Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Колорадо коңгызына көн бетә

 Колорадо коңгызы күптән инде бакчада кайнашучы халыкның баш бәласенә әверелде. Бу афәт белән җәй буе көрәшәләр, тик аның уңай нәтиҗәсе, кызганычка каршы, вакытлыча гына.
Чит илләрдә бәрәңге зур мәйданнарда үстерелә. Бездә исә, кагыйдә буларак,  ул шәхси хуҗалыклардагы кечкенә бакчаларда җитештерелә. Нәтиҗәдә, колорадо коңгызы белән көрәшнең дә бердәм ысулы юк – бу афәт белән һәр кеше үзенчә көрәшә. Кемдер бөтен буш вакытын шуңа сарыф итә, ә кемнәрдер, киресенчә, бу кортлардан котылуга әлләни зур игътибар бирми. 
Галимнәр махсус тәҗрибәләр уздырган һәм әлеге ысулның колорадо коңгызын 90-95 процентка юкка чыгарырга ярдәм итүен ачыклаган. Тик шул ук вакытта әлеге эшкәртелүдән качып калучы кортлар да бар. Шуңа күрә бу стратегия ярдәмендә колорадо коңгызын бөтенләй юкка чыгарып булмаячак – әлеге ысул вакытлыча гына ярдәм итә икән. 
 Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан галимнәре колорадо коңгызы белән көрәшнең яңа стратегиясен эшләгән дә инде. Ул утыртыр алдыннан бәрәңге бүлбеләрен махсус препаратлар ярдәмендә эшкәртүне күздә тота.
– 8 ел элек утыртыр алдыннан бәрәңге бүлбеләрен эшкәртү өчен “Престиж”, “Крузер” кебек махсус препаратлар чыкты. Без аларны кулланган очракта колорадо коңгызының бәрәңге яфрагына личинка да сала алмаячагын ачыкладык. Өстәвенә, әлеге яфракны ашаган вакытта коңгыз үзе дә һәлак була. Бу колорадо кортларын 100 процентка юкка чыгарырга ярдәм итә, – диләр Татарстан белгечләре.
 Бәрәңгене бу рәвешле эшкәртүнең кеше организмына зыяны юк икән. Әгәр дә агуланган бәрәңге бүлбеләрен май аенда утырталар икән, июль ахыры – август башына яшь бәрәңгедә бу препараттагы матдәләрнең берсе дә калмаячак. Җирнең уңдырышлы катламына да зыян салынмый, ди ул.
Колорадо коңгызы белән шушы рәвешле көрәшнең тагын бер уңай ягы – бәрәңге бүлбеләрен һәр елны агуларга кирәк булмаячак. Әгәр дә халык бу эшне бөтен авыл яки район белән җыелышып башкарса, колорадо коңгызы белән ким дигәндә ике елга хушлашырга мөмкин булачак.

 

Кочаклашып йоклагыз!

Галимнәр кочаклашып йоклауның, җылытып кына калмыйча, организм өчен бик файдалы икәнлеген дә раслаган. Баксаң, хатын-кыз, сөеклесенә сыенып, үзе дә сизмәстән, окситоцин дип аталучы гормонның эшләп чыгарылуын арттыра икән. Ә әлеге гормонның әһәмияте гаять зур – ул тәмлерәк йокларга булыша, шулай ук бала табуны җиңеләйтә икән. 

Яратып кочаклаучы ир-ат хатыны организмындагы стресс гормоны – кортизол дәрәҗәсен киметә, ди. Бу исә, үз чиратында, тәмле йокы, матур төшләр дигән сүз. 
Алар шундый төрлеләр
Чынлап та, хатын-кыз белән ир-ат күп очракта шундый төрлеләр. Тууга ук төрлелекләре сизелә башлый: малайлар аякларын бәргәләсә, кызлар шым гына тирә-юньне өйрәнә. Бәлки, шуңадыр да, кызлар тизрәк үсә, алданрак сөйләшә башлый, үсә-үсә баллы ризыкларны ныграк үз итә. Малайлар тозлы-борычлыга ныграк тартыла, физик авырлыкларны, мәхәббәттәге уңышсызлыкларны җиңелрәк кичерә. 
Хатын-кызның ми авырлыгы ир-атныкына караганда 15 процентка кимрәк булса да, аның каравы ”уйлый торган” соры матдәләре бертигез дәрәҗәдә. Хатын-кызның тиресе ирләрнекенә караганда 10 тапкыр сизгеррәк, уң күзләре әйбәтрәк күрә, уң колаклары ныграк ишетә, ә ир-атларныкы – киресенчә. 
Ә иң мөһим аермалыклары фикерләүдә чагыла. Мәсәлән, бер мисал. Болар икәүләп чүл буйлап баралар икән, шунда сандык күреп алалар. Ир-атның башына килгән беренче уй: “Бу сандык чүлгә каян килеп эләкте икән?” – булса, хатын-кыз: “Эчендә нәрсә булыр моның?”– дип уйлый. 
Өченчесе – соңгысы... 
Британия социологлары ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бик кызык сораштыру үткәргән. Алар сораштыруда катнашучыларга “Иреңнең яки хатыныңның хыянәтен кичерә алыр идеңме?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән. Белгечләр ачыклавынча, һәр тугызынчы ир-ат кына бик авырлык белән, бары бер мәртәбә генә хатынының хыянәтен кичерергә мөмкин икән. 
Әлеге мәсьәләдә хатын-кызлар азмы-күпме сабыррак булып чыккан. Аларның күпчелеге хыянәтне “кичерергә һәм онытырга” әзер булуларын белдергән. Сөеклеләре икенче тапкыр “сул”га каерса да, гафу итәргә әзерләр, ди. Ә менә хыянәт юлында өченче тапкыр тотылсалар, хатыннар ирләрен гафу итмәячәк икән.

 

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>