Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Телевидение тылсымы

Эшчән, куйган максат-ларына омтылучан, позитив, талантлы ке-ше, актив җитәкче, билгеле алып баручы – менә шундый сүз-ләр белән бәяләп була Кантюкова Айгөл Зиф кызын. 2016 елда “ТЭФИ-Регион” бөтенрусия телеви-дение конкурсының “Иң яхшы мәгълүмат программасын алып баручы” номинация-сендә 41 дәгъвачы арасында бронза Орфей яулаучы да ул.

– Айгөл Зифовна, эшчәнлегегез турында сөйләп үтегезче. 

– Студент чакта мин радиода эшли башладым. Сәнгать училищесында укыганда ук “Булгар” радиосында эшли идем. З Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясендә театр факультетында укы-ганда Телеүзәк бинасында урнашкан “Спутник FM” радиосына эшкә чакыр-дылар. Анда минем үз проектым бар иде – “Студкөн” дип аталган студентлар өчен прог-рамма, шулай ук эфирда хәбәрләр укый идем. Беркөнне миңа үземне телевидениедә хәбәрләр алып баруда сынап карарга тәкъдим иттеләр. Шулай итеп мин хәзер 13 ел инде телевидение дөньясындамын. 

Тулысынча:Телевидение тылсымы

Балам – сугыш чукмары

Балалар агрессиясенең сәбәбе нидә?

Ике малай әнисе булгач, улларым (берсе –мәктәптә, икенчесе – балалар бакчасында) сирәк-мирәк сугышып кайткалыйлар. Ирем бу нормаль күренеш дип әйтә. Алар бит малайлар, ә малайларның барсы да сугыша һәм шулай тиеш тә, ди. Иремнең сүзләре дөресме, әллә улларыбызга тәрбия җитми микән?

 

Малайларда үзләрен агрессив тоту кызларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә, ди белгечләр. Ирләр бит гомумән кызураклар. Кайбер галимнәр моны гормоннарга бәйли. Икенчеләре инде тәрбиягә сылтыйлар, янәсе ата-аналар кыз балаларны  “кызлар сугышырга тиеш түгел” дип, ә малайларны “үзеңне дә кыерсыттырма, көчсезләрне дә якла; ирләр еларга тиеш түгел...” дип үстерә.

Үсә барган саен малайларга акыл керә һәм агрессия көчсезләнә, әлбәттә, әмма бәләкәй чактагы сугыш чукмарларының берникадәр өлеше чал чәчләргә кадәр сугышып-ызгышып йөри. Шуңа күрә бу теорияләрнең кайсысы хак булуы билгеле түгел.

Агрессив халәт кайсы очракта психик тайпылышның билгесе булып тора икән?

Тулысынча:Балам – сугыш чукмары

Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк!

Әйтергә теләгән фикерне күз карашыңнан ук аңлаган кеше кем ул? Әлбәттә әни. Әни – ул тормышка өйрәтүче укытучы. Әни киңәшләрен тоткан бала беркайчан да ялгыш юлга басмас. 

Ә кем ул укытучы? Бигрәк тә башлангыч сыйныф укытучысы? Ул – балалар өчен икенче әни. 

Сезне үзенең 4 баласына (Альмира – 19, Линар – 18, Айлина – 5, Данияр – 22 ноябрьдә 4 яшь тулачак) – әни, сыйныфында белем алган 26 укучысы өчен икенче әни булган шәхес – Уфа районы Шамонино авылында яшәүче Миңнеханова Илсөяр Илүс кызы белән таныштырасым килә.

Ял көннәрен хәмердән башка үткәрү ысуллары

Хәзер халык шундый көнгә калды, һәр ял көнен тынычланыр-га, киеренкелек-не бетерергә кирәк дип алкогольле эчемлекләр эчә. Ә дүшәмбе көнне иртән эш, бала-гаилә кайгысы юк, баш авырта, хәл мөшкел.


