Йөгәнләнгән сабыйлар

Бәләкәй улым белән балалар мәйданчыгында йөргәндә мине аптырашта калдырган хәлгә тап булдым. Мәйданчыкта яшь ярымлык баласы белән бер хатын очрады. Шуннан нәрсә булган, диярсез. Мине ананың баласын йөгәнләп йөртүе аптыратты. Этне бауда тоталар бит, шуның кебек. 

Теге баланың йөгерәсе дә, сикерәсе дә килә, әмма дилбегә кыска. Әнисе: “Бик кирәкле әйбер. Шулай йөргәндә куркынычсызрак: егылмый да, еракка да китми. Кеше күп булган, тайгак урыннарда, баскычларда алыштыргысыз ул”, — ди.

Шулаен шулайдыр да бит, баланы йөгәнләп йөрүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен дә карап үтик.

Иң гади балалар дилбегәсе “Детский мир” кибетендә 119 сум тора. Товарның тасвирламасында “ата-анага күп кеше булган җирдә баланы контрольдә тотарга ярдәм итә. Сабый еракка китмәсен өчен аны арбага, манежга эләктереп куярга була” диелгән. Кибеттә бу товарга бик ихтыяҗ юк, сатылмый диләр. 

“Минем карашка, бу әйбернең бер кирәге дә юк. Кайбер әниләр үзенең эшен җиңеләйтер өчен, кирәгенә артык иелмәс, йөгермәс өчен куллана аның белән. Мин үзем беркайчан да кулланмадым һәм кулланмаячакмын да. Чөнки бу баланы кимсетү кебек”, — диде яңа гына бишенчегә әни булган күршем Олеся.

“Хис-тойгылардан читкә китеп карасак, йөгәннең кайбер уңай якларын табарга була, — диләр белгечләр. — Мәсәлән, бала белән иелә-йөгерә алмаган карт нәнәсе саф һавага чыкса яки анасының умырткалык белән проблемалары булганда. Икенче плюс — йөрергә өйрәнгән, ә тигезлекне тота белмәгән баланы артык егылулардан коткара. Әмма дилбегәне кирәгеннән артык куллану сабыйда үзеңне саклау инстинкты һәм үз тәнен тою хисе югалуга китерергә мөмкин. Йөгәндә үскән балада мускул хәтере юк. Ул ешрак егыла, бәрелә башлый”.

Үзеңә уңайлылык тәэмин итү өчен генә баланы бәйдә йөртү дөрес түгел инде ул. Саф һавада йөрү – ул физик активлык кына түгел, шулай ук аралашу да. Ата-ана шуны игътибарга алырга тиеш.

 

Үзе атлап йөрү – шуышуны санамасак, бәләкәчнең әнисеннән аерылуының беренче адымы. Егылу-бәрелүләрсез бер генә башлангыч та үтмәгәнен истә тотыйк, хөрмәтле ата-аналар.

Гамәлдән чыккан һөнәрләр

Аларның кайберләре турында ишеткәнегез дә юктыр әле

Технология процессы бер урында гына тормый, үсешә. Ел саен дөньяда кешеләргә эшләрендә булышкан яңадан-яңа инженер системалары барлыкка килә. Әмма әлеге модернизация кайбер һөнәрләрнең юкка чыгуына китерә.

Тулысынча:Гамәлдән чыккан һөнәрләр

“Театрсыз яши алмам кебек”

  Рөстәм Гайзуллин. Бу исем татар – башкорт тамашачысына яхшы таныш. Татарстанның Яңа гасыр һәм ТНВ – Планета телевизион тапшыруларының иң җанлы, рухлы, оста алып баручыларының берсе, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәүче артисты һәм татарча нәфис фильмнарда уйнаган яраткан актерыбыз буларак беләбез. Быел яз тинчуринлылар Уфага гастрольләргә килеп төшүгә “Нур” театрында матбугат конференциясе уздырылган иде. Рөстәм белән шунда ук “Өмет”челәр өчен махсус очрашу оештырырга сөйләшкән идек. Ләкин артык тыгыз программа бу уйны чикләде дә куйды. Менә бу ниятне үтәр вакыт җитте. Рөстәм, тәрбияле кеше буларак, кайнап торган тыгыз тормыш графигыннан безнең өчен дә вакыт бүлде.

Тулысынча:“Театрсыз яши алмам кебек”

Затлы-зыялы нәселдән ул!

   Ходайның теләге шулай булгандырмы, үзе дә белем көнендә – 1 сентябрьдә дөньяга аваз салган ул. Әдәби әсәрләрендә дә тормышка ана йөрәге һәм укытучы күңеле белән бага танылган әдибә. Башкортстанның Бүздәк районындагы данлыклы татар авылы Күзәйдә туып-үсә ул. Халкыбызга әллә никадәр затлы-зыялы шәхесләр биргән авылда. Үзе дә гомере буе күренекле шәхес – халык шагыйре Гыйлемдар Рамазановның гомер юлдашы-илһамчысы булып яшәде.     

Мөхтәрәм юбилярыбызга олуг гомер бәйрәме уңаеннан шалтыратып, хәл-әхвәлен белештек:

– Фәния апа, кәефегез, сәламәтлегегез ничек? Эссе җәйне үткәрү авыр булмадымы? Яңа әсәрләр языламы?  

Тулысынча:Затлы-зыялы  нәселдән ул!

Күз тимәсен үзеңә

“Бас, бас эзенә, күз тимәсен үзеңә”, “Күз тияр дип, йөзләреңә туйганчы карамадым”, “Бер битең айдай, берсе – кояш, яман күздән сине сакласын”... Менә шундыйрак җырларны ишеткәнегез бардыр. “Хорафатларга ышану – искелек калдыгы” дип тамгаланган совет заманында да мондый җырлар халык теленнән төшмәде.

Берәүләр күз тиюгә чын күңелдән ышанса, икенчеләр моңа сагаебрак карый, өченчеләр бөтенләй ышанмый. Фән исә, кайбер кешеләрнең күзләре көчле биотоклар җибәрергә сәләтле, дип саный. Ә диннең моңа карашы ничек?   “Күз тию дигән нәрсә бар һәм ул кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яшәп килә. Күз  тию кешеләрне чирләтә, үтерә, ир белән хатын арасын боза. Аллаһы Тәгалә аны адәм балаларын сынау өчен бар иткән”, – дип әйтә дин әһелләре.

Тулысынча: Күз тимәсен үзеңә

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>