Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Кышкы киемнәрне алып куябыз

Яз җитте! Бөтен җылы киемнәрне – башлык, тун, свитер һ.б. – тизрәк күз алдыннан ераккарак яшерәсе килә. Ә аларны ничек итеп дөрес сакларга?

 

1. Иң беренче һәм мөһим кагый-дә: озак вакытка алып куяр алдыннан һәр әйберне юарга, химчисткага бирергә кирәк. Аяк киемнәренә дә кагыла бу.

2. Бернинди полиэтилен пакет-капчыкларга салмагыз киемнәрне. Әйберләрне озак вакыт саклар өчен киндер капчык, тишекләре булган тукыма тартмалар, кәгазь пакетлар яраклы. Ә инде шундый махсус капчыклар булмаса, киҗе-мамык мендәр тышлары да ярап тора.

3. Йон свитерларны күл-мәк элгечләренә элмәгез, чөнки алар сузылалар, формалары үзгәрә. Аларны тартмаларда сакларга ки-рәк. Авырракларын аста калдырыгыз. 

4. Элгечләрдә озак эленеп торган авыр пәлтәләрнең дә формалары үзгәрә. Шуңа күрә аларны да тартмаларда саклау яхшырак. Бөкләп салганда араларына нәзек төрү кәгазен салыгыз.

5. Эшләпә һәм мех башлыклар, бүрекләрнең эченә кәгазь тутырып куегыз.  

6. Туннарны химчисткада чис-тарттырып алу хәерлерәк булыр. Мехны киң агач элгечкә элеп, махсус тукыма тышлык (ачык төстәге тунга зәңгәр төсле тышлык кидерсәгез, ул саргаймас) кидереп, караңгы һәм коры урынга куярга кирәк. Шкафта тун башка әйбергә тиеп торырга тиеш түгел. 

7. Киемнәрне көядән сакларга эрбет (кедр) агачының кисәкләре ярдәм итәр.

 

Аквариум сатып алучыларга киңәшләр

Балыкларны күзәтү, суга карап утыру нерв системасын яхшы тынычландыра. Шуңа күрә өйдә аквариум булу бик әйбәт.


–Аквариумнарның дүртпочмак-лысына өстенлек бирегез.

– Аны үзегез һәм якыннарыгыз җыелышып ял итәргә яраткан урынга куегыз. Тәрәзә янында урнаштырмагыз, су бик тиз чәчәкләнәчәк. Телевизорга якын куймагыз: балыклар каты тавышны, яктылык алмашынганны яратмыйлар. Иң мөһиме: аквариум килеп төшәрлек булмасын, ныклы, куркынычсыз җиргә урнаш-тырыгыз.

– Яктылык аквариумның өске ягында булырга тиеш. Кояш шикелле.

– Аны тазарту турында да оныт-маска кирәк. Моның өчен төбен чистартучы җайланма, суны кислород белән баету өчен фильтр һәм суны кирәкле температурада тоту өчен җылыткыч кирәк булыр.

–Аквариумда кислород кирәк дәрәҗәдә булса, анда тере үсемлекләр утырту ихтыяҗы булмаячак.

– Балыкларның бик кыйммәт-лесен һәм нәзбереген алмагыз, дөрес тәрбия булмаса, бик тиз үләләр. 

 



Көчле рухлы десантчы

Зур фаҗигадән соң (Омскида хәрби казарма җимерелгәннән соң, ул ике аягын югалта) сынмаган, сыгылмаган, яшәү дәртен югалтмаган, алдына максатлар куеп, аларга ирешергә омтылган ир-егет буларак танышбыз без Нәбиев Рөстәм Илгиз улы белән. Хәзерге көндә нинди мәшәкатьләр, хыяллар белән яши икән, бәйрәм алдыннан шуларны сораштырдык Чакмагыш егетеннән.

– Следж-хоккей белән шөгыльләнүең билгеле. Синең инде уңышларың да бар икән. Безне дә таныштырып үт әле. 

Тулысынча:Көчле рухлы десантчы

Балаларга уенчык сайлыйбыз

Балаларга уенчык сатып алу – мөһим һәм җаваплы эш. Чөнки һәрберебез өчен аларның куркынычсыз булуы кирәк. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә нинди генә уенчыклар юк. Шулар арасыннан сайлап алганда түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итәргә киңәш итәбез.

1. Этикеткаларда, ярлык-ларда, инструкцияләрдә языл-ган күрсәтмәләрне җентекләп өйрәнегез. Баланың катлаулы уенчыклар белән дөрес уйныймы-юкмы икәнен күзәтеп торыгыз. Шулай ук һәр уенчыкның ГОСТка ярашлы булуы турындагы марки-ровкасы булырга тиеш.

 

2.Уенчыкларның почмаклары очлы, кителгән булмасын. Уйна-ганда нәниләребез җәрәхәтлән-мәсен өчен бик игътибарлы булыгыз. 

 

3. Озын шнур, җеп, ленталы булмаса яхшырак. Булса да алар кыска булсыннар. Чөнки уралып, буылу ихтималы (Аллаһ сакласын) бар. 

4.Бик вак детальле яки деталь-ләре яхшы итеп беркетелмәгән уенчыклар белән дә сак булырга кирәк. Бик бәләкәй балаларга андыйларны алмагыз. Өйдә булса, ераккарак алып куегыз. Баланың тын юлына, ашказанына эләкмә-сеннәр.

 

5.Кискен, бик көчле тавыш чыгара торган уенчыкларның сабыйны куркыту мөмкинлеген онытмагыз. Тавышы көйләнә торган (көчәйтеп, киметеп була торган) булса, бик әйбәт.

 

Киемне машина маеннан ничек чистартырга?

Киемгә тамган машина маен бетерүнең берничә ысулы бар. Әйдәгез, шуларның берничәсен карап үтик.

Беренчедән, киемегезнең тукымасы машина маен бик тиз сеңдермәсә, тиз генә табак-савыт юа торган сыекчаны мул итеп тапка сөртергә кирәк, ләкин ышкымаска. Шулай ярты сәгать чамасы ятсын. Шул вакыт үткәч, чүпрәк белән тапны ипләп кенә сөртеп алырга кирәк булыр. Аннан соң инде киемне гадәттәгечә юарга була, я кер машинасында, я кул белән. 

Икенче ысул: пычрангач та тапны шунда ук акбур белән ышкып чистартып карарга була. Ул майны үзенә сеңдерә. Шуннан юарга.

Өченчесе турында күбебез беләдер инде, ул да булса – керосин. Май тамган урынга күп кенә итеп сибәргә. Берничә секундтан соң киемне ипләп тазартыгыз да тиз арада юыгыз.

Джинс тукымага май тамган очракта аны бетерү авыргарак төшәчәк, әмма барыбер дә булдырып була. Моның өчен кибетләрдә махсус чаралар сатыла. Әгәр алар булмаса, сезгә ярдәмгә нашатыр спирты һәм скипидар килер. Аларны бертигез нисбәткә кушып бутарга да джинска сөртеп ышкыганнан соң, берничә тапкыр кул белән юарга кирәк булыр. 

Соңгы ике ысулның җитешсезлеге – тәмсез исе таралуда. 

 

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>