Ә бит көтеп алган ял көннәрен бер тамчы да хәмер эчмичә дә, рәхәт тә, файдалы да, кызыклы да итеп үткәреп була.

 –Гадәттә яллар алдыннан дуслар кайда кайчан очрашуны һәм күпмерәк исерткеч эчемлек алырга икәнен шалтыратып-белешә. Сезгә эчәргә яраткан дус-ишләрегезне эчкегә мөкиббән булмаганнарына алыштырырга кирәк. Ишекне ачып килеп керүгә өстәлгә аракы куймаганнары белән үткәрегез ялларыгызны.

– Әгәр дә инде бәхетле әти-әнисез икән, балаларыгыз сезгә иң яхшы компания булыр. Футболмы ул, балыкка барумы яки икенче берәр төрле уенмы, иң мөһиме мондый ял сезгә бер атналык энергия һәм позитив кәеф бирер.

– Һава торышы яхшы  

 булганда, җәйме ул кышмы, язмы-көзме, мөһим түгел, гаиләгез белән табигать кочагына чыгыгыз. Велосипедта йөрүләр, җиләк-гөмбә җыюлар, чаңгы, тау шуулар, су керүләр, балык тоту, палаткалар алып походка бару һ.б. һ.б. 

–Сәяхәт итегез. Каядыр еракка, чит илгә генә түгел. Мәсәлән, үзебезнең Башкорт-станда гына да күпме искиткеч матур урыннар бар! Күпме позитив эмоцияләр! Күпме яңалык!

– Ял көннәрен, заманча итеп әйткәндә, уикендларда спорт белән шөгыльләнегез. Спортзалда гына түгел, саф һавада йөгереп керегез. Шулай итсәгез атна буена җыелган киеренкелек тә юкка чыгар, буй-сыныгыз да матураер.

–Мәдәният турында да исегездән чыгармагыз. Кино, театр, опера, балет, концерт, музей, күргәзмәләр... Акча юк дип алдамагыз: үзебезнең татар театрына билет шул бер ярты аракы хакы тора. Ә рухи яктан баю, ышаныгыз анда кызык та кызыклы да. 

–  Китаплар укыгыз. 

– Яраткан, якын кешеләрегезгә игътибарыгызны юнәлтегез. 

Шешәдәшләр белән агып торган хәмернең дөньяда иң мөһим әйбер түгеллеген аңлагыз. Тормышта кызык һәм кызыклы нәрсәләр күплеген онытмагыз. 

“Әни” булу һөнәре

Хатын-кызның төп билгеләнеше – балалар табу һәм аларга дөрес тәрбия бирү. Бөтен һөнәрләр арасыннан “Әни” һөнәре – иң катлаулысы һәм мөһиме. Аларның отпусклары, ял көннәре юк, хәтта чәй эчеп алырга да вакытлары юк кайчак. Бала йоклаган арада ял итеп була бит диярсез. Әмма шул вакыт арасында җаваплы әниләр күпме эш башкарып өлгерә: өй җыештыра, ашарга пешерә, керләрне үтекли һ.б. һ.б. 

Хатын-кызлар хәзер кем булып кына эшләми, ә горурланып “мин әни булып эшлим” диюче хатын-кызлар күп микән арабызда?

Әйе, әни булу – ул зур бәхет. Һәм шул ук вакытта бик авыр, җаваплы эш тә. Бигрәк тә балалар күп, берсеннән берсе бәләкәй булганда. Күп балалы әни дигәч, гадәттә, күз алдына йончыган хатын килеп баса. Ә менә 5 бала – 3 малай ике кыз (Альберт, Дамир, Камила, Ралина, Алмаз) – әнисе 35 яшьлек Олеся Хабутдинованы күргәч, аптырап каласың. Өе ялт итеп тора, балалары каралган, үзе дә сокланырлык матур. Аңарда берничә пар куллар бар, диярсең. 

Тулысынча:“Әни” булу һөнәре

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>