш.

Калганы исә гадәттәгечә әзерләнелә. Яңа ел табынына куйганда, оливье салатын петрушка, тавык кисәкләре белән бизәргә кирәк.

Салатны күпме әзерләргә икәнен белдерүче тагын бер серне ачыйк. Барлык кунакларга да җитсен өчен нәрсәне күпме саласын белмисезме? Моның өчен бәрәңгене нигез итеп алыгыз. Табын янына ничә кеше утырырга тиеш булса, бәрәңге саны да шуның кадәр! Калганы – гадәттәгечә.

Оливье салатын әзерләгәндә, яңа ингредиентлар өстәп, эксперимент ясаудан да курыкмагыз. Кем белә, Люсьенныкы кебек, сезнең шедевр да тарихка кереп калыр бәлки?

Гадәти оливье

Бу салатны ясау өчен бәрәңге (2 данә), 1 кыяр (тозлы яки яңа өзелгән), 150 грамм доктор казылыгы, 30 грамм яшел суган, 2 пешкән йомырка, 100 грамм яшел борчак, тәменә карап тоз, майонез кирәк.

1) Бәрәңгене пешереп алырга, әрчеп, вак итеп турарга да тирән эчле савытка салырга;

2) кыярны, казылыкны ваклап турарга, суган өстәргә;

3) йомырканы 20 минутлап пешергәннән соң бераз суык суда тотып чистартырга, вак кына турап, савытка салырга;

4) 100 грамм яшел борчак өстәргә;

5) тәменә карап тоз (ярты чәй кашыгы чамасы), майонез өстәргә һәм барысын да әйбәтләп болгатырга.

Көнчыгыш халыклары оливьесы

Монысы өчен 300 грамм тавык ите (ак ите), 4 данә бәрәңге, 100 грамм яшел борчак,200 грамм виноград, 5 данә йомырка, ярты бәйләм петрушка, майонез, тоз кирәк.

Салат ясау өчен башта итне, бәрәңге һәм йомырканы тозлы суда пешерергә. Итне озынча итеп, бәрәңгене, йомырканы шакмаклап, петрушканы ваклап турарга. Яшел борчак, маринадланган виноград, тоз, майонез өстәп барысын бергә болгатырга.

СЕРЛЕ САНДЫК сайтыннан алынды.

***

Полковник казармага килеп керә дә, борынын җыерып:

- Нинди сасы ис монда?

Дежур солдат, үрә катып:

- Иптәш полковник, сез кергәнче бернинди дә ис юк иде!

* * *

- 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча берәр нәрсә бармы сездә?

- Менә, бик әйбәт солдат каешы бар.

* * *

Ике корт, тизәктән башларын чыгарып, сөйләшеп торалар ди:

- Әти, әнә тегендә бүтән кортлар алма эчендә яшиләр... Ә нигә без тизәк эчендә?

- Их, улым, аңламыйсың шул әле син... Туган җирдән газиз берни дә юк дөньяда...

* * *

Унөч яшьлек кызны әнисе тирги:

- Ах, син, юньсез кызый! әтиең белән без сине эзләп бөтен дискотекалар, кафелар, барлар буйлап йөгереп йөрдек! Ә син монда подъезд төбендә комлыкта уйнап утырасың икән!!

- Быел балаларны кая җибәрәбез: синең әниеңәме, минекенәме?

- Синекенә. Минекенә күптән түгел посылка җибәрдек бит инде.

* * *

- Сез скрипкада уйный беләсезме?

- Төгәл генә әйтә алмыйм... Бер дә уйнап караганым юк.

Айрат мәктәптән кайтып кергәч:

- Җитте! Бүтәнчә мәктәпкә аяк та атламыйм!

- Нишләп?

- Укый белмим, яза белмим, сөйләшеп утырырга да ярамый!

Елмаеп ал

 Бер ир иптәшенә:
 - Эчкәндә син нигә күзеңне йомасың? – ди.

-         Хатынга, рюмкага күз дә салмам, дип ант иткән идем.

Безнең яңа начальник турында нәрсә әйтә аласың?

-         Күпкырлы кеше!

-         Дөрес чамалагансың. Мин дә аны күрү белән стаканга охшаттым.

Шундый кечкенә баланы нигә шулкадәр биек караватка яткырасыз?

-         Егылып төшкәндә яхшырак ишетелсен өчен.

Чебурашка белән Гена хәрби комиссариатта.

-         Гена, ә Гена, монда безнең башларны кыркырлармы икән?

-         Белмим, Чебурашка, әнә тычканнан сора..

-         Мин тычкан түгел, мин керпе.

-         Сөеклем, миңа берәр матур сүз әйт, әле...

-         Сал, әйдә...

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>