Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

“Мин гел юлларда....”

Бүгенге эстраданың  күпсанлы җырчылары арасында үзенә аерым игътибар җәлеп иткән, сәхнә күрке булган талантлы яшьләребез бар. Шундыйларның берсе – тыйнаклыгы, чибәрлеге, моңлы, ягымлы тавышы белән күңелләребезне яулаганы – Эльмира Сөләйманова. 

   Эльмира белән без шушы араларда гына очрашып-танышып, иҗаты, тормыш-көнкүреше, башланган елга планнары турында сөйләшеп, яңа җырларын тыңлап, хисләнеп тә алдык. 

Күбрәк моңсу-сагышлы җырлар җырлап, сәхнәдә үтә горур, хәтта бераз тәкәбберрәк образ тудырган Эльмира, тормышта шаян холыклы, юктан да кызык табып көләргә генә торган бик гади кеше булып чыкты. Җырчыга биргән беренче соравым, әлбәттә, гадәти булды:

– Эльмира, җыр буенча махсус белемең юклыгын беләбез, тик шулай да бүген син иң популяр җырчыларның берсе. Сәнгать юлына ничек бастың? 

Тулысынча:“Мин гел юлларда....”

Кул эшләренең сәламәтлек өчен шифасы

Кул эшләре белән мавыккан кешеләр даими рәвештә нервларга “массаж” ясап торалар. Шул массаж  бөтен организмга уңай йогынты ясый. 

Бәйләм бәйләү – баш, мускуллар авыртканда ярдәм итә, теш сызлауны баса.

Чигү – колакларны, җенси органнарны, ашкайнату процессы бозылуны дәвалый.

Макраме үрү – йөрәк, бөер авырулары вакытында ярдәм итә, мускул спазмнарын җиңеләйтә.

Бисерлар белән булашканда йокысызлык, зиһен таркаулыгы, игътибарсызлык, тын юллары сырхаулары артка чигенеп тора.

Тегү – кул буыннарына һәм күзләрнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Шулай ук баш миендә кан басымын нормага китерә.

Агачта яндырып рәсем ясау – нервларны тәртипкә китерә, ашказаны җәрәхәтләрен, ашказаны асты бизен, унике илле эчәкне дәвалаганда булыша, көзән җыеруларны азайта, кан басымын нормальләштерә.

Кул эшләре шифасын күреп торасыз, шуңа күрә рәхәтләнеп кич утырып, күңел ятканын сайлап: бәйләгез, чигегез, тегегез... 

Монстера чәчәк атсын өчен нишләргә?

 

Монстераның яфраклары 70 сантиметрга кадәр үсә һәм ул чәчәк атып җимеш тә бирергә мөмкин. Җимешенең тәме ананас белән банан тәмнәрен хәтерләтә. Бик яхшы итеп тәрбияләсәгез, 4–5 нче елларда чәчәк атар.

Моның өчен монстерага туган ягындагы кебек шартларны булдырырга кирәк. Бу үсемлек начар яктыртылган бүлмәләрдә дә үсә, чөнки тропик урманнарда караңгы. Шулай да аны якты бүлмәдә туры кояш нурларыннан ерактарак урнаштырырга кирәк. Еш су сибеп торыгыз, туфрагы гел дымлы булсын. Бигрәк тә җәй көне. Яфракларына да су бөркегез, алар “душ” яраталар. 

Беренче өч елда – елына ике тапкыр, 5 яшькә кадәр – елга бер тапкыр зуррак савытка күчереп утыртырга кирәк булыр. Зур үсемлекләрне инде 2–3 елга бер мәртәбә күчерсәгез дә җитә. Туфрак уңдырышлы булсын. Яфраклары кечерәя башлый икән, димәк монстераны тукландырып торырга кирәк.

Бүлмәдәге температура җылырак булган саен, монстера тизрәк үсәчәк. Ян тамырларын чүлмәктәге туфракка юнәлдерегез. Җәен ул тамырларның очларын дымлы мүк салынган савытка тыгып торсагыз, яхшы булыр.

Менә шундый шартлар булса, монстерагыз бик актив үсеп китәр. Һәм аңа терәк кирәк булачагын онытмагыз. 

 

Предметларны кулланырга, ә кешене яратырга кирәк

Әтисе машинасын юганнан соң, ялтыратып сөрткән арада, 7 яшьлек улы таш белән машинага нидер сызгалый. Моны күргән ата, кулына гайка ачкычын тотуын да онытып, шуның белән үзен белештермичә улын кыйный...

Сынулар күп булу сәбәпле, баланың барлык кул бармакларын кисәләр. Кыйналып кан савудан күзләрен көчкә ачкан улы хастаханәгә килгән атасын күргәч: “Әтием, миңа кайчан яңа бармаклар үсә?” –  дип сорый. 

Улы белән нинди аяныч хәл кылганы шулчакта гына әтисенең башына барып җитә һәм телсез кала. Чарасызлыктан ул хастаханәдән туры гаражга юнәлә, гайка ачкычы белән яньчелеп беткәнче машинасын төя. Шулчак машинада улы сызгалаган урынга күзе төшә. Улы анда: “Әтием, сине яратам”,  дип язган була. Икенче көнне әтисе үз-үзенә кул сала... 

Нәфрәт һәм ярату чикләрне белми, бәрәкәтле озын гомер кичерәсегез килсә, аның икенчесен – яратуны – сайлагыз. Дөнья кирәк-яраклары – куллану, ә кеше бер-берсен сөяр өчен яратылган. Кызганыч, бүген адәм баласы кешене кулланып, предметларны ярата башлады. Әйдәгез, шушы минуттан түбәндәге киңәшләрне истә тотыйк.

– Предметларны кулланырга, ә кешене яратырга кирәк. 

– Уй-фикерләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар сүзләргә әйләнә. Сүзләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар гамәлгә әйләнә. Гамәлләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар гадәткә әйләнә. Гадәтләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар холыкны формалаштыра. Холкыгызга игътибарлы булыгыз, алар тормышыгызны формалаштыра.

–Кеше тормышында көтелмәгән хәлләр еш килеп чыга. Су кирегә акмаган кебек, кайбер кылган гамәлләрне дә кире кайтарып булмый. Шуңа Аллаһ хакы өчен сабыр булырга кирәк. Юктан да кызып китмәгез. Аллаһ кушмаган эшкә алынмыйммы, Аңа каршы бармыйммы дип, үз-үзегезгә сорау бирегез. Раббыбыз – барысын да күреп торучы. Кайчак кеше гомерен секундлар хәл итә. Шул мизгел эчендә яраткан һәм бик кадерле кешегезне югалтырга мөмкинсез. Сабырсызлык белән кылган гамәлегез өчен гомер көзегезгә кадәр үкенерлек булмасын дисәгез, әлеге гыйбрәтле хәлне һәм ошбу нәсыйхәтне беркайчан да исегездән чыгармагыз.

“Ирек мәйданы” гәзитеннән.

 

Скандинавларча йөрү

Гәүдә берьюлы өске һәм аскы өлешләренә дә йогынты ясыйсыгыз, гаять күп калорияләр яндырасыгыз һәм зифа буй-сынлы буласыгыз киләме? Димәк, сезгә скандинавларча йөрергә кирәк. 

Берничә ел элек чаңгы таякларын тотып йөргән кешеләрне күреп: “Чаңгыларыгыз кайда?” дип көлә идек. Әлеге көндә скандинавларча йөреш бик популярга әверелде. Сере нидә икән соң бу популярлыкның? 

Тулысынча:Скандинавларча йөрү

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>