Көзнең 5 тренды

1. Җәйгә хас флористик сурәтләр, чәчәкләр көзгә дә күчәләр. Чәчәкле свитерлар, күлмәкләр, аксессуарларны рәхәтләнеп киегез. Заманча итеп күренергә теләсәгез, нәфис принтлы әйберләрне бер тонлы киемнәр белән яраштырыгыз. Мәсәлән, чәчәкле блузканы бер тонлы итәк белән. Шулай ук ретро стильдәге күлмәкләр модада. Аларны туфлиләр белән дә, салкыннарда үкчәле итекләр белән дә кияргә була.
2. Оверсайз. Ягъни 1-2 размерга зуррак тоелган свитерлар һәм пончолар көзге моңсу һава торышында җылытыр. Аларны тар итәкләр һәм тар чалбарлар белән киегез.
3. Эко-күн. Быел көз эко-күннән тегелгән куртка-жакетларга игътибар итегез. Аларны водолазка һәм тар джинсы, чалбарлар белән киеп йөрегез.
4. Миди итәкләр, ягъни тездән түбәнрәк озынлыктагы итәкләр төрле буй-сынлы һәм яшьтәге бар кыз-ханымнарга да килешәчәк.

Тулысынча:Көзнең 5 тренды

Көнчелсезме?

1. Ирегез-хатыныгыз телефоннан сөйләшкәндә реакциягез:
А) кем белән сөйләшүен белер өчен аның әңгәмәне тәмамлавын көтәсез (2 балл);
Б) шунда ук аның кем белән сөйләшүен сорашасыз (3 балл);
В) аңа игътибар итмичә үз эшләрегез белән шөгыльләнәсез (1 балл).

2. Мәхәббәт турында нәрсә уйлыйсыз?
А) мәхәббәт кеше гомерендә бер генә тапкыр була (3 балл);
Б) кеше үз гомерендә берничә тапкыр яратырга мөмкин (1 балл);
В) мәхәббәт гомер буена берәү генә булуына ышанасы килә, әлбәттә, әмма бу утопия (2 балл).

Тулысынча: Көнчелсезме?

Йортка ямь кундыручы Юлия

Гәзитебезнең бүгенге кунагы – интерьер дизайнеры Юлия Рәис кызы САДИКОВА. Ул тирә-ягында матурлык тудыра, өйдә җылылык, уңайлылык булдыра, йортка ямь кундыра. 2009 елдан бирле фатир, коттедж һәм офисларның дизайны белән шөгыльләнә. Анардан һөнәренең үзенчәлекләре турында сораштырдык.
– Ни өчен нәкъ әлеге профессияне сайладыгыз?
– Сәнгать мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң мин үземә максат куйдым: сәнгати-техник белем алырга һәм дизайнер-инженер һөнәренә ия булырга. Бу профессиядә мине иң беренче чиратта тирә-якны матуррак итү һәм уңайлы, өй җиһазларын проектлау мөмкинлеге булу үзенә җәлеп итте. Теләгемне тормышка ашырыр өчен мин Ижевск дәүләт техник университетының “Реклама һәм дизайн” факультетында белем алдым.

Тулысынча:Йортка ямь кундыручы Юлия

Дезодорантлар белән бәйле мифлар

1. Дезодорант белән антипер-спирант бер үк әйбер.
Алар икесе дә тир исе белән көрәшәләр, әмма икесе ике төрле. Дезодорант тир исен беркадәр вакытка гына яшерә. Ә антиперспирант тир бүленүне булдырмый.

2. Аны көн дә кулланырга яра-мый.
Киресенчә, көн дә кулланырга кирәк. Әмма тиредә яралар булмасын. Әгәр тире артык коры булса, кычыта башласа, кызарса, кулланмау хәерлерәк.

Тулысынча:Дезодорантлар белән бәйле мифлар

Балдаклар һәм холык

Балдак кияргә яратмаган нәфис затлар бармы икән ул? Юктыр! Хатын-кызлар төрле балдаклар яраталар: берәүгә нәзакәтлеләре ошый, икенчесе зурларына өстенлек бирә, өченчесе ун бармагына да кия һ.б.. Нинди балдак яратуга карап, холыкны да белеп була икән бит. Укып карагыз әле, Сезгә туры киләме?
Бөтен бармакларын да йөзек белән бизәгән ханымнар игътибарны җәлеп итәргә яраталар. Алар эксцентриклар, бик яхшы артистлар. Кулларын актив селтәп сөйлиләр.

Тулысынча:Балдаклар һәм холык

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>